поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.08.2020 Ир белән хатын

"Аерылыштык. Хатын китте. Мин асылынырга бау әзерләп куйдым"

Менә әйберләрне бүлешеп бетерәбез дә тәвәккәллим. Суд бүлешкән өчен акча ала, ди. Судсыз гына бүләбез әйберләрне. Хатынга – диван, миңа – карават, хатынга – телевизор, миңа –- радиола. Кадак-чүкеч – миңа, энә-җеп – хатынга. Чәйнек мәсьәләсендә бәхәс купты. Ни өчен дигәндә, икебезнең дә чәй эчәсе килә.

Ә чәйнек бер генә. Кулымнан эш килә минем: анысын да бүлдем. Аркылыга ярып, ямап, бер ягына борын, икенче ягына сап куйдым. Пычакны икегә ярдым. Чүмечне дә. Коридорны бүлдем, кухняны бүлдем. Ванна гына җайсызрак килеп чыкты, бүлгәч, кайнар су краны хатын ягында калды. Суны ваннага плитәдә җылытып китереп салам. Хатын, киресенчә, кухнядан салкын су ташый. Бүлешүнең әле тагын бер четерекле ягын әйтмәгәнмен икән. Хатын минем һәр мероприятиегә аяк чалып килә. Пычакның үткен өлешен үзенә алды. Газ плитәсенең дә аңа ике комфоркасы эләкте. Чәйнекнең дә борын ягы хатында. Хәер, чәйнегенә сапны бик хөрт куеп бирдем – озакка чыдамас.
 
Ниһаять, бүлешеп бетәбез бугай. Түшәмгә алка кагып, бауны хатын күз алдынарак бәйләп куйдым. Кызганмас микән дим, ит турагычны, бәлкем, бөтенләе белән үземә бирерие дим. Юк, бауны күрмәгәнгә салыша. Югыйсә элмәген дә ясап куйдым бит инде. Бүл, ди. Ит турагычны да, борыч тегермәнен дә бүл, ди. Тфү, бөтенләй миһербансызланган. Уйлап-уйлап тордым да туалетны бүләргә керештем. Хатынның җен ачулары чыкты. Нервысына чыдаша алмыйча, ике чәшкене идәнгә бәреп ватты. Дәшмәдем. Хатын-кыз белән булышканчы, кухня өстәлен бүлим лутчы дип, пычкы кайрарга утырдым.
 
Шулай игәү елатып маташканда, ишек шыгырдады. Борылып карасам, бусагада шахтадагы малаем Әсфәндияр, аның янында кулына яшь бала күтәргән сары чәчле, борау күзле бер хатын-кыз кәмәше басып тора. Пычкыны ташлап, яннарына бардым. Күрештек. Хатын инде әллә кайчан болар кочагында. Балавыз сыга.
 
Оныгыбыз туган, имеш. Бик шатландык. Үзләре дә шатландылар.
 
– И-и, әти, син бигрәк инде, – дигән була малай, – каян ишеттегез безнең монда торырга кайтасын, кухняларны, коридорларны бүлеп куйгансың, – ди. Ванна белән туалетны күргәч, эчен тотып көлде.
 
– Боларын сүтеп ташларбыз инде, әти, болары уртак булыр, безгә бер бүлмә, ярты кухня җиткән, – ди.
 
Әнфисә килен, түшәмдәге бауга төртеп күрсәтеп, шатланып кычкырып җибәрде:
 
– Әсфәндиярчик, карале, әнә әткәй Фердинанд бишеген эләргә бау да әзерләп куйган.
 
Ашап-эчеп малайлар мунчага киткәч, хатын:
 
– Савыт-саба ватылса, сөенеч була, диләр, тәки дөрес икән, – дип, идәннән чәшке ватыкларын җыеп алды.
 
Мин уйлап-уйлап тордым да кухня өстәленә тимәскә булдым. Йокы бүлмәсенә кереп, хатын диванына сузылып яттым. Озакламый хатын да минем янга кереп утырды. Учын маңгаема куеп:
 
– Авырмыйсыңдыр ич, атасы? – дип сорады.
 
Кулы кайнар иде хатынның. Моннан егерме биш ел элек тә шулай кайнар иде аның куллары.
 
– Менә әби белән бабай да булдык инде, – диде хатын һәм кайнар учы белән йомшак кына итеп пеләшемнән сыйпады.
 
Белешмә: Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин Татарстанның Норлат (хәзерге Яшел Үзән) районы Карашәм авылында туа. Казан дәүләт университетының дәүләт журналистика факультетын тәмамлый.

“Казан утлары” һәм “Чаян” журналы, “Идел” альманахы редакцияләрендә эшли.

Фаил Шәфигуллин иҗатының чәчәк аткан вакытында – 1982 елда фаҗигале рәвештә һәлак була.
Фото:пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.08.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»