|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2020 Шоу-бизнес
Гөлназ Сираева авылга ни өчен кайтуын әйтте: "Барысын да кибеттән сатып алабыз. Үстермим дә"Татарстан җырчысы Гөлназ Сираева Инстагармында авылы турында болай дип язган: “Фотоларым астына еш кына, син авылыңа кайтып, әзер помидор-кыярлар ашап, мунчалар кереп, машинама тәм-томнар тутырып китәсең шикелле, дип язалар. Читтән караганда шулай тояладыр, бәлки. Тик чынлыкта бер дә алай түгел шул, дуслар, дигән Гөлназ Сираева.
– Әниебез үлгәндә яңа йорт төзелеп бетмәгән иде әле, әти әкренләп аны пенсиясе акчасына аякка бастырды. Туган йорт минем өчен итен, сөтен, каймагын, яшелчә-җимешен төяп китә торган җир түгел. Анда хәтта бәрәңге дә утыртмыйбыз. Барысын да кибеттән сатып алабыз. Үстермим дә. Казаннан кайтып-китү өчен 2 мең бензинга гына китә. Чаллыда яшәгәндә дә ике көн саен су сибәргә кайта идем, аннары көлә идем, алтын бәясенә төшә бу кыяр-помидорлар дип.. Әти исән чакта һичшиксез шулай кайтып йөрәячәкмен, ләкин “авыл ашатканга” күрә түгел, дип аңлаткан ул инстадусларына.
Автор : Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|