поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.08.2020 Ана теле

Иҗтимагый сөйләм. Асылы, хәсияте. Фән буларак иҗтимсөйләм (социолингвистика)

Иҗтимагый сөйләм төшенчәсен тәмам ачыклап бетерү өчен иҗтимсөйләм юнәлешенең (социолингвистиканың) мөстәкыйль фән буларак, үз хәсиятен тәшкил иткән нигезләмәләрне тәфсиллерәк барлап китик. Кеше (шәхес) һәм тел, җәмгыять һәм тел -- аерылгысыз төшенчәләр. Кешеләр, үзара аралашып, җәмгыять тәшкил итеп кенә тереклек кыла ала. Ә аралашу чарасы-коралы, -- асылда, тел.

Яшәешнең өч тарафлы (1. Кеше/җәмгыять + 2. Аралашу/ сөйләм + 3. Тел /һәм башка чаралар) шушы табигый, бәхәссез хакыйкатен гамәлдә ничек бар шулай, ягъни объектив күзаллау өчен, шулай күзаллап кына аны гамәлдә куллану өчен фәнни фикерләү дә аны әлеге тарафларын таркатмыйча, өзгәләмичә (комплекслы) итеп кенә өйрәнергә тиештер. Тик адәм баласының фикерләү сәләте, анализ һәм синтез мөмкинлекләре, методикасы, җиһазлары әле моңа ирешә алмаган. Фәнни фикерләү әлегә бик күп объект, категорияләрне бүлгәләргә, тармаклап яисә өлешләп өйрәнергә мәҗбүр.
 
Әлеге очракта да бар кешене (җәмгыятьне) өйрәнә торган фәннәр, бар телне өйрәнә торганнары, бар шушы ике төшенчә-күренешнең бәйләнешен тәэмин итә торган чараларны өйрәнүче фәннәр.
 
Гәрчә һәр тарафның фән булып үсеп китүе дә, үсеш темпы, колачы да, перспективасы да чагыштырмача бер дәрәҗәдә, күләмдә һәм темпта планлаштырылырга тиеш булса да, кешелек дучар ителгән табигый һәм иҗтимагый шартлар бик төрле булганга, бу таләпнең үтәлүе әлегә якты хыял гына булып кала. Әйтик, аралашу субъекты буларак, милли үзенчәлекле шәхес буларак, татар кешесенең психологиясе яисә фикерләү мантыйгы ни дәрәҗәдә өйрәнелгән дә, аның аралашу чарасы - теленең төзелеше ни дәрәҗәдә өйрәнелгән! Аерма зур бит, нисбәт һич тә сакланмаган.
 
Үзгәреш нинди генә юл белән китмәсен, фәннең умырткасы  барыбер  - аралашу. Аралашу төшенчәсе үзе үк иҗтимагыйлыкны аңлата. Кыскасы, җәмгыятьнең үз яшәешен тәэмин итү өчен тел дигән чара-коралны (һәм башка чараларны) кулланып сөйләм оештыру юлы белән аралаша-яши икән, бу күренешне өйрәнә торган фән дә, һичшиксез, беренчедән, социаль-иҗтимагый була, икенчедән, «чип-чиста» булмыйча, буынлы яисә төрдәш фәннәр белән берләшкән бөтен була (мәсәлән, психолингвистика, социолингвистика һ.б.).
 
Менә бу фикерләмәдән иҗтимсөйләм (социолингвистика) фәненең янә бер закончалыгы ачыклана: бу фәндә алгы планга телнең коммуникатив, ягъни аралашу функциясе чыга. Фән, әлбәттә, телнең бүтән функция-вазыйфаларын (фикерләү чарасы булуы, аны матди белдерә алу, хис-тойгы чагылдыру, йогынты ясау, хәтер туплау һәм башкалар) дә инкарь итми, читкә тибәрми. Алары да бит, аерым-аерым алып караганда, һәркайсы шәхеснең дә, җәмгыятьнең дә тормышында үзенә әһәмиятле урын тота, фәнни өйрәнү өчен дә әһәмиятле санала.
 
Яшәвебез өчен бүген әһәмиятле бу факторлар хакында уйланабызны соң? Менә авыл мәктәбенең татар теле укытучысы, интернетчыбыз  бу хакта сорашканда: “Әй, сәясәткә баттык әле, телне уйлаган да юк”, дип шаяртты. Ул еларга җитешеп елмайды, ә мин уйга калдым. Уйланырлык ич: бу  арада (2017–2020 еллар)  иң өстәге – җитәкче оешмалардан алып,  татар теле укытыла торган гади мәктәп, гимназия, көллиятләрдә, югары уку йортларында, алар эшенә кагылышлы оешмаларга кадәр булсын,  матбугат,  радио, телевидениедә, интернетның кайбер сайтларында булсын ана телебезнең  рәсми дәүләт теле икәнен искә төшереп, аның бүгенге гамәли  кулланылу  хәле турында күп сөйләнелә. Ягъни үзенә бер максатчан сәясәт бара. Һәр сәяси кузгалышның (кампаниянең) максаты булмый калмый. Бу юлы максат: җәмгыятьтә “соңгы егермебиш елда, ягъни үзгәрешләр чорында татар телен дәүләти куллану кыйбласында алга китеш булмады, хәзер эшкә тотынырга кирәк”, дигән нәтиҗә ясаттыру бугай. Гел шуны тукыйлар. Телне сакларга кирәк, югыйсә ул бетә, ул беткәч, милләт тә, халык та бетә дип өркетү, үгет-нәсихәт, кыскасы,  гомуми  “кызыл сүз”. Телне, аны куллануны  җитди өйрәнүдән игътибарны читкә юнәлтүе, вакыт, көч исраф итүе белән хәтта зарарлы шау-шу, ыгы-зыгы, сәяси бушсүз китте. Чирек гасырлык үкенечле сабактан нинди гыйбрәт алырга, бүген иң кирәкле кайсы  гамәлгә өстенлек бирергә, моны кем эшләргә тиеш – уйлану-гәпләшүне менә шул  кыйблага юнәлтергә кирәк тә бит. Әйдәгез, менә бу язмаларыбызда шушы теләкне үзәккә куйыйк әле. Бүген телебезгә зыян китерә торган теләсә нинди гамәлгә каршы чыгу мәслихәттер. Хәер, бу кыйблада  безнең чирканчык алган бар бит. Хәтерлим: заманында  дәүләт теле дип  бушкуык вәгазь, нотыклар белән зиһен томалау көчәйгәч, матбугатта “Сәясәт – бер көнлек, телләр – мәңгелек” дигән язма бәян итеп, уңай фикерләр ишеткән идек. Кабатлыйбыз: “Татар теле дә тиз арада  дәүләт теле вазыйфасын бөтен тулылыгы белән үти башлар дип өметләнеп яшибез. Хәзер дә аның Татарстанда дәүләт теле дәрәҗәсендә рәсмиләштерелүе аралашу чарасы буларак, иҗтимагый күренеш буларак  югары баскычта булуы турында сөйли. Аны өйрәнә торган фәннең үсеше өчен дә бу бик әһәмиятле фактор. Шушы югары вазыйфасын тизрәк гамәлдә, чынбарлыкта тулысынча үтә. хокукына ия булсын иде. Чын-чынлап дәүләт теле булганда гына ул илкүләм дәүләти сәясәт үткәрү коралы була ала, халкыбыз, нинди генә милләт кешеләреннән тупланган  булуга карамастан, аны чын мәгънәсендә җәмгыяви, дәүләт эшләре башкару өчен фикерләү, хәрәкәт  итү, аңлашу-аралашу максатында куллана алыр. Гомумән дә, дәүләт теле дигән төшенчә ул безнең аңда нәкъ менә халыкларның дәүләткүләм, илкүләм дәрәҗәдә, эшчәнлекнең төрле өлкә, даирәләрендә фикер йөртүе, аңлашу-аралашуы өчен кирәкле, дәүләтнең, ягъни аның хакимиятенең, җитәкчелегенең, җәмәгать оешмаларының халык белән аралашуы өчен кирәкле, яраклы тел. Шушы телдә дәүләтнең рәсми канун, кагыйдәләре игълан ителә, идарә, мәхкәмә эшләре, дипломатия башкарыла, белем алу гамәлгә ашырыла, матбугат, радио, телевидениедә, интернетта хәбәр алмашу, мәдәният, тәрбия, дин эшчәнлеге шушы телдә бара.
 
Шушы кыйблада хәрәкәт итеп булуына ышанычлы мисаллар  үзебездә дә бар. Мәсәлән, Президентыбызның әледән-әле тел әхвәлен искә төшергәләве, иң мөһиме, кайбер гамәлләре белән үзенең үрнәк күрсәтүе, әйтик, бүтән мәмләкәтләрдә милләттәшләр белән очрашканда саф татарча сөйләве, аларга милли сәнгатебез, мәдәниятебез үрнәкләрен күрсәтергә тырышуы,  үзебездәге чараларда да ара-тирә милли сәнгать, мәдәният турында, шул вакыт телне дә искә төшереп, сөенеп йә борчылып татарчалап  кыю, үткен генә фикер әйтеп куюы, ышанычлы дәлил буларак кабул ителеп, күңелдә өмет кузгатып куя бит. Хәер, элегрәк тә, егермебиш ел буена, мондый адымнар ясалмады түгел. Тик татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә ашыру програмнары  (Дәүләт советыныкы, Татарстан Министрлар Кабинетыныкы, аерым дәүләти һәм җәмәгать оешмаларыныкы) кабул ителеп, аларның үтәлешенә рәсми рәвештә хисап тотылгаласа да, аерым  рәсми җаваплы шәхесләр башкаруында гамәлгә ашырылмады, гаеплеләр җавапка тарттырылмады. Хәзер килеп, бу кыйблада Президент үзе борчылып,  кирәклегенә, ихтыяҗына үзе ихластан  инанган,  үтәлешен  үз җаваплылыгына ала алган, гамәлгә ашырылуын  чыннан да гарантияләнгән тәкъдимнәрдән торган  рәсми  програмга тотынып, махсус мөрәҗәгать белән чыгыш ясавы, дәүләти колачлы комиссия оештыруы өмет чаткыларын көчәйтеп җибәрде. Аның мондый эшлекле адымнары фәнни, дәлилле, дәүләти кануннарга нигезләнгән, халык фикеренә тәңгәл,  үтәлә алуы гарантияләнгән булырга тиеш. Әйтик, аның рәсми чыгышларында теркәлгән “бездә эш кәгазьләре мәҗбүри ике телдә булырга тиеш”, “ Чынлыкта бөтен эшләрне ике телдә алып барырга тиешбез" дигән күрсәтмәсен кануни фәрман итеп рәсмиләштерергә, үтәтү чараларына керешергә иде.
   
Кыскасы, телебезнең  киләчәге бушсүз сөйләп түгел, эшлекле гамәлләр белән хәл ителә. “Татар халкының стратегедиясе” дигән темага ике ел буена күпме кеше телне сакларга  кирәк дип күпме сүз сөйләде икән, ә нәрсә эшләнде.
   
Ә бит үрнәк алырдай, өйрәнердәй гамәлләребез дә,  иярердәй шәхесләребез дә юк түгел. Иҗтимагый сөйләм фәненең бурычларыннан берсе шуларны барлау, тәҗрибәләрен халыкка җиткерү дә инде. Әлеге  бурычны без дә истән чыгармаска тырышачакбыз. Бу язмада бер генә мисал белән, кыскача гына  чикләнергә мәҗбүрбез.
   
Хәер,  Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче гимназиясенең элекке  директоры, республиканың халык укытучысы, милли мәгариф тарафтары Камәрия Хәмидуллинаны белмәгән татар бар микән. Менә аның кайбер  фикерләре
   
“... Бәхәссез әйбер өчен көрәшеп ятабыз. Телне өйрәнү буенча бернинди бәхәс була алмый. Дөрес, ул безгә беркайчан да җиңел бирелмәде. Милли гимназияләр ачылгач балаларны урамнан җыйдык. Үз телебездә белем бирү өчен бит ул! Дәүләтчелегең булмагач, нишлисең инде... Шул заманда ук үз балалар бакчабыз турында хыяллана башладык. Шөкер,. анысын ла булдырдык. Балаларда милли үзаң тәрбияләү өчен нәтиҗәле фал булды ул. Монысына да канәгать булырга кирәк, дисәк, хаклы булмыйбыз. Балалар бакчасында, мәктәптә телне өйрәнгәннәр аны беркайчан да онытмаячак. Бу аларга гаилә корганда, балалар тәрбияләгәндә кайтаваз булып киләчәк. Тик мәктәптән соң чылбыр өзелүе – иң аянычы.
   
Безнең балаларны милли университет үз кочагына алырга тиеш.... Ул милли традицияләребезгә тугры калу өчен кирәк. Милли университет ачылачагына ышанам.
   
Саташуга чумганбыз. Татар телендә укып, бердәм дәүләт имтиханнарын биреп булмый дип, бер саташсак, без фәннәрне ата-ана теләге буенча русча укытабыз, дигән икенче саташу бар тагын. Ата-ана татар мәктәбенә баласын урысча укытыгыз дип түгел, ә иң элек яхшы белем бирегез дип алып килә. Кайда яхшы, ул шуны сайлый. Нинди телдә укытачагын мәктәп үзе хәл итә. Яңа бер саташу: гаиләнең телне саклавы. Гаиләдә татарча сөйләшү – тел мәсьәләсен локаль яктан гына  чишә. Милләтне саклау – телне мәктәптә өйрәтүдән, ә телне саклау шул телдә язылган дәреслек буенча укытудан башлана. Дәреслек сүзенең бөтен мәгънәсен үзенә сыйдырган Әлифба югалырга тиеш түгел. Телне саклау – һич кенә дә атнага ике сәгать татар теле укыту түгел, ә балалар бакчасыннан алып мәктәп, урта һәм югары уку йортларына кадәр шул телдә белем бирү системасын булдыру ул. Әдәби телне саклау турында сүз бара. Кызганыч, моны бутап бетерделәр.
   
Татарча уку татарча фикерләүгә китерә. Бу – милли үзаңның асылы. Балада фикерләү сәләте 11 яшькә чаклы формалаша. Нәкъ шушы вакытта татарча уку зарур... Татарча укытмый торып, традиция, гореф-гадәт белән генә миллилекне саклап калып булмый. (Саташмыйк! Сөембикә. №11, 2018. Чулпан Галиәхмәтова белән әңгәмә).
 
Бездә, шөкер, мондый үрнәк “материал” җитәрлек, иҗтимсөйләм фәнен баетыр өчен аларны табарга, тупларга, өйрәнергә генә кирәк. Моңа бергәләп тотынганда гына ирешеп булыр.
                                     Илдар Низамов,
                                   филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 25.08.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»