поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.08.2020 Ана теле

Ана теле: Нәрсә ул социолингвистика?

Матбугат.руның “Ана теле” сәхифәсендә татар телен куллану өлкәсенә караган фәнни-методик язмаларны тәмамлаган йомгакта язмаларыбызның “тел куллану тәҗрибәсен баетудагы әһәмиятенең алга таба да, ягъни киләсе теманы – “Татар телен иҗтимагый сөйләмдә куллану нигезләре (Татар социолингвистикасы)” тармагын үзләштерергә керешү өчен дә файдалы булыр.

Аллаһы кушып, Матбугат.ру фатыйхасы белән без аңа озакламый керешербез”, дигән идек. Сайт җитәкчелеге моңа ризалыгын белдерде. Рәхмәт. Интернетчыларыбызның да инде күнеккән сәхифәбезгә кызыксынуы сүрелмәс, яңа тәлгәшне дә бергәләп, тырышып  үзләштерербез дигән ышанычта калабыз. Башлыйк, Аллага тапшырып.
  
Нәрсә ул – иҗтимагый сөйләм? Моңа охшаш төшенчә- терминнар фәнни хезмәтләрдә очраштыргалый: халык сөйләме, милли сөйләм, гаммәви сөйләм, массакүләм чаралар сөйләме  һ.б.ш. Ягъни телне күмәк (җәмгыятьтә) куллану рәвеше. Шулай да “иҗтимагый” сыйфаты үзенчәлерәк – анда сөйләм барлыкка китерүнең кеше белән бәйле чараларыннан тыш җәмгыятьнең аралашу максатында кулланыла торган төрле бүтән чара, корал, инструмент, институтлары (табигать, техника, интернет һ.б.) да истә тотыла. Матур әдәбият сөйләме, матбугат ..., радио ..., телевидение..., интернет...., сәхнә сөйләме дигәндә нәкъ  менә иҗтимагый сөйләмнең үзгә бер төре күз алдында тотыла да.
                       
Моңарчыгы язмаларда  телнең хәсиятен хасыйл иткән  төп категорияләренең (фонетика, морфология,  синтаксис фәнендә өйрәнелә торган) сөйләм дигән җанлы организмда-күренештә, бер бөтен булып укмашып, кешегә аралашу өчен ничек хезмәт итүен, ничек-ничек яшәвен күзалларга омтылдык. Әйтик,  татар  теле синтаксисы кануннары, һәр төшенчәне үзара бәйләп, аңлаешлы, үтемле, моңлы, аһәңле итеп җиткерү хәзинәсе татарның аңында, ата-анасы биреп калдырган яшәеш тәҗрибәсендә. Без шул тәҗрибәне “сөйләм (нәхүе)  синтаксисы” дигән фәнни  юнәлеш формасында, сөйләм категориясенең тел фәнендә булмаган үзгә категорияләре белән (фикерләмә, хәбәрләмә, фразема, лексема, морфема, фонема) һәм аларның үзгә бәйләнеш чараларын күзәтеп, гамәлгә ничек ашырылуын анализларга омтылдык.
   
Мәктәптә ана телен асылында  төзелешен өйрәнгән, әйтмә сөйләм кануннарын, тәҗрибәсен гамәли ихтыяҗдан өйрәнү мөмкинлеге алмаган кешегә биредә күзәтелгән концепция-алымнарны тиз генә, җиңел генә кабул итү, үзләштерү, гамәлдә куллана башлау шактый кыен, катлаулыдыр. Нишләмәк кирәк, татар теле абруен төшермәсен, милләтнең яшәү шарты буларак хәрәкәттә булсын, дәүләт теле буларак куллану дәрәҗәсен, даирәсен үстерсен өчен шуннан башка мөмкин түгел. Бүген мәктәптә генә түгел, югары уку йортларында да телне фәнни өйрәнүгә игътибарны киметергә тайпылу – зур хата, Моның ачы кәсәфәте үзен озак көттермәячәк һәм варисларыбыз безне моның өчен кичермәячәк.
   
Гомумән дә, бүген объектив яши торган тел системасы, аны уку-укыту эше һәм фәне дә өч яссылыкта күзалланырга тиеш: телнең төзелеше, куллану мөмкинлекләре (фонетика, лексикология, грамматика, стилистика); телне шәхси һәм күмәк куллану закончалыклары (сөйләмият); телнең халык, милләт тормышындагы иҗтимагый хәләте (иҗтимсөйләм --социолингвистика);
   
Төрле тарихи-иҗтимагый сәбәпләр аркасында телне өйрәнү барышында аның  бу юнәлешләренең нисбәтен саклап булмаган. Аерым алганда, татар социолингвистикасы махсус өйрәнүгә куелмаган. Ул егерменче гасыр ахырында гына, борыңгы тамырларына таянып, сизелерлек үзгәрешләр кичерә башлады.
 
Шушындый чын фәнни система белән шөгыльләнгәндә генә, мәсәлән,  әле һаман “томанлы” булып торган  “сөйләм – тел мөнәсәбәте” төерен ачыклау мөмкин булыр. Һәр ике категорияне  аерым-аерым да, шул ук вакытта бер-берсеннән аерылгысыз да тикшерү зарурилыгы кебек каршылыкны җиңү иҗтимсөйләм фәненең бурычы-вазыйфасыдыр.    Хәтерлисездер: “текст” төшенчә-категориясен күзәткәндә   диккать- игътибарыгыз, кызыксынуыгыз арткан иде.. Моңарчы бит сөйләмнең нигезен тәшкил иткән текст төшенчәсенә татар тел гыйлемендә гафу ителмәслек битарафлык яшәп килде. Иҗтимагый сөйләм ихтыяҗлары карашыннан күзәтә башласак, бу категориянең бихисап мөмкинлекләре ачылачагы күренеп тора.
   
Башка лингвистик категорияләрнең дә (аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, синтаксик бөтен һ.б.) иҗтимагый сөйләм системасы шартларында өйрәнелгәндә күп кенә өстәмә  сыйфат-мөмкинлекләре ачылып-ачылып китәчәгенә өмет зурдан. Менә шул әле ачылмаган мөмкинлекләрне эзләү, табуны, гамәлгә кертә баруны лингвистика һәм сөйләмият үзләренең уртак бурычы санап, бер-берсенә “заказлар бирешеп”, бер-берсенең эшчәнлеген, хезмәт нәтиҗәләрен контрольдә тотышып эш иткәндә, мондый тәртип ике фән тармагының да үсешенә китерер иде. Иҗтимсөйләм аларга төп терәк һәм ярдәмче була ала.
   
Шул ук вакытта иҗтимагый сөйләмиятнең моңарчы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән “үз проблемалары” да хәттин ашкан. Алар икетеллелек шартларында аеруча ишәя, катлаулана. Күпчелек татар гаиләләрендә көнкүреш сөйләменең язма (мәсәлән, телефон-сморфонда язышу, хат алышу) һәм әйтмә төрләрендә диалогның бер үк вакытта татарча – татарча, татарча – урысча, урысча –урысча корылуы, фикернең бер телдә уйланып та, аңда ук синхрон рәвештә тәрҗемә ителеп, икенче телдә белдерелүе һ.б. күренешләр гадәткә кереп бара. Мондый катлаулы процесста сөйләм ничек барлыкка килә, аралашу чарасы буларак тел нинди үзгәрешләргә дучар ителә, тел һәм сөйләм нормалары ничек канунлаштырыла – боларның барысына да фәнни нигездә җавап бирергә вакыт җитте. Татар теленең дәүләт теле статусы алуы уңаеннан да шуңа охшаш мәсьәләләр әледән-әле туып тора; туып торачак та.
   
Катлаулылык янә шунда, мондый шартларда фәнни-нәзәри эшчәнлек гамәли эшчәнлек белән  бергә үрелеп барганда гына аның уңай нәтиҗәләре булыр. Әлбәттә, мондый эшчәнлек  алдан планлаштырып, дәүләти колач белән күмәк хезмәт сорый, аны ялгыз галимнәр генә гүгел, хәтта аерым бер энтузиаст оешмага да ерып чыгу җиңел булмас. Өстәвенә әле, лингвистика белән, сөйләмият белән күршедәш фәннәрне дә өйрәнү, телче һәм сөйләмче галимнәрнең башка күп тармаклардан хәбәрдәр булуы сорала. Һәрхәлдә бу мөһим эшнең тәҗрибәле, сыналган фәнни үзәктә оештырылган булуы, махсус җиһазландырылган лаборатория шартларында алып барылуы зарурдыр.Шушы арада гына Татарстан Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү эше белән шөгыльләнергә тиешле комиссия оештырылуы бу кыйблада үзгәрешләр булыр дигән өмет уятып җибәрде. Бирсен Ходай. Шулай да уяу булыйк.
Заманында бездә мондый уйлар бәян ителеп, егерменче гасыр башында бу юнәләештә берникадәр җанлану да булып алган иде, тик, ни кызганыч, илдәге сәяси-иҗтимагый хәләт белән бәйле сәбәптән, аерым шәхесләрнең генә башлангычы, тырышлыгы үсеп, тамыр җәеп китә алмады.
   
Моның белән, әлбәттә, килешергә һич тә ярамый. Шунысы ап-ачык, без бу җаваплы, милләт киләчәге өчен әһәмиятле вазыйфадан берничек тә  тайпыла алмыйбыз – җәмгыять булып яшибез икән, тормышыбыз, халкыбыз, милләтебез алга барсын, тәрәккыять итсен дибез икән, тоткан кыйблабыз нәкъ шушы гына, башкача була алмый. Кешеләрнең аралашу-аңлашу процессы, аларның гомумкешелек сыйфаты һәм ихтыяҗы буларак, киләчәктә дә төрләнәчәк, катлауланачак, яшәешебездәге әһәмияте үскәннән-үсә генә барачак. Яңа сәхифәбез шушы ниятне гамәлгә ашырырга булышыр дип өметләнәбез.
 
Бу тәлгәшебездә еш кулланылачак иҗтимагый сөйләм терминының кыскача әйтелешенә (иҗтимсөйләм) күнегик әле. Аның асылын мин болай күзаллыйм:  Кеше белән тел мөнәсәбәте дөньяда иң катлаулы, кызыклы һәм хәтта тылсымлы бер күренештер. Туып, яши башлаганда ана теленә өйрәнү кешегә әлләни кыен түгел, аңа аны туганда ук әнисе бирә. Бер генә тапкыр мәктәпкә аяк басмаса да, бер генә китап тотып карамаса да, ул әнисеннән алганы белән гомер кичерә ала. Үз өендә генә, үз ишек алдында гына яшәп ятса, әлбәттә. Анда да әле ул, яңадан-яңа атамаларны белү ихтыяҗын тоеп, кешеләрнең үзара төрлечә әйтешүләрен күзәтеп, радио тыңлап, телевизор карап, тел дигән нәрсәнең аңарда гына, аның өендә генә яшәмичә, бөтен дөньяга таралган, аның кебекләрне бәйләп тота, хәрәкәтләндерә торган могҗизалы бер кодрәт икәнен аңлый, ягъни телнең иҗтимагый йогынтысын тоя башлый.
 
Ә менә аңарга әнисе итәгеннән төшеп, капкасыннан чыгып, моңарчыгы яшәү мохитен аз гына үзгәртергә, аралашу шартларын, даирәсен берникадәр генә яңартырга туры килдеме, аңарга үзендәге телнең сүз байлыгы да, аны куллану калыбы да җитми башлый. Ул тел дигән аралашу-аңлашу чарасының үзенә билгеле булмаган якларын, хәсиятләрен эзләргә мәҗбүр була; менә кайчан мәктәп кирәк, дәреслекләр кирәк, менә кайчан тел дигән катлаулы бер коралның төзелешен-тәфсирен, ягъни аның аваз, иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмлә, тезем, текст кебек буын-буын әгъзаларын өйрәнергә, моның өчен тел гыйлеменең (лингвистиканың) фонетика, морфология, лексикология, фразеология, диалектология, синтаксис дигән дистәләгән тармак-фәннәрнең фәнни казанышларыннан хасил булган белем диңгезенә чумып, энҗеләр җыярга ихтыяҗ туа.
Тик ул коралның асылын, аның өлеш-төшенчәләрен, буыннарын берникадәр белү әле ул аларны көндәлек тормышта үзеннән-үзе оста куллануны белгертми. Бер конференциядә Татарстан мәгариф министрының: «телне белү әле ул аны куллану түгел», дигәне истә калган. Саташмыйк! Телнең төзелешен без аралашу-аңлашуда нәтиҗәле  куллану өчен, ягъни дөрес, тәэсирле, аһәңле сөйләм оештырып, фикеребезне бүтәннәргә дә үтемле  итеп җиткерү өчен өйрәнәбез. Шул  максаииа өйрәнергә тиешбез!
 
Сөйләм - ул социолингвистика фәнен ачык күзаллау, аны төпле өйрәнү өчен икенче җитди баскыч. Мәгълүм фикерең булып та, аны белдерү чараларын (телне һәм телдән башка чараларны) аерым-аерым белеп, үзләштереп тә әйтереңне нәкъ менә адресатына, урынына, вакытына, ният-теләгенә ярашлы-муафыйк итеп әйтә, яза алмый азапланган очраклар язмыни?! Димәк, кешегә тел дигән чара-коралны хәрәкәткә китерү канун, ысулларын, кагыйдәләрен дә, ягъни сөйләмият фәне нигезләрен, закончалыкларын өйрәнү дә мотлактыр. Шөкер, татар теленең кулланыш мөмкинлекләре ишәю, иҗтимагый хәле активлашу, аңа ихтыяҗның арта баруы, шул ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен яңа шартлар да туа башлау сәбәпле, бу фән дә тернәкләнеп китеп, колачын җәяргә тотынды.
Әйтелгәннәрдән аңлашылса кирәк, тел гыйлеменең социолингвистика тармагы барлыкка килсен, ышанычлы үссен өчен әлеге ике баскычның булуы шарт. Икенче мәҗбүри һәм  тегеләре белән аерылгысыз шарт ул - татар теленә ихтыяҗның аерым шәхеслар (индивидлар) дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтен милләт күләмендә, аның төрледән-төрле катламнарында һәм озын тарихи чор дәвамында булуы. Тулаем алганда, бездә бу шартлар бар. Аларны белергә, гамәлдә кулланырга гына кирәк. Менә шушы ниятне тормышка ашырырга керешәбез дә инде.
                                       Илдар Низамов,
           филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 17.08.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»