|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Мәчет янында авария ясаган йөртүче: “Мин гомумән эчмим ул...”Toyota LC 200 автомобиле руле артындагы 39 яшьлек йөртүче ЮХХДИ инспекторына мөгаен, якынча ярты литр аракы эчеп, йоклап киткәнмендер дип сөйләгән. “Эчсәм, ярты литр аракы эчкәнмендер инде. Югарыдан түбәнгә төшкәндә йоклап киткәнмен, ахры. Әйе. Йоклап киткәнмен. Мин «ВАЗ-2105» машинасында (инспектор Эдуардны авария урынында анды машиналар юк иде дип төзәтә. — Авт.) Сездә юк ул. Мин гомумән эчмәгән идем. Гомумән эчмим мин. Эчә торган кеше түгел мин”, — дип күрсәтмәләр бирә.
ЙӨртүче вакыйга урынында медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Ә экспертизага барырга ризалаша.
Бу коточкыч авариянең видеосы Башкортстанның барлык пабликларына таралды. “Тойота Лэнд Крузер” автомобиле руле артындагы 38 яшьлек водитель каршына килүче «ВАЗ-2109» белән бәрелешә. “Девятка” исә хәрәкәт уңаеннан Hyundai Elantra, «ВАЗ-2115», Renault Kaptur һәм Audi A6 белән бәрелешә. Ә “Тойота Лэнд Крузер” бар көченә капма каршы хәрәкәт итүче Hyundai Santa Fe автомобиленә барып менә.
Нәтиҗәдә 7 машина авариягә эләгә. Кызганычка каршы, “девятка”ның 38 яшьлек йөртүчесе һәм аның пассажиры (карап торышка 30-35 яшьтә) шунда ук җан биргән. Аның тагы ике пассажирын авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә алып киткәннәр. Бүген иртән аларның берсе, һушына килә алмыйча, үлгән. Ә менә “БашДТП”ның Инстаграмдагы аккаунтында бастырылган видеодан шуны күрергә була: Кара төстәге “Лэнд Крузер” машинасы, светофорның кызыл төсенә туктаган машиналарны узып, каршы юл полосасыннан хәрәкәт итә. Шунда ук “яшел” төскә җәяүлеләр өчен юл кичүеннән бер хатын чыгып бара, очып килгән “Лэнд Крузер”ны күреп, ул туктап кала. Нәкъ шунда “Тойота” каршы юл полосасында туктап торган“девятка”га бәрелә.
Кызганыч, бик кызганыч. “Права”сы тартып алдынган йөртүче, янә руль артына исереп утырып, ничә кеше гомерен кыйган да ничә тәртипле һәм кагыйдәләрне бозмыйча йөргән йөртүчеләрнең машиналарын җимергән.
Видео астында тезелеп киткән комментарийлар арасында “төрмәдән качып котылыр әле”, “син тәртипле йөрсәң дә, өстеңә килеп менәрләр”, “бу машинада водительнең әтисе, авария ясап, кеше үтергән булган инде” дип язалар.
Һәлакәтнең ничек булганын ул хәтерләми дә. “Бәхетле”... Иң мөһиме — бер гаепсез кешеләр гомерен кыйган водитель үз җәзасын алсын иде, якын арада дөньяга ул рәшәткәнең теге ягыннан карап торыр дип ышанасы килә. Вакыт күрсәтер... Әле исә аны ике айга тикшерү изоляторына япканнар.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|