|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2020 Җәмгыять
"Сүз бирәм”: Радий Хәбиров Куштауга килдеРеспублика Башлыгы Радий Хәбиров бүген, 16 августта, Куштауны яклаучылар белән күреште. Төбәк җитәкчесе экологик активистлар белән килешүгә иреште. “Башкорт сода компаниясе” дә, сез дә бүген таудан китәчәксез. Мин сезгә Куштау буенча нинди дә булса компромисска килгән карар булмыйча тауга берсе дә кермәячәк дип сүз бирәм”, — диде ул. Моңа өстәп, Радий Хәбиров Стәрлетамак шиханнары буенча җәмәгать советы булдыру турындагы тәкъдимне хуплап чыкты һәм иртәгә үк экологик активистларның лидерларын совет утырышына чакырды.
Төбәк җитәкчесе шулай ук тауны яклаучыларның “Сода” Куштаудагы хуҗалык эшләре барышында барлыкка килгән төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын җыештырырга тиеш дигән таләпләре белән килеште.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|