поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.08.2020 Шоу-бизнес

Таныш түгел кешеләр белән Сочига ял итәргә барган Римма Никитинага иң пычрак сүзләр аталар

Җырчы Римма Никитина фанатлары, ягъни таныш булмаган кешеләр белән Сочига ял итәргә барып кайтты. Римманың купальниктан төшкән фотолары пәйда булгач, гадәттәгечә, җырчыга дөньядагы иң пычрак сүзләрне аттылар. Римма моны ничек кичерде икән? Бу хакта үзе белән сөйләштек.

- Римма, беренчедән, курыкмыйча бер дә таныш булмаган кешеләр белән Сочига баруың турында беләсе килә. Җитмәсә, машина белән баргансыз...

- Минем логотип төшерелгән машина барлыгын беләсездер инде. Аны моннан берничә ел элек Альберт исемле фанатым үз машинасына ясады. Аннан соң ул минем шәхси йөртүчем булды, мин аңа акча түләдем. Беркөнне Альберт белән уйладык та, "кемнең Римма Никитина белән ял итәсе килә?" дигән флешмоб оештырырга булдык. Нәтиҗәдә Сочига барырга теләк белдергән өч кызны үзебез белән ял итәргә алып киттек. 5 сентябрьдә кабат юлга кузгалабыз. Бу юлы өч машина белән барырга исәп, чөнки барырга теләүчеләр шактый җыела. Безгә кушылырга теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр.

- Кияүгә чыкмаган яшь, чибәр Римма белән Сочига барырга теләүче егетләр юкмы? Ни өчен кызлар белән генә бардыгыз?

- Баар! Бик күп! Әллә курыктылар, әллә оялдылар - бармадылар шул. Менә бу юлы егетләр дә барырга тиеш. Әллә мин шулкадәр көчле күренәмме? Егетләр яныма килергә курка. Үзләре номерымны сорап язып ята, ә яныма килеп танышырга батырчылык итмиләр. Сүз уңаеннан, мин Интернет аша танышуны хупламыйм да, танышмыйм да.

- Сочиның үзендә булдыгызмы? Ничә көн ял иттегез?

- Сочиның үзендә су пычрак, кеше күп һәм пляжлар түләүле, дип ишеттем. Шуңа күрә Лазаревский районына бардык. Анда су да чиста, кеше дә аз иде. Миңа бик ошады. Тәүлек ярым бардык, тәүлек ярым кайттык, биш көн ял иттек. Ял кыйммәткә чыкмады, канәгать булып кайттым. Мин ат кебек эшли дә, ял итә дә беләм.

- Римма, купальниктан төшкән фотоларыңа тискәре комментарийлар яздылар. Андый кешеләрне "блок"ка җибәрәсеңме?

- Нәрсә генә язмадылар! Әле директка килгәннәре, ягъни сез күрмәгәннәре күпме! Сүгенеп язганнарын бетердем, чөнки Инстаграмда мәктәп балалары да утыра. Берсен дә "блок"ка куймыйм. Мине чәйниләр-чәйниләр, әмма барыбер йота алмыйлар. Начар, тискәре комментарийларны көнче һәм үз тормышы белән канәгать булмаганнар яза. Монысы көн кебек ачык.

- Фигураңа кагылышлы фикерләрне ничек кабул итәсең? Кәефең төшәме?

- Мин - кияүдә булмаган 32 яшьлек хатын-кыз. Аллага шөкер, 32 яшемдә фигурам кешегә күрсәтерлек дип уйлыйм. Аннан соң мин бит шәрә түгел, пляжда бөтен кеше купальниктан йөри. Моның бер начарлыгын да күрмим. Килешәм, рейтингым күтәрелде. Тәнкыйтькә исем китми, рәхәтләнеп язсыннар. Әгәр дә һәр тәнкыйтькә борчылып утырсам, хәзерге Никитина булмас иде.

- Рейтинг күтәрелде, дисең. Урамнарда сине таныйлармы?

- Мине күпләр таный башлады. Шунысы куандыра: араларында өлкәннәр дә бар. Мине яшьләр генә тыңлый дип уйлый идем. Алай түгел икән. Метрода яки автобус тукталышларында туктатып фотога төшәләр. Бүген үзәктән өйгә метро белән кайттым. Урамда танып эндәштеләр. Дүрт кеше белән фотога төштем.

- "Йолдыз чире" йокмасмы үзеңә?

- Юк, әлбәттә! Сүз дә юк, синең белән фотога төшәргә телиләр икән, бу - бик күңелле, рәхәт. Бүген бер апа Инстаграм битемне карап баруын, башкаларга ярдәм итүем өчен миңа һәрвакыт догалар укуын әйтте. Ничек сөенмисең инде? Мең рәхмәт!

 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»