|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2010 Җәмгыять
МЕНӘ СИҢА ПРЕМИЯ, МЕНӘ СИҢА ГРАМОТА!Бөтен дөнья шаккатып, Украинадагы сенсацион хәбәр турында сөйләште. Донецк өлкәсендә Сергей Шемук исемле шахтер данлыклы Стаханов рекордын бәреп егып, бер сменага 170 тонна ташкүмер чыгарган! Телевизордан батырны каршылау тантанасын күрсәтәләр. Шахта авызыннан җен кебек кап-кара булган Шемук чыга. Аны ап-ак кәчтүмнәр кигән җитәкчелек каршылый, “буялмасам ярар иде моңа” дип җирәнеп кенә чәчәк тоттыра... Хәер, мондый казанышны чәчәк белән генә калдырмадылар. Шемукка өеп премия... биргәннәр. 18 мең сум! Һәм мактау грамотасы. Кемерово губернаторы Аман Тулеев та үзеннән өлеш кертеп, украин шахтерын медаль белән бүләкләргә карар кылган. Шул ук Стаханов белән параллельләр үткәреп карасак, моннан 75 ел элек 102 тонна күмер чапкан шахтер илкүләм геройга әйләнгән иде. Ул батыр, эшчән совет халкы символына әйләнде. Сталин әмере белән Мәскәүгә күчерелде, әйбәт фатирлы, машиналы, дачалы булды. Шемукка андый ук олылау тәтемәс, мөгаен. Заманалар да үзгә, рекордларга да беркемнең исе китми. Шуңа күрә Донбасста ничек күмер тузанына пычранып ятса, алга таба да ята бирәчәк. Ә 18 мең сумлык премия – аның өчен, чыннан да, зур нәрсә. Чөнки Украинада шахтерлар аена 10 мең сум хезмәт хакы алып эшли. Стаханов чорында исә 500 сум түләгәннәр. Ягъни аннан да югарырак хезмәт хакын табып булмаган. Стаханов белән Шемукны бер генә нәрсә берләштерә - күмер вата торган чүкеч. Ул һаман шундый – 35нче елдан бирле бернинди дә үзгәреш кичермәгән. Күмер дә йомшамаган.
Хәер, Шемукны очындырмау аның үзе өчен үк файдагадыр. Алексей Стаханов Мәскәүгә герой булып килеп төшкәч, эчүгә сабыша. 1977 елда юләрләр йортында үлә. Дан-шөһрәт шулай шул ул – кем күтәрә ала, кем юк. Ул сезгә забойда күмер чоку түгел, җәмәгать...
Сәлих ГЫЙЛЬФАНОВ |
Иң күп укылган
|