|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2020 Җәмгыять
Кияүне тукталышта сәгатьтән артык көткән...Туй күлмәгендәге кәләш халыкны аптыраткан. Түбән Новгородта туй күлмәге кигән кыз бер сәгатьтән артык автобус тукталышында утырган. Бу хакта “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемдә хәбәр таралган. Киленне Мещерское күле бистәсендә 10 августта күреп калганнар. “Принцны көтә!", — дип язган шаһитлар. Кайбер интернет-кулланучылар исә, кыз ЗАГСтан качкан, яки аны битлексез анда кертмәгәннәр, дип фаразлаган.
Шунысы кызыклы: берникадәр вакыттан соң социаль челтәрләрдә кәләшнең яңа фотосурәте пәйда була. Аның янына туй кортежыннан ап-ак машина килеп туктый һәм аны билгесез юнәлештә алып китә. Бу юлы инде интернет-кулланучылар, һич аптырамыйча: “Күлмәген ломбардка тапшырырга китте”, — дип белдергән.
Билгеле булуынча, 7 август мәгълүматлары буенча, Түбән Новгородта кәләшләр өчен күлмәккә ихтыяҗ, агымдагы елның июнь аендагы белән чагыштырганда - 24 процентка, ә узган елның июле белән чагыштырганда, 21 процентка арткан.
Фото: nnov.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|