поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.08.2020 Шоу-бизнес

Алинә Сафиуллина үрдәк-чебиләр сата башлаган

Эстраданың танылган җырчысы Алинә Сафиуллина җәйне эшкуарлык белән шөгыльләнеп үткәрә. Моңа кадәр ул җир җиләге, бал, каз, үрдәк, чеби сатса, бүген Казанга кара җиләк белән нарат җиләге алып килгән. Алинәне урамда очратып, әңгәмә корып алдык.

 - Алинә, бу җәй планнарыңны нык үзгәрттеме?

- Шундый зур планнар белән яшәдем. Җәй көне Сабан туйларында җырларга хыялланган идем. Берсе дә тормышка ашмады. Әмма мин - бөтен әйбердән дә позитив алып яши торган кеше. Элегрәк җәй көне авылга кайтып керә алмый идем. Авылга кайтырга кузгалгач та, эш чыгып кире борылган чаклар күп булды. Ә быел мин шундый озак әти-әни янында яшәдем. Яздан бирле авылда мин. Моңа кадәр җиләк, кыяр-помидор өлгергән вакытларны күрми кала идем. Быел бакчада яшелчә-җимешләр утыртып, җиләк җыеп рәхәтләндек.

- Җиләк җыю сәләте һәркемгә дә бирелмәгән. Бигрәк тә аны сату...

- Без электән җиләк җыябыз. Җиләк җыю – безнең чир ул. Бүтән бармыйм, дип арып кайтабыз да, бер-ике көннән чиләк күтәреп тагын җиләккә китәбез. Элек җиләкне үзебез өчен генә җыеп, суыткычларны шыплап тутырып куя идек. Билгеле, ул кадәр җиләкне ашап бетереп булмый. Яз көне малларга алып чыгып салдык. Үткән ел бер артист “җиләк сатмыйсыңмы?” дип сорагач, сатарга булдым. Апаларныкын да, үзебезнекен дә саттым. Быел да тик ятканчы дип, җиләк җыеп сатарга уйладым. Интернетта таныш-белешләргә, төрле төркемнәргә тәкъдим иткәч, алырга теләүчеләр күп булып чыкты. Үзем яшәгән торак комплексында да хәйран җиләк сатылды.

- Җиләк җыям дип, хәтта чит республикага да барып җиткәнсез икән.

- Туганыбыз чакыруы буенча, Мари урманнарына бардым. Без – артистлар кая да булса йөреп ияләнгән бит. Бу миңа үзенә күрә бер экскурсия булды. Андагы матурлыкны, зур-зур агачларны күрсәгез! Нинди генә үләннәр, гөмбәләр үсми! Без кара җиләк җыйдык. Куагында аеруча матур икән. Кичә кабат шунда бардык. Бүген менә сатарга Казанга алып килдем.

- Җиләк кенә түгел, башкасын да сатасың бит әле?

- Әниләр электән үк сата. Мин исә аларга ярдәм итәм. Миңа язылган кешеләр белә, мин тавыклар да, казлар да сатам. Акчасын санамыйм, миңа бу эшне башкару ошый. Әйтик, җырларга чакыралар, ди. Мин бу эшемне яратып эшлим. Өч кенә җыр сорыйлар икән, вакытка сыйсам, дүртне дә, бишне дә җырларга мөмкин. Мин моннан ләззәт алам.

- Алинә, җәй буена барлыгы күпме акча эшләдең?

- Монда бит керемне генә түгел, сарыф ителгән вакытны, ягулык чыгымнарын да исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә мин моны санап утырмадым. Шуны әйтәсем килә, бот күтәреп диванда ятарга, “эш юк” дип зарланырга кирәкми. Без җир җиләген су сибеп үстермәдек, үссен дип тирес салмадык. Ул бар, үсә, ана бары тик җыеп алырга гына кирәк. Әгәр кеше акча эшләргә тели икән, акчаны эшләп була.    

 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 12.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»