|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2020 Медицина
Табиб булу җиңел түгел — акча кирәк. Уку күпмегә төшә?Хәзерге чор матбугат чараларында дөнья күргән язмаларда һаман да булса элеккеге тормышыбызны сагынып язабыз шикелле. Әмма киләчәк турында да уйланырга кирәктер. Авыл нишләр, җирләр кем кулына күчеп бетәр? Промышленностьта, төзелештә кемнәр эшләр? Белем бирү тармагында ниләр майтарырлар? Сәламәтлек саклау өлкәсендә алга китеш булырмы, соңгы елларда бер-бер артлы барлыкка килгән яңа авырулардан безне ни рәвешле саклап калырлар? Балаларыбыз, оныкларыбыз киләчәктә нинди тормышта яшәрләр? Олигархларыбыздан, депутатлардан ни көтәргә?
Кыскасы, сорауларның иге-чиге юк кебек. Ә гражданнарыбыз ваемсыз, бүгенге көн белән генә яшәү тормыш рәвешенә әйләнеп бара. Янәсе, нигә әле тумаган иртәгәге тормыш турында баш ватарга. Ә бит ил тормышының киләчәге бүгенге яшь буынга бәйле булачак. Мәктәп тәмамлаган яшьләрнең белгечлек алулары хәзерге чорның иң җитди проблемаларының берсе. Быелгы коронавирус афәте беренче чиратта сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче белгечләрне генә түгел, шул белгечлеккә укырга ниятләгән яшьләрне дә уйланырга мәҗбүр иткәндер мөгаен. Ә бит табиблыкка уку озак һәм авыр булу өстенә, укыган өчен саллы гына акчалар түләргә туры килә. Мин инде кызыксынып китеп, Казан дәүләт медицина университетына укырга керергә теләүчеләрнең еллык уку өчен күпме акча түләячәкләрен интернеттагы мәгълүматлардан карап чыктым. Табиб белгечлеге алу җиңел түгел икән шул, беренче чиратта уку өчен түләргә зур суммалардагы акча кирәк. Мәсәлән, дәвалау эше буенча укыйсың килсә, бер елга 187 686 сум түлисе. Медицина биофизикасы һәм биохимия белгечлегенә уку 190 293 сумга төшә. Балалар табиблыгына укыган өчен 151 192 сум түлисе. Стоматолог булырга җыенганнар 187 686 сум түлиләр. Фармацевт белгечлеге генә бераз очсызрак, нибары 141 109 сум гына. Менә шушы суммаларны 6 елга тапкырлагыз, яшәү урыны өчен түләүләрне, транспорт, киенү, ашау-эчү, уку-язу әсбаблары, ноутбук сатып-алу ише кирәк-ярак чыгымнарын кушыгыз — коточкыч сумма килеп чыгар. Гади генә хезмәт хакына яшәгән бер генә ата-ана да бу чыгымнарны күтәрә алмаячак. Дөрес, шомарак кешеләр сәламәтлек саклау учреждениеләре аша балаларын табиблык белгечлегенә бюджет акчалары исәбенә укытуны хәл итәргә мөмкиннәр. Андый мөмкинчелеге булмаганнарга исә уку өчен үз кесәләреннән чыгарып түләргә туры киләчәк.
Әмма, әйткәнемчә, быелгы коронавирус афәте кешеләрнең уй-фикеренә тәэсир итми калмады. Кайсы гына яшь кеше миллион сумнар түгеп укып, әнә шундый чирләр белән көрәшергә җөрьәт итәр икән? Акчалы кешеләрнең балалары укырлар да, табиб белгечлеге дә алып чыгарлар, тик алар чирлеләрне дәвалау белән шөгыльләнеп ятарлар микән? Бүгенге көндә дә табиблар җитми диләр, ә киләчәктә нәрсә булыр? Менә шуларны уйлыйм әле мин: чакырткан ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарында эшләргә медперсонал булмаса, операция өстәле янында хирург әзер тормаса нишләрбез? Табиб белгечлегенә дәүләт хисабына укытуны кем хәл итәр? Алдагысын кем белгән дип кенә яшәп булмый бит, киләчәк турында да бераз уйланмый булмый, илнең иминлеге, яшәеше беренче чиратта сәламәтлеккә бәйле ич.
Фото: пиксабай
Җәүдәт ХАРИСОВ.Чаллы |
Иң күп укылган
|