|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2020 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе яңа сезонын ачаБик тиздән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концерт сезонын ача! Ләкин тамашачыларыбызга иң элек узган концерт сезонында күрсәтә алмый калган программаларны тәкъдим итәрбез. Аннан инде – яңа сезон программалары башланыр! Бүгенге вәзгыятьтә тамашачыларның сәламәтлеген кайгырту максатларында, Татар филармониясе барлык таләпләрне дә үтәячәк – зал 50% исәбеннән тутырыла, тамашачылар тиешле араны саклап утыртыла, керү урыннарында антисептиклар куела, зал һәм тамашачы куллана торган башка урыннар махсус эшкәртелә.
Кайбер концертларга билетлар алдан ук сатылып беткән булуы сәбәпле – алар 2 көн уздырылачак. Тамаша залында 600 урын булган Татар филармониясе бер концертка 300 тамашачы кабул итәргә генә хокуклы. Бу кешеләргә куркыныч тудырмый торган араны тоту мөмкинлеге бирәчәк.
Яраткан тамашачыларыбызга кайбер таләпләр – концертларга гигиена битлекләреннән килү, куркыныч тудырмый торган араны саклау.
Беренче концерт – 27 августта (18.00). Бу кичтә Татар дәүләт филармониясендә Россиянең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрына кушылып Сергей Плюснин (баритон/ Пермь шәһәре) һәм Ирина Крутова (сопрано /Мәскәү шәһәре) җырлаячак. Программада: XX гасыр композиторлары әсәрләре.
Сагындык сезне, тамашачыларыбыз! Яңалыкларыбыз белән рәсми сайтыбызда һәм филармониянең социаль челтәрләрдәге битләрендә танышып барыгыз. Матур тамашаларыбыз сездән башка узмасын!
--- |
Иң күп укылган
|