|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2020 Дин
Муллага садаканы күбрәк бирү гөнаһмы?"Мәҗлестә садака таратканда Коръән укыган муллага күбрәк бирергә тырышабыз. Бу дөресме?" дип сорый укучыларыбыз. Фатыйма Фаткуллина, "Ихлас" мәчете, Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе җавап бирә:
Бүгенге чорда Коръән мәҗлесләрендә садакага мохтаҗ булмаган кешеләргә акча яисә әйбер таратуыбыз, галимнәр фикеренчә, бүләк шәкелендә китәдер. Чөнки садака мохтаҗ кешеләргә яисә дин юлында хезмәт итүчеләргә тиешле. Әгәр аларның яшәү өчен башка керемнәре булмаса, бу бигрәк тә мөһим. Элек-электән авылда имамнарны, мөгаллимнәрне бөтен халык караган, ә алар исә үз чиратында армый-талмый дингә хезмәт иткән.
--- |
Иң күп укылган
|