|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2010 Интернет
САМАРА ТАТАРЛАРЫ САЙТЫН КЕМ УРЛАГАН?Өч ел Самара татарларының рәсми сайты эшләп килде. Ул www.tatarlarsamara.ru адресы буенча урнашкан иде. Шул дәвер эчендә үз укучылары барлыкка килде. Самарда өч татар газетасы чыга. Әмма сайт, үз форматыннан чыгып, хәбәрне беренче булып җиткерә иде. Һәм менә сайт хуҗалары доменнан колак каккан. “Сайтыбызның исемен югалту көтелмәгән хәл булды, - ди ресурсның мөхәррире Наилә Сабирҗанова, - Домен өчен акчаны һәрвакыт вакытында түләп бардык, быел да бер елга алдан түләп куйдык. Июль ахырында кинәт кенә сайтыбызны чәлдерделәр. Интернет эшләрен яхшы белүче егетләр әйтүенчә, мондый хәлләр булгалый икән. Гадәттә, сайт хуҗаларының элемтәгә кергәннәрен көтәләр һәм аннары акча сорыйлар. Ләкин акчаны түләгән очракта да, сайтны кире кайтаруларына бернинди ышаныч юк икән”.
--- |
Иң күп укылган
|