поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.08.2010 Сәясәт

АЛАРГА ПРЕЗИДЕНТ КИРӘКМИ

Чечня башлыгы президент булырга теләми. Рамзан Кадыйровның узган атна ахырында ясаган белдерүен Төньяк Кавказдагы башка төбәк җитәкчеләре дә яклады. Мәсьәләне Дәүләт Думасында тикшермәкчеләр. Сәяси белгечләр исә төрле фикердә. Тик барысы да илнең Төп Законына ишарә ясый.

Илдә бер генә президент булырга тиеш! Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның моңа охшаш шигарьләре игътибарны җәлеп итми башлаган иде инде. Әмма бу юлы ул үзенә күрше-тирә төбәк башлыкларын да ияртте. “Мин Чечня парламентына республика башлыгының исемен үзгәртү мәсьәләсен тикшерергә тәкъдим ясадым инде, – диде Кадыйров. – Президенттан башка, теләсә кайсы исемне кабул итәргә әзермен”. Ә Чечнядә тәкъдимнәр күп булып чыкты. Кемдер Кадыйровның мехкда – чечен теленнән тәрҗемә итсәк, ил яки милләт атасы дип йөртелүен тели. Ә менә республика башлыгының матбугат сәркатибе Альви Кәримов республика башлыгын имам буларак күрә икән. Әйтергә кирәк, бу хәбәр мөселман руханиларын да гаҗәпкә калдырды. Әмма аның дини лидер түгеллеге, Россиянең исә дөньяви дәүләт булуын искә төшергәч, Рамзан Кадыйров бераз тынычланды һәм Чечня башлыгы дигән исемгә дә риза буласын әйтте.

 

Аның фикерен күрше-тирә төбәк башлыклары да күтәреп алды. Кабарды-Балкар җитәкчесе Арсен Каноков җирле парламентка башка исем табу бурычын инде сентябрь аенда ук йөкләргә җыена. Карачай-Черкас президенты Борис Эбзеевның матбугат хезмәте дә Кадыйров фикерен яклавын белдерде. Аннары исә Төньяк Кавказ республикалары башлыкларының Дәүләт Думасына уртак мөрәҗәгать белән чыгарга әзерләнүе билгеле булды. “Бердәм Россия” дә бу фикергә каршы түгел. Аның генераль совет президиумы секретаре, Дәүләт Думасы вице-спикеры Вячеслав Володин әйтүенчә, башка төбәк башлыклары да Чечня җитәкчесенең фикерен хуплый. Шуңа күрә “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары законга үзгәрешләр кертергә риза.

 

Белгечләр арасында исә исем алмаштыру фикеренең Рамзан Кадыйровныкы булуына ышанмаучылар да җитәрлек. Андыйлар фикеренчә, тигезләү тәкъдиме Мәскәүдән чыккан. Әмма ул сүзләрне Чечня башлыгы авызыннан әйттерделәр. Бу исә ике як өчен дә файдалы. Кадыйров үзенең федераль үзәк белән бер фикердә булуын күрсәтте. Мәскәүдәгеләр исә аңа ишарәли алачак: менә бит, янәсе, тәкъдимне үзегез ясадыгыз. Тарих институты директоры, сәясәт белгече Рафаэль Хәкимов фикеренчә, әлеге тәкъдиме белән Кадыйров кабат үзенә игътибар җәлеп итәргә тели. “Аның турында әллә ни күп сөйләми башладылар, телевизор экраннарыннан да югалып бара. Үзен ничек тә булса күрсәтергә кирәк бит”, – ди ул. Исем алмаштыру фикерен хуплаган сәяси белгечләрнең күбесе Конституция тәртипләренә таяна. Анда исә төбәкләрнең тигез булуы хакында әйтелә. Каршы чыгучылар да илнең Төп Законына нигезләнә. Чөнки шул ук Конституция җирле җитәкченең исемен билгеләү хокукын тө­бәкләргә бирә. Ә Кадыйров тәкъдимен кешенең үзенә исем сайлый алмавы белән чагыштыралар.

 

Бүген Россиядәге 83 төбәкнең 21е республика исемен йөртә. Шулардан 14е – Чечня, Бурятия, Мари Иле, Удмуртия, Чуашстан, Саха (Якутия) республикасы, Адыгея, Дагстан, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкас, Төньяк Осетия республикасы, Башкортстан һәм Татарстанны президентлар җитәкли. Карелия, Алтай республикасы, Мордовия, Коми һәм Калмыкия белән республика башлыклары идарә итә. Тува һәм Хакасиядә төп җитәкче булып җирле Хөкүмәт башлыгы санала.


Камил ХӨРМӘТОВ
Ватаным Татарстан
№ 166 | 17.08.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»