|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2020 Криминал
Берничә бала дус кызларын үтереп гәүдәсен елгада яшерергә маташканУфада берничә бала сигез яшьлек кызны үтергәннәр һәм гәүдәсен елгага ыргытканнар. Бу хакта "Башкортостан" ДТРК хәбәр итә. Журналистлар белдергәнчә, 22 августта Уфаның Черниковка районында сигез яшьлек кызның буылу эзләре булган гәүдәсе табылган. Мәетне елга яныннан үтеп баручылар тапкан. Кыз алдагы көнне дуслары белән киткән җиреннән кайтмаган, һәм әнисе аның югалуы турында полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, уен барышында 13 яшьлек малай кызның йокы артериясенә баскан һәм ул үлгән. Аның дуслары куркып, кызның гәүдәсен елгада яшерергә уйлаганнар. Яшүсмер үз гаебен таныган. Тикшерү бара. Фото: http://pixabay.ru
--- |
Иң күп укылган
|