|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2020 Җәмгыять
Эвакуатор машина белән бергә баланы да алып киткәнӨч яшьлек баланы ата-анасы машинада берүзен калдырган булган. Бу хәл Ырынбур өлкәсендә булган. Эвакуатор хезмәткәре ЮХХДИ белән бергә юл кагыйдәләрен бозып куелган, юл кырыенда торган машинаны штраф стоянкасына алып киткән. Күпмедер вакыттан соң машина эчендә бала елаган тавышлар ишетелгән. Арытаба полиция хезмәткәрләре машина эчендә бала тапкан. Аллаһка шөкер, аңа берни дә булмаган. Аны ата-анасы берүзен машинада калдырган булган. Машинаның номеры ярдәмендә баланың ата-анасының шәхесе ачыкланган. Арытаба аларны полиция бүлегенә чакыртканнар.
Алар белдерүенчә, баланы 15 минутка гына калдырган имеш. Нәтиҗәдә, полиция хезмәткәрләре юл кагыйдәләре бозган өчен аларга штраф язган һәм баланы башкача машинада берүзен калдырырга ярамаганлыгы турында әңгәмә үткәргән.
Фото: newsroyal.com сайтыннан.
--- |
Иң күп укылган
|