поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.08.2010 Җәмгыять

ТОРМЫШ – КУНАЧА

(Кетәклеккә бер караш)

Сезнең кетәклеккә кереп, куначадагы тавыкларны күзәтеп торганыгыз бармы? Бик мәзәк күренеш. Куначадагы тавык янәшәдәге көчсезрәк күршесен җәберли. Чукып, төртенеп, әтәчтән һәм яктылыктан читкәрәк кысрыкларга тырыша. Тегесе үз чиратында үзеннән хәлсезрәк күршесен җәберли. Сугыш горизонталь яссылыкта гына түгел, вертикальдә дә бара. Аскы куначадагылары өскә үрмәләргә маташа. Өстәгеләре аларны менгермәскә тырыша – урын бирмиләр. Аска үрелеп чуку тавык өчен читенрәк – кыска муены комачаулый. Шуңа астагы күршеләргә каршы көрәштә тизәк бомбалары кулланыла. Кайчак сугышлар катыга китеп, кайбер тавыкларның куначадан мәтәлеп төшүләре белән тәмамлана. Кайвакыт бу сугышларга әтәч чик куя – ризасызлык авазын чыгарып, бер-икесен каты итеп чукып ала да, бетте-китте. Барысы да беразга тынычлана. Кайсы тавыкның нинди дәрәҗәгә ия икәнлеге иртән күренә. Кайсы чиста – шунысы дәрәҗәле урында төн кунган дигән сүз. Кайсы тизәккә баткан һәм йолкыш – шунысы “слабое звено”. Аны бераздан хәтта әтәч тә яратмый башлый.

 

Түрәләр тормышы да шул тавык кетәклегендәге кебек. Һәрберсе югарыга үрмәләргә, күршесен чукырга, астагысына кәкәй итәргә тырыша. Әтәч булуы гына бу сугышны бераз тыеп тора. Ул булмасамы?!!

 

Соңгы елларда берничә аксиома барлыкка килде. Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыеп алына. Русия регионнары арасында иң күп сыерлар саны Татарстанда. Республикада елына 2 миллион тонна сөт савып алына. Кайбер район башлыклары кодрәте белән гектарыннан 80 центнер бодай суктыралар. Теләгәннәр мондый рекордлар исемлеген дәвам итә ала. (Авыл хуҗалыгында берни аңламаган кайбер юньсез адәмнәр мондый хәлләр була алмый дип язгаладылар анысы. Гектарыннан 80 центнер чыгарлык булса, башаклар шулкадәр тыгыз утырырга тиеш ди, имеш, басуга 5 тәңкәлек акча болгасаң, шул җиргә төшмичә, башаклар арасында тотылып калачак икән... Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы патриоты буларак, шәхсән үзем мондый контрсүзләр сөйләүче халык дошманнарына каршы чыгам. Түрәләр әйткән икән сиксән дип, димәк, сиксән. 5 миллион диләр икән, 5 миллион – Р.Л.)

 

Ярар, сүз башы кунача хакында бит. Соңгы араларда берничә район башлыгы эшеннән алынды. Хәер, алынды дип әйтү дөрес булмас. Күпчелеге югары да күтәрелмәде, аска да төшмәде. Горизонталь күчеш булды бу – бер районнан икенчесенә күчерделәр аларны. Менә шушы күчеш вакытында шыр ялган арасында яшәп ятуыбызның тагын бер тапкыр шаһитлары булдык.

 

Лаеш районы башлыгы Тимофеевны Югары Ослан районына күчерделәр. Яңа башлык килгәнче Югары Ослан сөт җитештерү буенча республикада лидерлар исемлегендә иде. Район беренче бишлектән төшмәде, кайбер айларда беренче урында булды. Әйтик, ел башында узган семинарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән саннарга ышансак, биредә һәр сыердан көненә 15,2 литр сөт савып алалар иде. Беренче урында – Балтач (17,7), икенче урында Әтнә (16,3) иде. Тимофеев Югары Осланга килгәннең икенче атнасында районның күрсәткечләре кисәк кенә утыз процентка кимеде. Шундук Югары Ослан районы сөт җитештерү буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сайтында арттан дүртенче урынга күчте дә куйды.

 

“Менә нинди җүнсез кеше булган районның элекке башлыгы Осянин! Чат ялганчы икән, күз буяу белән шөгыльләнгән! – дип сукранды министрлыктагы кайбер түрәләр. – Әнә, Тимофеев, маладис. Барысын да чистага чыгарды!”

 

Сукранулар озак дәвам итә алмады. Тимофеев эшләгән Лаеш районына яңа башлык – Афанасьевны билгеләп куйгач, шушы ук тарих кабатланды. Иптәш Тимофеев Лаеш районында эшләгәндә һәр сыердан 13,6 литр сөт савып алам дип хисап биреп, республикада алдынгы ук булмаса да, уртачарак районнар исәбендә бара иде. Яңа башлык бер көн эчендә күрсәткечләрне 8 литрга төшерде дә куйды! Лаеш районы хәзер арттан икенче урында.

 

Урта тирәләрдә барган Менделеевск районының яңа башлыгы болар кебек вакланып тормады, сөт күрсәткечләрен ике тапкырга киметеп ташлап, районны арттан беренче ясады. Мамадыштан Биектауга килгән Кәлимуллин эшен беренче көнне үк районның элекке башлыгы Нәгыйм абзыйны сүгүдән башлаган иде, ул да кимен куймады – урта тирәдә барган Биектау районы хәзер республикада арттан өченче.

 

Менә хәзер Минзәлә районы башлыгы эшеннән алынды. Сөт саву буенча район әлегә республикада унынчы урында. Ышанып әйтергә була – әгәр районга элекке башлык Куприянов командасындагы кеше куелмаса, бу район да арттан унынчы урында пәйда булыр иде. Мамадыш, Тукай һәм Яшел Үзән районнарындагы күрсәткечләрнең үзгәрмәвенең дә шундый “җитди” сәбәпләре бар. (Күрсәткечләрнең болай үзгәрүен корылык белән дә аңлатырга тырышучылар табылыр, бәлки. Алай түгел шул. Корылык нәтиҗәсендә сөт саву республикада 1 %ка кимегән һәм бу кимү бөтен районнарга бертигез кагыла – Р.Л.)

 

Үзләренә кадәр эшләгән коллегаларының кырын якларын күрсәтеп, яңа башлыклар берьюлы берничә куян тота. Көзен сайлаулар, һәрберсенең яңа эш урынында каласы килә. Моңарчы эшләгән урыныңдагы даның бөтен республикага билгеле булмаган икән, нишләргә? Куначадагы кебек, астагы күршеңә тизәк атасың да, аның фонында үзең чиста һәм матур күренәсең. “Карале, ул ялганчы булган икән бит, монысы гадел”, – дип әйтәчәк авыл агае. Аннан соң килеп, моңарчы һәр сыердан 13 литр сауганнар икән, шуны 14 литрга әйләндерү бик авыр эш. Җитмәсә, күзгә дә күренми. Ә стартны түбәнге позицияләрдән – 7 литрдан башласаң, күпкә җиңелрәк.

 

Югарыда язганнарымны укып чыгарга сабырлыгыгыз җиткән икән, тагын өч фикеремне җиткерәм, бәяләми калмагыз, зинһар өчен.

 

Беренчедән, районнарда мондый горизонталь күчешләр дәвам итсә, алга таба да “припискалар” белән көрәш барачак. Яңа башлыклар искеләрен “чиста суга чыгаруны” дәвам итәчәк.

 

Икенчедән, иске башлыкларны күз буяуда гаепләгән яңа башлыклар үзләре дә әкренләп шушы юлга кереп китәчәк. Бүген иске башлыкны ялган мәгълүматлар җиткерүдә гаепләгән түрәләр үзләре дә кәгазьдә бар, чында юк сөт, ит, ашлык “җитештерә” башлаячак. Бүген һәр сыердан 7 литр сөт сауган район кабат 14 литр “сава башлаячак”. Әле, кызып китеп, 17 дип тә яза башлаулары бар, чөнки шунсыз булмый. “Приписка” безнең яшәү рәвешенә әйләнгән бер гамәл.

 

Өченчедән, шушы берничә райондагы “тавык сугышлары” – күз буяулар белән көрәшү бөтен республикада күз буяуларның, урысча әйтсәк, “приписка”ларның никадәр дәрәҗәдә киң колач җәйгәнен күрсәтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хисапларын укырга шуңа да яратам инде мин. Шундый матур саннар, күңелгә илһам килә, шигырь юллары искә төшә:

 

“Хисапларны һич онытмыйм – һәрьяклап алдау иде,

Ул матур, ялган цифрлар хәтфәдән юрган иде...”

 

Шуңа күрә республикада фәлән миллион тонна ашлык җыеп алалар, фәлән миллион тонна сөт савалар, фәләнчә ит җитештерәләр дә һәр авыл кешесе төгәнчә сыер асрап, инде шулкадәр баеды, хәтта акчаларын куярга өйләрендә урын калмагач, сарайларына чыгарып, сыер астына җәя башладылар дип очынып-очынып сөйләгән сүзләргә никадәр ышанырга икәнен үзегез чамалагыз. Һәм берочтан үзегез дә фәлән миллион тонна ашлык, фәлән миллион тонна сөтнең чынлыкта күпме икәнен чамалый аласыз. Үзегезне яңа район башлыгы итеп хис итәсез дә, шул саннарны Лаеш районы башлыгы кебек яртылаш киметеп куясыз. Күрер күзгә бик үк ошап бетмәсә дә, бу санның дөреслеккә бик якын булуы ихтимал.

 

Ә кетәклектәге тавыкларның яшәү рәвешен үзгәртеп булмый торгандыр инде. Тавыклар дрессировкага бирешми. Аларны шуңа күрә циркка да алмыйлар. Куначадагы маҗараларны күзәтеп кәефләнергә генә кала. Кетәклектә гаделлек урнаштырырга әтәчнең дә көченнән килми. Кетәклектә әтәч тә булдыра алмаган гаделлекне хуҗа гына булдыра ала. Бар тавыкның язмышы бертөрле – кухнядагы кәстрүлдә тәмамлана.

 

Адәм балаларыныкы да шулай. Гадел булганмы түрә, юкмы – һәркемнең тормышы бертөрле тәмамлана. Адәм балаларын алдап кәгазьгә әллә ниләр язарга була-булуын... Ә менә адәм балаларының хуҗасын беркемнең дә алдый алганы юк.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»