поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.08.2020 Могҗиза

81 яшьлек Зинаида Кононова моргта терелгән

Курск өлкәсендә могҗизага тиң вакыйга булган – операция өстәлендә үлгән бер әби моргта терелгән. Бу хәлне һич кенә дә көтмәгән медикларның, әлбәттә, котлары алынган. 81 яшьлек Зинаида Кононова - сугыш баласы, әтисен 1943 нче елда фронтта югалткан. Гомере буе колхозда савымчы булып эшләгән, бүгенге көндә Горшеченск районының Боровка авылында ялгызы гомер иткән. Шул ук авылда сеңлесе һәм аның кызы Татьяна гел хәлен белеп торганнар.

13 августта пенсионерның эче авыргач, туганы Зинаида Дмитриевнаны район хастаханәсенә илтә. 
 
- Моңа кадәр аның сәламәтлегенә зарланганы булмады. Тезләре авырта иде, - дип сөйләгән Татьяна Леонидовна. - Башта ул капельница астында ятты, ләкин кичке якка хәле начарлана башлагач, операция бүлмәсенә озаттык.  Табиблар, операциядән соң апаның хәле авыр, аны реаниматологлар коткарырга тырыша, диделәр.Соңрак үлде дигән хәбәрен җиткерделәр.
 
Табиблар Зинаида Дмитриевнаның үлемен 13 августта 23:50 сәгатьтә теркәгән. Хатынны якыннары икенче көнне җирләргә карар кылып, иртән үк ритуаль агентлык белән килешкәннәр. Әмма иртәнге 9да Татьяна Леонидовнага дәваханәдән операция ясаган хирург шалтыратып, апагыз үлмәгән булган, дигән. 
 
-Ничек? Әлбәттә, Аллага шөкер, әмма шулай була мени? 
 
Мин башта ышанмадым,- дигән Татьяна. Ә ул җавап итеп:
 
 - Зинаида Дмитриевна 15 минут клиник үлем кичерде, ә аннары аны коткарырга тырыштык һәм коткардык!- дип сөйләгән табиб. Нигә миңа шалтыратмадылар, дип сорагач: 
 
- Гафу итегез, үлем белән көрәшеп, аңа вакыт та җитмәде,- дигән табиб.
 
Азактан анестезиолог сөйләвенчә, шул вакытта барлык приборлар һәм тышкы билгеләр биологик үлемне күрсәткән. Әби 15 минут клиник үлем кичергән. 
 
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Татьянага, әбиегез моргта иде инде, кире алып чыктылар, дигәннәр. Кичтән карчыкның мәетен каталкада моргка кертеп куйган шәфкәть туташы иртән ишеген ачуына идәндә яткан тере кешене күреп, кычкырып җибәргән, ди. Төне буена әбинең гомере өчен көрәшкән табиблар хәзер җавап бирергә тиешләр. Үлгәч 2 сәгать тоту урынына алар мәетне 1 сәгать 20 минуттан соң моргка җибәргәннәр. 
 
Менә шундый вакыйга булган. Аңына кигәч, әби башта ИВЛ аппараты астында яткан, дарулар белән дә дәвалаганнар. Хәзер инде аның хәле әйбәтләнгән. Теге дөньяны күрде микән, анысы әлегә билгесез, сөйләп өлгермәгән.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: mk.ru
Фото: Mk.ru

---
Өмет
№ --- | 19.08.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»