|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2020 Җәмгыять
“Шул алдакчыларга ышанып утыр инде!..”Пандемия чорында, урмандагы агулы гөмбәләр кебек, төрле алдакчылар, аферистлар, тыныч кына акча талаучылар, ялган күрәзәчеләр баш калкытты. Алар ятьмәсенә гадәттә өлкән яшьтәгеләр эләгә. Әмма беркем дә минем белән беркайчан да мондый хәл булмаячак дип әйтә алмый. Инде дистә еллар эре бизнес белән шөгыльләнүче бер танышым белән очрашкач, аның телефоны шалтырады. Ул озак кына сөйләште, мин үз телефонымда тегесен-монысын караштырдым. Инде озаклады дип, танышымның ни хакта сөйләшүенә колак салдым. Баксаң, аңа банктан шалтыратып, “Сезнең картадан кемдер акча алырга маташа, тиз генә банкның сак хезмәте белән элемтәгә керегез”, – дигәннәр һәм шунда ук әлеге хезмәт белән тоташтырганнар. Анда банк клиенты гына белергә тиешле код саннарын атавын үтенгәннәр. Танышым тиз генә бар акчасын башка картага күчерде. Әмма банк хезмәткәре тынычланмады, тагын нинди карталары, шул исәптән кредитка акча алып була торганнары, аларның кодлары белән кызыксынды. Танышым икеләнеп калды, хәтта менә-менә алар теләгән саннарны атарга да әзер кебек тоелды миңа. Шунда мин аны туктаттым, трубканы куярга, аферистлар белән сөйләшеп вакытын үткәрмәскә күндердем. Телефон озак кына шалтырап торды әле. Ә без бу хәлгә шаккатып, озак кына тынычлана алмадык.
Үзен банк хезмәткәре дип таныштырган мондый аферистлар турында күпме укыйбыз, күпме язабыз, ә монда үзебез шулар белән гәп корып утырабыз. Беренче җөмләсеннән үк элемтәне өзәсе бит, югыйсә! Танышым бизнесын үзе булдырган, билгеле бер уңышларга ирешкән, илләр гизгән, чит илләрдә сәүдә иткән кеше бит әле. “Шул алдакчыларга ышанып утыр инде!..” – дип сүкте ул үзен. Мин дә сүгештем. Ә икенче көнне...
Гәзит мәнфәгатендә социаль челтәрләрдә меңнәрчә дуслар җыелды. Алар арасында кем генә юк, барысы белән дә элемтәдә тору мөмкин булмаса да, кайберләре язган хатларга җавап биргәлисең. Беркөнне аларның берсе миңа “Балам!” дип язды. Ах, нинди татлы бу сүз... Инде озак еллар беркемнән дә ишетмәгән эндәшү. Әйе, мәрхүм әткәй-әнкәйнең дуслары, өлкән туганнар, “иии, балакай” дип аркадан сөйгәне бар барлыкка, әмма болай дип инде күптән беркем дә дәшкәне юк.
“Балам, – дигән Раиса Зинько исемле апа. – Син бик озын гомерле булачаксың, мин моны очраклы гына сәхифәңә кереп, фотоңа карап күрдем. Мин 9нчы дәрәҗәне узучы шаман, Алтайда яшим, беркемнән дә акча алмыйм, сорауларың булса, шалтырат!”
Менә кызык! Бер сүзенә дә ышанмыйм, әмма бармаклар үзеннән-үзе теге номерны җыя. Элемтәнең теге очында шатланып трубканы алалар һәм телләре телгә йокмыйча минем нинди ак күңелле кеше булуым, тормыш сынауларына бирешмәвем, тагын әллә нинди бик шәп сыйфатларымны тезәләр. Һәм һәр ике сүз аша – “балам, балам, балам”.
– Мин әле Тын океан ярында, су аша шаманлыкта чираттагы биеклеккә ирешәм, балам, – ди Рәйсә апа. – Бүген ай калыккач синең алдагы язмыш юлыңны карармын, балам, иртәгә барысын да әйтермен. Шушы вакытта шалтыратышырбыз.
Иртәгә исә минем шалтыратуны да көтеп тормыйча, апам үзе шалтыратты. Тын океан ярыннан, фәлән дәрҗәдәге шаман!
Баксаң, эш ашыгыч икән, миңа бер хатын бозым салган, ул балаларга да күчкән, тиз арада аны алмаганда, барыбыз да “чокырга мәтәлеп төшәчәкбез”. Моның өчен корбан чалырга кирәк, аның хакы алты мең сум.
Менә иң кызык җиргә килеп җиттек.
– Миңа синең акчаң кирәкми, балам, минем үземдә дә миллионлап ул, – дип тәтелди апабыз. – Бу акча синнән чыгарга тиеш, телисең икән, мин аны кабат үзеңә кайтарып та бирәләм, балам.
Әле генә мондый акчаны бирәлмәвемне ишеткәч, ставка төшә, инде дүрт мең дә җитә. Мин ярты сәгатьтән шалтыратырга вәгъдә итеп, трубканы куям.
Шунысы гаҗәп, телефон өзелгәч, башка килгән иң беренче уй: “Ә бәлки бу апага акча чынлап та кирәктер, бәлки ул берәр бәлагә юлыгып, алдау юлына басарга мәҗбүр булгандыр...”
Шулкадәр “балам” дип өзгәләнгән олы яшьтәге апаның гап-гади алдакчы булуына ышанасы гына килми бит әй!
Аптырап, аның социаль челтәрдәге битенә кереп карарга булам. Ә аңардан җилләр искән!
Шунда инде мин аның телефонына гафу үтенеп кыска гына хат язам да, аны “кара исемлеккә” кертеп куям. Тозлы-борычлы итеп язарга да була иде, әмма кул бармады, “Балам!” – диде бит...
Резида ВӘЛИТОВА.
--- |
Иң күп укылган
|