поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
24.08.2020 Әдәбият

"Кар-бураннар арасында адашмам"

...1980 еллар ахыры булгандыр. Әле колхозларның гөрләп торган чагы. Авылда эш бар, эшкә кайтучы яшьләргә - өйләр, армия сафларыннан кайтучыларга тормыш башлап җибәрү өчен акча бирелә торган чак.

Шундый колхозларның берсендә яшәүче Әлфияне әти-әнисе сабыр һәм басынкы, күндәм холыклы итеп тәрбияләргә тырышсалар да, ул ирдәүкә булып үсте. Әтисенә елга буендагы әрәмәлектә урнашкан ферма сыерларын көтәргә булышырга ашкынып тора иде. Чөнки кыз авыл табигатенә үлеп гашыйк. Рәхәт бит авылда! Матур итеп таң ата. Агачтан-агачка кунып сайраучы кошларның искиткеч моңы күңелгә кереп оялый, ә әрәмәдән килгән хуш исләрдән башлар әйләнә. Ул җигүле ат арбасына басып, малайларча җилдертергә ярата, җае чыкканда, дусты Рәмис белән атка атланып та узыша ала. Ә беркөнне, малкайларны төш вакытында мал йортына ябып куйгач, кыз дусты ярдәмендә гармун уйнарга өйрәнә башлады. Шул көннән ул тын гына агып ятучы елга буенда утырып, сәгатьләр буе үз алдына уйнарга ияләшеп китте.
 
Бүген дә ул шулай моңланып утыра. Беравык уйнагач, Рәмис:
 
- Әйдә инде, Әлфия, су коенып чыгыйк, бигрәк кызу бит, дигәч, гармунын куйды да малай артыннан елгага сикерде. Рәхәтләнеп су коенгач, алар яр буендагы комлыкка тәгәрәделәр. Зәңгәр күккә төбәлеп яткан малай:
 
- Әлфия, ә син үскәч, кем булырга хыялланасың, - дип сорап куйды.
 
– Мин машина йөртүче булырга телим, - дип кыска гына җавап бирде кыз.
 
- Җүләр, ул бит ирләр эше, син миңа кияүгә чыгарсың, без матур балалар тудырып үстерербез...
 
Мондый сүзләр ишетермен дип уйламаган кыз:
 
- Кит аннан, мин гомеремдә дә кияүгә чыгарга җыенмыйм, - дип сикереп торды да шунда аунап яткан чыбыркыны шартлатырга кереште. Малай авызыннан:
 
– Бу хәтле ирдәүкә булырсың икән! – дигән сүзләрне ишеткәч, чыбыркы тотып артыннан куып китте.
 
Ә менә Әлфиянең абыйсы Габдулла сеңелесенең холык-торышының капма-каршысы иде. Анысы бик сабыр, тыныч холыклы булып үсте. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, дусты Сөләйман белән шәһәргә китте, хирург булырга хыяллана иде.
 
Менә үзенең кар-бураннары белән матур, ап-ак кыш килеп җитте. Җәйге һәм көзге авыр эштән арыган авыл кешеләре җиңел сулап куйдылар. Авыл өстендә гөрләп каз өмәләре үтте, мал сую чаклары җитте. Шушы эшләрдә ярдәм итү өчен Габдулла белән Сөләйман да кышкы ялга авылга кайтып төштеләр.
 
Купшы, ыспай киенгән Сөләйман Әлфияләргә килеп йөри башлагач ук, үсмер кыз күңеленә әллә ни булган иде. Аның йөрәгендә мәхәббәт чәчәге бөреләнде сыман. Балачак дусты Рәмис белән елга буенда атка атланып узышучы, чыбыркы шартлатып, әтисенең көтүен көтүче әрсез, язгы давылдай горур кыз шушы егеткә чынлап торып гашыйк булганын сизми дә калды.
 
Ә Сөләйман көн дә диярлек Габдулла янына килеп йөри. Габдулла бүлмәсенә керә дә ишекне ябып куялар. Ә бер көнне ишек ачык калган һәм Әлфиягә аларның ни турында сөйләшкәннәрен ишетергә туры килде. Мут күзле егет курс-таш кызлар турында гайбәт сөйләп утыра икән.
 
- Кара аны, Сөләйман, укуыңны тәмамлаганчы өйләнеп куярга туры килмәсен үзеңә, - дип кисәтте аны Габдулла. – Ашыккан ашка пешкән, диләр. Безгә әле бары тик һөнәр үзләштерергә генә кирәк, имтиханнарны тапшырып, эшкә урнашасы да бар. Вакытлыча мавыгу тормышыңда кара тап калдырмасын...
 
- Зәлифә бит ул күңел ачу өчен туган кыз. Бернигә дә игътибар бирми, төпкә төшеп уйланмый, вакыт уздырып кына йөри. Минем саф хисләрем аның өчен түгел, - диде көлеп Сөләйман.
 
Бераз сөйләшеп утыргач, Сөләйман китәргә дип кузгалды. Аны Габдулла озата чыкты. Егет ишек алдына чыккач, Әлфия үз-үзен белештермичә, аның артыннан ташланды...
 
- Сөләйман абый, өйләнмә, беркемгә дә өйләнмә! Мин үзем сиңа кияүгә чыгачакмын, - дип әйтеп ташлаганын сизми дә калды. Аның шушы сүзләрен ишеткән Сөләйман, кызга исе китеп текәлеп карап торгач:
 
- Ирдәүкә, танау астың кипмәгән, кеше сүзе тыңларга бик оста икәнсең. Үскәнем, миңа синең кебек кечкенә кызлар бик ошап бетми шул, сиңа әле бик күп ипи ашыйсы бар, - диде кистереп. Ә Әлфия ишетмәде кебек:
 
- Мин үсәм бит, үсәм. Көт бераз, сабыр ит! – дип кычкырды да елый-елый өйгә кереп китте. Габдулла дустын озатып кергәч, сеңелесе бүлмәсенә кереп, караватта иңбашларын сикертеп елап ятучы Әлфия янына утырды.
 
- Сеңелем, мин синнән мондый хәлне көтмәгән идем. Нинди оятлы булдың, болай һич кенә дә ярамый ул. Кыз бала бер үк вакытта акыллы да, горур да булырга тиеш. Ә Сөләйманга килгәндә, син аның белән беркайчан да бәхетле була алмассың, - дип киңәшләрен бирергә ашыкты. Сүз ахырында:
 
- Сеңелем, Сөләйман тирәсендә бик йөрмә, алдана күрмә тагын, ул сиңа пар түгел. Үс, мәктәпне тәмамла, үзең теләгән һөнәр үзләштер. Менә шуннан соң гына егетләр һәм гаилә кору турында хыялланырсың, - диде, абыйларча кайгыртучанлык күрсәтеп.
 
Быелгы март көчле кар-бураннары белән шаккатырды. Менә шундый кичләрнең берсен Әлфия дус кызы Гөлфияләрдә үткәрде. Сөйләшеп туйгач, үз өенә кайтырга чыкты. Урамда, кая гына карасаң да, кар өемнәре хасил булган. Бигрәк озак утырылган дип, ашыга-ашыга атлаучы кызны үрәчәле чанага кырын ята төшеп утырган бер егет куып җитте. Бу Сөләйман иде. Билгеле, үткен күзле егет Әлфияне бик тиз танып алды да, шаярасы килепме, атын кыз өстенә таба бора башлады. Балачактан ат өстендә җилдереп үскән кыз да югалып калмады. Ул юл уртасында басып калды. Һәм ни могҗиза! Аның бик тә кырыс һәм тәвәккәл күз карашын күргән күк айгыр ике аягына торып басты, Әлфия читкә сикереп калды, ә айгыр исә чанадагы егетне кар өеме өстенә селтәп калдырды да кар-бураннар арасына кереп югалды. Кыз аңсыз ятучы егет янына очып килде сыман:
 
- Сөләйман, ач күзеңне, ач... Ни булды сиңа?!... – дип ялварды. Сөләйман, бераз һушсыз яткач, күзләрен ачып, кызга төбәлеп карады да гадәттәгечә:
 
- Ирдәүкә, син нинди могҗиза иясе икәнсең бит. Әллә син пәри кызымы, - дип әйтеп куйды.
 
Мондый түбәнсетүле сүзләрне ишетергә уйламаган кыз, ачуланып, тыкрыкка кереп югалды...
 
Аллаһы Тәгалә атабыз Адәм галәйһиссәламне җир йөзенә парлы итеп җибәргән бит. Алар җир йөзендә бәхетле, тиң сөюле тормыш алып барсын, балалар тудырып, нәсел агачын дәвам итсен өчен, мәхәббәт, саф сөю хисләре бүләк иткән. Менә бүген дә биредә шундый могҗиза барлыка килде, ниһаять, Сөләйман атлы егетнең дә йөрәгендә Әлфиягә карата мәхәббәт хисләре бөреләнде. Ул, аңына килгәч, үз өстенә иелеп, аның тормышы өчен борчылып өзгәләнгән Әлфиянең шомырт кебек кара, матур күзләрен күреп исе китте. Кызлар тарафына җиңел акыл белән караучы егет кызга өзелеп гашыйк булганлыгын аңлады...
 
Икенче көнне, юк йомышны бар итеп, дусты Габдулла янына килгән иде. Ләкин кыз үз бүлмәсеннән чыгарга ашыкмадымы, егетне күрергә теләмәдеме.
 
Каникуллардан соң Габдулла белән Сөләйман шәһәргә, укуларын дәвам итәргә китеп бардылар. Ә анда Сөләйманны һуштан язарлык хәл көтә иде. Вакыт уздырып, күңел ачып йөргән Зәлифәсе балага узган икән. Дөньяга киләчәк гөнаһсыз сабыйны ятим итеп булмый бит инде, теләсә-теләмәсә дә, Сөләйманга өйләнергә туры килде.
 
Институтны уңышлы гына тәмамлагач, Сөләйман шәһәрдә төпләнеп, хастаханәгә эшкә урнашып, һөнәре буенча эшли башлады. Ә Зәлифәгә килгәндә, ул ир-ат халкы алдында үзен күрсәтеп йөрүдән туктамады һәм, илебездә үзгәртеп кору еллары башлангач, бер әрмәнгә ияреп китеп барды. Хәзер инде Сөләйманга дөньяда үзе өчен генә түгел, улы Руслан өчен дә яшәргә туры килде. Ир бик тырышып эшләде һәм баласын тәрбияләде. Дөрес, бик авыр чакларда аңа ярдәмгә авылда яшәүче әнисе – Маһруй апа да килеп булышты.
 
Гомер атлары алга чаптылар. Яше барган саен кеше дигәнең үткән гомере турында уйлана башлый икән. Сөләйман да буш вакытында сөрмәле күзле, гел елмаерга торучы алсу иренле, кызу холыклы Әлфияне бик сагынды. Гомер үткән саен аны юксынды, өзелеп күрәсе килде.
 
Хәзерге вакытта интернет дигән нәрсәнең файдасы бик зур бит. Ял көнендә Сөләйман интернетны ачып җибәрде. Менә хикмәт, Аллаһының рәхмәте бит бу! Ир үз күзенә үзе ышанмый торды. Ә экранда, аңа карап, үзе уйнаган гармун көенә кушылып, Әлфия җырлый иде:
 
Ашыгулар ялгышуга була,
 
Юк шул минем сабыр
 
канатым...
 
Ялгышларым – урман,
 
Язмышларым – буран...
 
Йөгерә-йөгерә кереп
 
адаштым.
 
Басылган, сабырланган, эчкерсезлеген, беркатлылыгын югалтмаган Әлфия матур итеп, хискә бирелеп җырлый бирде. Ә Сөләйманның күз алдында ул карлы кыш көнендә бөтерелеп яуган кар бөртегедәй бөтерелде, җырлаган саен ул ирнең бөтен барлыгын, халәтен биләп алды, ягымлы күз карашы белән әсир итте.
 
Шашынулар һәлакәткә була.
 
Һай, мин сине ничек
 
яраттым!
 
Күңелең – серле урман,
 
Мәхәббәтем – буран,
 
Елый-елый кереп адаштым.
 
Әнә Сөләйман кар өеме янында ята. Ә кыз аның өстенә иелеп серле сүзләрен кабатлый.
 
Рәхмәт, усал буран, горур
 
иттең,
 
Рәхмәт, моңлы урман, җыр
 
өйрәттең.
 
Мин бәхетсез – җырлый
 
алмасам,
 
Мин бәхетле – егылып
 
калмасам,
 
Мин бәхетле –
 
ялгышлардан туган
 
Язмышларны җиңеп
 
баралсам.
 
Җыр тәмамлангач та, Сөләйман бик озак исенә килә алмыйча утырды әле. Аның иреннәре ирексездән: “Әлфия, кайда син?!” - дип берөзлексез кабатлый иде.
 
Ә язмыш озак көттереп тормады. Атна - ун көн узгандырмы, юкмы, бер көнне үз машинасы белән юл һәлакәтенә юлыккан хатын-кызны китерделәр. Аңа операция ясарга дип кергәч, бик авыр хәлдә ятучы Әлфияне күреп, Сөләйман һуштан яза язды. Куллары калтыранган табибка үзен кулга алырга туры килде. Чөнки сөйгәненең хәле бик җитди иде.
 
Әлфия тормышы өчен Сөләйман берничә сәгать көрәште, операциядән соң да өенә кайтып китәргә ашыкмады, хатын янында көне-төне утырды. Менә, ниһаять, авыр минутлар артка чигенде, Әлфия, күзләрен ачып, якты дөньяга күз салды. Кулларыннан тотып, аңа төбәлеп карап торган борчулы Сөләйманны күргәч, ирен кырыйлары белән генә елмайгандай булды. Ә Сөләйман шашып, аның кулларын үбә-үбә:
 
- Мин сине бүтән беркайчан да югалтмам, сөеклем, без бик бәхетле булырбыз, – диде өзелеп.
 
Әлфиянең кипкән иреннәре дә: “Сүз бирәм, сөйгәнем, беркайчан да кар-бураннар арасында адашмам”, – дип пышылдады сыман.
 
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 24.08.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»