|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2010 Җәмгыять
«ГАЕПНЕ ҮЗЕҢНӘН ЭЗЛӘРГӘ КИРӘК!»Әй, бу юл дигәннәре... Кемнәр белән генә очраштырмый да, кемнәр белән генә сөйләштерми?! Тизрәк эшкә өлгерим дип, иртәнге җиденче яртыда ук таксига чыгасы иттем. Юлда озын-озак басып торасы булмады. Хәзер бу бәладән безне Теләче-Казан арасында йөрүче таксистлар коткара. Шуларның берсенә ике ир-ат һәм ике хатын-кыз төялдек. Хатын-кызларыбызның күләмле йөкләре дә бар. Өстәвенә үзләре адәм күтәрә алмаслык дәрәҗәдә авыр.
Шоферның: «Озынгамы, кыскагамы? Кыскага булса, икеләрдә үзем кереп алырмын», – дигән сорау-тәкъдименнән мин хатын-кызларның Пановка төрмәсенә юл алганлыкларын аңлап алдым. Әһә, мин әйтәм, имәндә икән чикләвек... Зур-зур сумкалар «передача» булып чыга, димәк.
Бара торгач, ханымнарның берсе – Тәскирә ханым, күңелендәге сагышларын бушатасы килгәнгәме:
– Бер дә юкка утырды инде безнең малай, – дип сүз башлады. – Ниндидер тузып беткән бер кәрәзле телефон өчен дүрт елга хөкем иттеләр үзен. Талаганда берничә егет булганнар. Шуңа да «Төркем белән талау» маддәсе буенча хөкем ителде. Кемне талаганнар диген – күршедә яшәүче түрә кешенең малаеннан тартып алганнар. Башта әтисе, гаризасын алам дип, 45 мең сум сорады, аннары сумманы 90 меңгә җиткерде. Аның кадәр акчаны каян алыйм соң?! Берсенә бер ел, безнеке белән өченчесенә дүртәр ел бирделәр. Үпкәлим дә, рәнҗим дә үзенә. Нишлисең, түзәсең инде. Балам бит, бәгырь җимешем. Өрмәгән җиргә утыртмадым, казылык кына ашатып үстердем. Алай ук иркәлисе булмаган икән шул. Кайда, кайсы урында ялгыштым икән?! Күрәчәктер инде. Аңа дүрт яшь ярым вакытта, юл һәлакәтенә эләгеп, әтисе үлде. Ялгызым гына үстердем үзен. Әни дә булышты инде. Башта авылда яши идек. Чыгышыбыз белән Актаныш районыннан без. Соңрак Чаллыга күчеп килдек. Башта «малосемейка»да яшәдек, аннары, кибеттә сатучы булып эшләп, ике бүлмәле фатир сатып алдым. Баламның бөтен дөньясы җитеш булсын дип тырыштым. Күргәнегезчә, бүген «передача» ташыйм үзенә. Хатында нинди генә «заказ»лар язмаган?! Өч көн әйбер ташыдым кибеттән.
Инде узган җәйдән бирле килгәнем юк иде. Бүген дә кунача барам. Узган кыш барган идем, кунакханәләрендә катып үләм дип торам. Хәер, аны кунак бүлмәсе дип әйтерлек тә түгел, бер барак инде шунда. Миңа төнне кечкенә генә караватта, шифоньер кадәр хатын белән янәшә ятып чыгарга туры килде. Өстәвенә күрше бүлмәдә ире янына килгән яшь хатын урнашкан иде.
– Улыгыз күпме «утырды» әле? – дим, кызыксынуымны арттыра төшеп.
– Бер елдан артып китте инде. Тагын бер ел утыргач, вакытыннан алда чыгу өчен судка биреп карыйсы килә. Билгеле инде, моның өчен төрмәдәге тәртибе яхшы булырга тиеш. Үзе әйтүенчә, тәртип бозганы юк кебек.
– Дин юлына басмаганмы соң? Анда күпләр мәчеткә, йә чиркәүгә йөри башлый, ди!
– Алдагы килүемдә дини китаплар да алып килеп караган идем. Кереп китә алмый шул. Җыенмый да, ахрысы. Эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән иде. Разряд биргәннәр үзенә. Таныклыгын гына алырга өлгерми калды. Исәбе – техникумга укырга керү иде. Хыяллары бер мизгелдә чәлпәрәмә килде. Әле менә хәрби комиссариатка чакыртып азаплыйлар. Улымны армиядән качып йөри дип уйлыйлар, күрәсең. «Утыра!» – дип кат-кат әйтеп җибәрсәм дә, һаман киләләр.
Безнең сөйләшүне сабыр гына тыңлап кайткан икенче ханым шул мизгелдә телгә килде:
– Ә менә безнеке дин юлына баскан, Аллага шөкер. Без кызым белән Мәскәү өлкәсеннән үк киләбез. Казанда яшәүче туганнарыбызга якын булыр, дип, улыбыз Татарстан төрмәсендә калуны кулай күргән иде. Анысында да Пановка төрмәсенә туры килде. Теге килгәндә үк бик ябыккан иде, мескенем. Организмы да нык какшаган. Исән-сау гына булсыннар инде, – дип тәмамлады ул сүзен.
Шулай сөйләшеп кайта торгач, Пановкага кайтып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Шофер төрмә капкасына кадәр китереп куйды үзләрен. Машина салоны иркенәеп калды. Җанлы әңгәмәдәшләр төшеп калганнан соң, беркадәр моңсу да булып китте. Без исә юлыбызны дәвам иттек.
Шофер:
– Тәскирә ханымны әйтәм, узындырган инде малаен. Казылык кына ашатып үстердем, ди бит. Кибетчеләрне үзең беләсең! Мут, чая булалар, акчага да кытлык кичермиләр. Иртәдән кичкә кадәр эштә. Билгеле инде, бала күз уңыннан, контрольдән ычкына. Төрмәгә утыруының да сәбәбе бик гади: дөрес тәрбия бирә алмаган ул. Башта хатынның үзен тәрбиялисе, туры юлга бастырасы бар әле. Бу очракта гаепне баладан эзләү – ахмаклык. Гаепне үзеңнән эзләргә кирәк, – дип әйтеп куймасынмы!..
Менә монысы медальнең икенче ягы. Мин Тәскирә ханымны кызганып, хәленә кереп сөйләшеп, сагышларын таратып кайтканда, салкын канлылык күрсәтеп, аның үзен гаепләргә алынучылар да бар икән ләбаса. Аңламассың бу дөньяны! Хәер, һәркемнең бизмәне үзенеке шул...
Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ |
Иң күп укылган
|