поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.08.2020 Язмыш

Үкенеп яшәгән кеше бәхетле була алмый

Таң алдыннан кулына төенчек тоткан кыз ияртеп кайтып кергән улын күреп, Нурзидә аптырап та, каушап та калды. Ишеккә аркылы басарга, каршы төшәргә көче җитмәде ананың. Улының карары нык иде. Ул бары тик: “Балам, сиңа ничә яшь соң әле? Соңыннан үкенерлек булма”, - дип кенә әйтә алды.

Чыннан да, Ләбибәгә 17 генә яшь, ул әле нәрсә эшләгәнен, гаилә тормышының ачысына-төчесенә түзәргә кирәк булачагын аңламый иде. Дөресрәге, ул иртәгесе көнне уйлый белмәде. Бары тик сөю, гыйшык утының дөрләгән чагында, Талипның нинди гаиләдән, кем булуын да белмичә, төн уздырганнан соң иярде дә кайтты.
 
Шул көннән Нурзидәләр өендә ыгы-зыгылы тормыш башланды. Ул, тиз генә үзен кулга алып, камыр куеп җибәрде, тәм-томнарын, ачы-төчесен барлап, күрше авылга кыз сорарга барырга әзерләнә башлады. Күңеленнән үз-үзе белән сөйләште, ничек каршы алырлар, яшь кенә кыз баланы алдалап алып кайтуда гаепләмәсләрме дип борчылды. Шушы мизгелдә аның бар тормышы, үткәннәре күңелендә кузгалып, берәм-берәм күз алдыннан узды...
 
Әлеге авылга килен булып төшкәндә аңа бары тик 18 генә яшь иде. Шуңа да булачак киленен күргәч, башына килгән беренче уй, “үкенмәс микән” дигән булды. Чөнки ул үзе үкенде, бик нык үкенде... Тик үзе риза булып чыккач, әти-әнисенең тынычлыгын бозмас өчен булса да, түзәргә туры килде. Өйләнешү белән авылдагы бер буш йортка башка чыктылар. Йорт бик үк яңа булмаса да, тормаслык түгел иде. Ир дигәннәре генә, әти-әни канаты астыннан чыккач, үзен иреккә чыккандай тойды. Салып кайтулар, соңарулар да еш кабатланды. Хатын тавык фермасына эшкә керде. Ире аны хәтта тавыклардан да, искән җилдән дә көнли иде. Нурзидә бала кочаклап өйдә утырганда, ул рәхәтләнеп, барасы җиренә барды, кайтасы килгәндә кайтты. Шуның өстенә көнләшеп җанына тиде. Өйдә инде чәчне матурлап ясап кую да, яңа күлмәк кию дә шик уята, тавыш-гаугага сәбәпче була иде. Соңрак хатын бөтенләй йомылды, артыгын сөйләшмәс, каршы дәшмәс, кайда йөргәнлеге турында сорашмас булды. Тормыш акрын гына алга барды. Икенче, аннан өченче балалары туды.
 
Көз аеның караңгы бер көне аларга шомлы хәбәр китерде. Шәрифҗан фаҗигагә юлыккан иде. Йөк машинасы белән урман аша чыкканда була бу күңелсез хәл. Машинасы кинәт туктап калуның сәбәбен белергә теләп, ир аның каршысына килеп, астын карарга иелә. Ләкин кинәт машина хәрәкәтләнә башлый һәм Шәрифҗанның өстеннән чыга. Көзге пычракны ерып, урман аша йөрүче аз булганга күрә, иртә белән булган хәлне бары тик кич белән генә күрәләр. Шулай итеп, Нурзидә ун ел гына ир белән яшәп, 28 яше дә тулар тулмас тол калды.
 
“Ул көнне өзәкләрне өзеп җил дулады. Аңа кушылып Актырнак улады. Күк йөзендә Ай да, бер генә бөртек йолдыз да юк иде. Андый шыксыз көнне мин башка хәтерләмим дә кебек”, - дип үрсәләнгән чаклары бүген генә кебек тә. Менә балаларының да башлы-күзле булыр чаклары җиткән икән бит инде. Нурзидә икенче тапкыр каенана булырга җыена. Балаларны ничек аякка бастырырмын, ир балаларны әтисез тыңлата алырмынмы, бу авылда якын бер кешем дә юк бит дип өзгәләнгән мизгелләрен күз алдына китереп, урындыкка барып утырды. Гомер узганын аңлар, артка борылып карар өчен менә нинди сәбәп кирәк булган икән бит... күптән болай җебегәне, уйланганы, күңеле тулганы юк иде. Тәне буйлап каушау таралып, ике кулыннан эш төшкәндәй булды.
 
Балалар үскәндә дә җиңел булмады. Инде менә ялгыз башына зур чыгымлы туйлар уздыру да хәленнән килмәс кебек. Олы улын өйләндереп башка чыгарган иде инде ул. Аларга да гел-гел ярдәм итеп торырга тырыша. Акчалата булмаса да, азык-төлеген биреп тора. Үзенә бер ипи алса, аларга икене ала. Бары тик яхшылык кына тели ана күңеле. Менә уртанчы улына да хәленнән килгән кадәр тырышырга исәбе. Кыз ягы белән килешеп, никахны булса да зурлап ясарга тели.
 
Җир-күк сабырлыклары бар Нурзидәдә. Әнә шулай күңеле, бер чайкалып түгелә дә, кабат үз урынына кайта. Кешегә артыгын сиздерми генә, зарын читләргә чәчми генә яшәү дәвам итә. Никахлар үтеп, шактый вакыт узганлыгын киленнең авыры беленә башлагач кына аңлады ул.
 
Тормышның башы гына кыен, аннан ул үз агымын ала дип кабатларга ярата өлкәннәр. Тормышта терәгең, таяныр кешең булганда гына җиңел шул ул гомер итүләре. Инде менә туйлар узганга да шактый вакыт, тик Талип белән яшь хатын бер дә йорт эшләренә кушылырга теләмиләр. Килен, яшьлегенә салынып, улы, хатыны эшләмәүне сәбәп итеп, кунак кебек Нурзидә янында яши бирәләр. Арыса, талчыкса да, мәрхәмәтле ана сиздерми. Гаилә корганнар икән, торсыннар гына. Яшь әле, тора-бара кул арасына керер килен дип тынычлана. Тик, тормыш йөген сөйрәү көн узган саен аның ягына авыша бара.
 
Дилә кыз бала алып кайтты. Сатучылар әзерли торган курсларын тәмамларга өлгерми калды. Нишләсен, Нурзидә укыйм дигән теләгенә каршы килми, үз улының хатыны бит. Сабый баланы да алып кала, эшенә дә чаба. Улы алмаштыра алмаганда баланы күршеләренә кертеп калдыра. Тик нигәдер кыз ягы бер генә дә булышу турында уйламый. Күңелендәгесен эчкә йотарга ияләшкән, тормышның җиңел юлдан баруын күз алдына да китермәгән Нурзидә, бу сынауларның барысының да үтеп китәсенә ышанып, көр күңеллеген саклап яши бирә.
 
Ул көткән бәхетле, бер мәшәкатьсез көннәр генә никтер кичегеп килә. Кеше рәнҗеткәне, нахак сүз сөйләгәне, читләр малына үрелгәне, кеше күз яшьләрен җыйганы, хәтта урамдагы этләргә дә начарлык теләгәне юк бит аның. Мөгаен, тормышны дөрес башламаганмын, яратып йөргән егетемнең күз яшьләре төшкәндер дип уйлаган чаклары да булгалый. Ләкин сер бирүдән, беренче мәхәббәтенә ишетелүдән бүген дә куркып һәм оялып, ул сабыр төенчеген көн узган саен ныграк төенли бирә.
 
Юк, тормыш үз агымын алырга охшамаган. Баланың тамагы тук, өсте бөтен булуына, тулысынча кайгырту тоеп яшәвенә ияләшкән килен кеше башта Талипны ияртеп калага китеп барды. Соңрак, ирне яратмавын, авыл мокыты булуын сәбәп итеп, башка иргә тормышка чыгып куйды.
 
Талипка кире авылга кайтудан, Нурзидәгә баланы канаты астына сыендырудан башка чара калмый. Җитмәсә, калага чыгып киткән улының эш урыны да сакланмый. Ул йөргән янгын сүндерү машинасына башка ия табыла. Төшенкелеккә бирелгән улына терәк булу, аңа аякка басарга булышу бер дә җиңел булмый Нурзидәгә. Ахыр чиктә, үз урынына фермага улын калдырып, үзе клубка идән юучы булып керә ул. Баланы да ияртеп барып була, сәгатьле эш түгел янәмәсе.
 
Инде барысы да җайланды, тынычландык дигәндә генә, Дилә, яңа ирен ияртеп, баланы алырга кайтып төшә. Ләкин үстереп бетергәч кенә алып китүеннән гарьләнеп, күз яшьләре дә кибәргә өлгерми, балалар бакчасында урын булмауны сәбәп итеп, ике атнадан кызны кире кайтарып та куялар. Тик шушы санаулы гына көннәр эчендә балага тиешле игътибар булмавы ачыклана. Бик каты салкын тиеп хастаханә юллары күп таптарга туры килә.
 
Борчулар, эчтән ут йотулар эзсез калмый. Нурзидәнең дә күзләре эчкә бата, битләре сулып кала. Һаман якыннарын кайгыртып яшәгән ханымның хәлен сораучы, аның сызлануларын вакытында күрүче булмый. Бик соңлап кына аның дәваланмас чиргә дучар булуын беләләр. Урын өстендә дә үткәннәрен барлап, гомер эчендәге бер генә булса да бәхетле мизгелне күз алдына китерергә тырышып бик озак ята ул. Тик, нигәдер, беренче мәхәббәте Нургазизгә гашыйк булган көненнән башканы искә ала алмый. Оныгына да бик еш: “Үкенеп яшәгән кеше бәхетле була алмый, - дип кабатлый.
 
Кем белә, әллә ялгыш, әллә язмыш...
 
Ләйлә Вәлиәхмәтова
 
Фото:maggir.ru
 

---
Өмет
№ --- | 20.08.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»