поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.08.2020 Шоу-бизнес

Рөстәм Гайзуллин туен нигә 1 елга кичектергән?

Артист, алып баручы Рөстәм Гайзуллин кәбисә елында өйләнмичә, туен 1 елга кичектергән булган. 20 яшьтә өйләнәсе егетне әти-әнисе өйләнми торырга күндергән.

- 20 яшьлек егетләр-кызлар андый әйберне уйлап тормый инде. Әти-әни әйткән, димәк, закон. Әле бит “на всякий случай” дигән әйбер дә бар. Бу юктан гына чыкмаган. Аңлашыла, дин буенча бу дөрес әйбер түгел ул. Бу сәбәпләрнең берсе генә булгандыр. Мөгаен без туй ясарга әзер дә булмагандыр ул вакытта. Кәбисә елы булып, әзерләнер өчен вакыт бирелгәндер, - ди Рөстәм Гайзуллин.

Яшьли өйләнешсәләр дә, Гайзуллиннар гауга чыгарып, тавышланып, бер-берсенә үпкәләп йөрмәү яклы.

- Без башта минем әти-әни белән яшәдек. Берсендә әтидән сорыйлар икән: ничек яшьләр, торалармы? “Белмим, алар талашалармы икән соң? Талашканнарын да ишеткән юк”, дигән. Төрле чаклар була, әмма әти-әнигә, балаларга сиздереп, алай тавышланып йөргәнебез юк, - ди дистә елдан артык гаилә стажы булган артист.

Сүз уңаеннан, Рөстәмнең хатыны Альбина да актриса. Ул Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында эшли.

- Икебез бер һөнәр иясе булгач, әйбәт кенә. Берсендә спектакльдән соң әни белән кайтып барабыз. Әни дәшми. Гадәттә ул “Молодец, әйбәт спектакль” дияргә яисә башкача мактарга мөмкин. Әнигә ошамагандыр дип уйлап барам эчтән генә. Өйгә кайтып җитәрәк кенә әни: “Улым, бу спектакльне Альбина карадымы соң?”, ди. Әйе, дим. “Соң, үбешәсең бит син анда!”, ди. Шундый очраклар, гастрольләрне башка һөнәрдәге хатын аңлар идеме икән? Өйдә без эш турында сөйләшмәскә тырышабыз, - диде Рөстәм Гайзуллин. 

 

 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»