|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.08.2020 Бәйрәм
“MINBAR” татар-дини театрында икеләтә туй!“Мөнбәр” татар-дини театрында бүген икеләтә туй. Театрның артистлары Ленар Хамматовның (фотода) никахы, ә Илназ Сибгатуллинның туе. “Бездә бүген икеләтә бәйрәм. “Мөнбәр” татар-дини театры артистлары бүген өйләнә. Берсе никахлаша, икенчесенең туе. Бүген көне буе бәйрәм итәбез, безне югалтмагыз”, - ди театрның җитәкчесе Ильяс Халиков. “Мөнбәр” татар-дини театры дип аталучы иҗат коллективында хәзерге вакытта биш артист. Автор башкаручы Ильяс Халиков җыр көйләрен үзе иҗат итә, җыр сүзләрен хатыны Нурфия Халикова яза. Туй мизгелләрен Ильясның инстаграм сторисларыннан күрә аласыз: https://www.instagram.com/ilyas_halikov/
--- |
Иң күп укылган
|