|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2020 Җәмгыять
Эшчеләре хуҗаны эштән куганнарMcDonalds тиз туклану рестораннары челтәре компаниянең элекеге җитәкчесе Стив Истербрукны судка биргән. Сәбәбе: Истербрук кул астында эшләүче хатын-кыз белән яшерен гыйшык-мыйшык тоткан. Ресторан челтәре, компаниянең корпоратив этикасын бозган өчен, элеккеге хуҗадан выходной пособиене суд аша кире тартып алмакчы. Рестораннар челтәренең хәзерге генераль директоры Крис Кемпчински белдерүенчә, Истербрукның үз-үзен тотышы McDonalds стандартларына бөтенләй капма-каршы килгән. Ул чакта Истербрукны эштән җибәрсәләр дә, пособие түлиләр. Хәзер аның алдашуын һәм ярамаган шәхси мөнәсәбәтләр дәлилләрен юк итүен һәм контракт компенсациясен алырга тиеш булмаганлыгын дәлилләгән яңа мәгълүматлар ачылган.
2019 елның ноябрендә McDonalds президенты Стив Истербрук, кул астында эшләгән хатын-кыз белән гыйшык-мыйшык уеннары өскә калкып чыккач, отставкага китәргә мәҗбүр була. Истербруктан соң кадрлар бүлеге вице-президенты Дэвид Фэйрхерст та үз теләге белән эшеннән китә. Аларның китүләреннән соң компаниянең яңа гендиректоры хезмәткәрләргә эштән соң аралашуны, бергә кафе-барларга йөрүне һәм күз-каш уйнатуларны тыйган.
Америкада эш процессына, коллектив эшчәнлегенә зур зыян салганлыктан, артык якын шәхси мөнәсәбәтләргә шулай катгый карыйлар. Безнең илдә исә киресенчә: мисалларны читтән эзлисе түгел. РФның элеккеге оборона министры Сердюковның кыланышы гына ни тора!
Автор : Кадикова Резида
Чыганак: Лента.ру
Фото: rus.postimees.ee
--- |
Иң күп укылган
|