|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2020 Җәмгыять
Милли музейда “Җиңү диктанты”Татарстан Республикасының Милли музее “Җиңү диктанты” Халыкара мемориаль акциясен үткәрү өчен мәйданчыкларның берсе булып тора. Ул 3 сентябрьдә узачак. Әлеге акцияне “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе, Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, чит илләрдә яшәүче Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре буенча агентлык, Халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество), “Россия ветераннар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасы, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт (Рособорнадзор) оештыра. “Җиңү диктанты”нда катнашу өчен “Диктант-җиңү.рф” (диктантпобеды.рф) сайтында алдан теркәлергә мөмкин. Әлеге чара Россия һәм башка дәүләтләр гражданнарына Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тикшерергә мөмкинлек бирә торган Халыкара тарихи акция. Ул тест формасында узачак. Барлыгы 25 сорау. Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 292-00-55,292-69-5
--- |
Иң күп укылган
|