|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2020 Бәйрәм
Ильяс Халиков «ШАЯН ТВ» алып баручысының туенда: «Бу юлы җырчы буларак килмәдем»Ильяс Халиков һәм аның җәмәгате Нурфия Халикова шушы көннәрдә «ШАЯН ТВ» каналы журналисты Илназ Сибгатуллинны өйләндереп йөрде. “Туй вакытында миннән берничә тапкыр “син җырчы буларак килдеңме?” дип сорадылар. “Бу юлы без сезнең гаиләне хөрмәтләп, кунак булып килдек” дип аңлаттым сораучыларга. Күптән болай туйда кунак булган юк иде”, - ди Ильяс. Ильяс Халиков сөйли: - Мин бу гаилә белән 1985 елдан бирле таныш. Беренче танышуыбыз Илназның бабасы Әскәр абый белән булды. Ул үз заманындагы балта остасы, йортлар салучы. Мамадыш районы Катмыш авылыннан килеп, безнең авылдагы йортны “под ключ” җыеп биргән кеше. Шушы елдан башлап, Әскәр абый, Гөлсинә апа, аларның балалары Айрат абый, Вәлия апа, шулай ук Әскәр абыйның йөзьяшәр әнисе белән әти-әниебез аралашып яшәде. Шунысы кызык: 1993 нче елда Вәлия апа Илшат абыйга кияүгә чыкканда, әти-әнигә ияреп, кунак булып туйга мин дә бардым. Туй табынында Гөлсинә апа әзерләгән майлы гөмбә (маслята) һаман да авыздан сулар китерә.
Еллар уза торды, мин Катмыш авылына төрле-төрле конкурсларга йөрдем. Чөнки әлеге авыл мәдәни чараларга бай булуы белән билгеле. Композитор Булат Юнысов (“Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”), К. Тинчурин театры артистларының берсе - Хәлил Мәхмүтов, көрәш өлкәсендә Фәрит Сибгатуллин кебек шәхесләрне биргән авыл ул. Айрат абый клуб мөдире булып эшләгән вакытта, үз гомеремдә беренче тапкыр синтезаторда уйнап карадым, башым күккә тигән иде.
Язмыш дигәнең шулдыр инде, үземнең “Мөнбәр” татар-дини театрын оештыргач, үз коллективыма талантлы яшьләрне тупладым. Кем белгән бит, алар арасында күптәнге танышларымның улы да буласын?! Мин белем алган татфакта Илшат абый белән Вәлия апаның мәхәббәт җимеше Илназ да шул юлларны узган. Остазыбыз Марсель Җаббаровның “Мизгел” яшьләр театрында осталык туплаган егет ул. Ә безнең “Мөнбәр” татар-дини театры оештырган “Аклыкка илтсен юллар”да Рома-Рамазан, “Болгар җилләре исә”дә Болгар шагыйре рольләрен профессиональ итеп башкара. Ә тормыш юлдашы итеп сайлаган Айсылу исә, нәкъ Вәлия апа, әйтерсең үз кызы. Килен кайнана туфрагыннан дип белми әйтмиләр. Мин исә, үз чиратымда, Айсылуның Кукмара якларыннан булуына сөенеп утырдым (үз хатыным да Кукмарадан бит). Илназ&Айсылу әле мин өметләнәм, эстафетаны дәвам итеп сезнең балалар никахында очрашырбыз, иншаАллаһ!
--- |
Иң күп укылган
|