|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2020 Җәмгыять
1 октябрьгә кадәр акча автомат рәвештә күчерелә"Ана капиталыннан ай саен акча алып барам. Аны бу айларда да алу өчен керем турындагы белешмәне әлегә Пенсия фондына китермәгәч тә була дип ишеткән идем, дөресме икән? Бик яхшы булыр иде, алайса бала белән каядыр барып чират торулары бик авыр", -дип яза Казаннан Алсу Галимова. Сорауга Русия Пенсия фондының Казан шәһәре, Совет районы идарәсе белгечләре җавап бирә.
– Әйе, ана капиталыннан ай саен акча алучы гаиләләргә якын айларда Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 1 октябрьгә кадәр бу акча автомат рәвештә күчереләчәк.
Шулай ук эпидемиологик хәл катлаулы тору сәбәпле апрель аеннан пенсияләрне, социаль түләүләрне билгеләү һәм түләү тәртипләренең җиңеләйтелгән режимы июль азагына кадәр озайтылды. Ягъни, пенсияләрнең һәм пособиеләрнең аерым төрләре дистанцион рәвештә билгеләнәчәк. Моның өчен шәхси кабинет аша Пенсия фонды порталына (es.pfrf.ru) һәм госуслуги порталына электрон гариза тапшыру да җитә. Әгәр гариза бирүче риза булса, аның эш урыныннан Пенсия фондының мәгълүмат системасына тапшырылган белешмәләренә нигезләнеп, аңа пенсия дистанцион рәвештә билгеләнә. Әгәр пенсия рәсмиләштерергә җыенган кешенең электрон гариза бирү мөмкинлеге юк икән, җирле Пенсия фонды хезмәткәрләре аңа чылтыратып, бу эшне дистанцион рәвештә башкарырга ризалыгын сорап, махсус акт төзеп, пенсия билгеләү эшен башлап җибәрәләр.
Пенсия фонды хезмәткәрләре 80 яше тулып, пенсияләренә акча өстәлергә тиешле өлкәннәр белән дә элемтәгә үзләре керәчәкләр.
Инвалидлык пенсиясе билгеләүне яки аны алу хокукын озайтуны да дистанцион рәвештә башкарырга була. Вакытлыча гына, 1 марттан 1 октябрьгә кадәр, инвалидлык билгеләүнең яңа тәртибе гамәлдә: инвалидка медик-социаль экспертиза бюросына барып йөрү кирәкми, аңа группа медицина учреждениеләре документлары нигезендә билгеләнә.
--- |
Иң күп укылган
|