|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.08.2020 Шоу-бизнес
Рөстәм Миңнеханов Элвин Грейны зурлады (ФОТО)Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов популяр музыкант-башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейга Рәхмәт хаты тапшырды. Мондый бүләк җырчыга нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатенә керткән хезмәте өчен "тәтеде". "Матбугат.ру" билгеләп үткәнчә, тәбрикләү Рөстәм Миңнехановның Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары һәм иҗат коллективларының гала-концерты кысаларында узды. Татарстан Республикасы Президенты «Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен, «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемнәрен, Дуслык Ордены, «ТАССР мәгарифенең 100 еллыгы» медальләрен, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды. Мәскәү мэры Сергей Собянинга "ТАССР ның 100 еллыгы" медален тапшырдылар.
Элвин Грей мондый зурлауга җавап итеп: «Татарстан, бүләгегез өчен рәхмәт! Аерым рәхмәтләремне Рөстәм Миңнехановка җиткерәм», - дип уртаклаша.
--- |
Иң күп укылган
|