поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.08.2010 Дин

МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗНЕҢ ТОРМЫШЫНДА ТАЙМ-МЕНЕДЖМЕНТ

«Тарихта 100 иң бөек кеше» (The 100: A Ranking of the Most Influential Persons in History) китабының кереш өлешендә Майкл Харт Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дини тормышта да, социаль-икътисадый тормышында да зур уңышларга ирешүен әйтеп үтә. Пәйгамбәрнең өммәте үзе исән чакында 4 кешедән башланган иде: хатыны Хәдичә, дусты Әбү Бәкер, туганнан туган энесе Гали, Пәйгамбәр үзе. Ә ул вафат булган вакытта мөселманнар саны берничә йөз меңгә җитә. Сәхабәләреннән 10 меңләгәне генә Мәдинәдә күмелгән, ә калганнары дөньяның төрле кыйтгаларында җирләнгән. Көнбатышта сөйләнгәнчә, Пәйгамбәр үзенең күп вакытын сугыш кырында үткәрмәгән. Күбрәк вакытын гыйбадәттә, гаиләсендә , сәхабәләре арасында уздырган. Үз вакытын да акыл белән файдалы итеп үткәргән. Бу мәкаләдә без Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тайм-менеджментын карап үтәбез.

Шулардан чыгып 4 принцип турында әйтеп китәргә була:

1 – вакытның кыйммәтен аңлау, һәрбер минутны файдалы итеп үткәрү
2 – бөтен эшләрдә дә пәйгамбәрлек кылу, һәрбер эшне ниятләгәндә мөһим пунктларын билгеләү
3 – вакытны акыллы куллануның сәясәтен булдыру
4 – бурычларны билгеләнгән вакытында үтәү

Вакытның кыйммәтен аңлау

Вакытның кыйммәте күп кенә Коръәндәге аятьләрдә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә килә. Аллаһы Тәгалә «Гаср» сүрәсендә вакыт белән ант итә. Күпчелек тәфсирчеләрнең сүзләренә караганда, бу вакытның әһәмиятен күрсәтү өчен шулай эшләнә. «Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасры белән ант итәм. 2. Дөреслектә, адәм баласы хәсрәттәдер, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектәдер. 3. Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, һәм тормыш вә дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар». «Иртә» сүрәсендә дә Аллаһ әйтә: «1. Төшкә хәтле булган вакыт белән ант итәм. 2. Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа».

Пәйгамбәрнең тормышына күз салсак, аның һәрнәрсәгә догасы булган. Мәсәлән, эш башлар алдыннан укыла торган дога, ашар алдыннан, юлга чыкканда, авырганда укыла торган дога. Боларга карап та, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тормышында буш вакыт булмаганын аңлыйбыз. Беркөнне ул вакытын бушка уздырган кеше белән күрешмәде. Кирегә кайтканда ул аның белән күреште, чөнки ул вакытта нәрсәдер эшли иде. Аллаһ илчесе моны түбәндәге сүзләр белән аңлата: «Кайбер кешеләр ике әйбернең кыйммәтен аңламыйлар: сәламәтлек һәм вакыт, шуңа күрә алар югалтуларга дучар булалар» (Бохари).

Пәйгамбәрлек эшен алып бару

Пәйгамбәрлек эшчәнлеге башланганнан бирле Мөхәммәд Пәйгамбәрнең эше ислам динен тарату белән бәйле булды. Тормышының төп максатларыннан Аллаһка гыйбадәт кылуны һәм башкаларны да Аңа гыйбадәт кылырга өйрәтүне әйтеп китәргә була. Монда ике нәрсәне күздә тотарга кирәк: кешеләрнең иң күркәме буларак, үзенең рухи үсеше, башкаларны да үз үрнәгендә иманга чакыру. Тормыш кыйммәтләре Коръәни-Кәримнән алынган. Соңгы хаҗ вакытында ул: «Үземнең Пәйгамбәрлек эшемне башкарып чыктыммы?» – дигән сорауга барысы да: «Әйе», – дип җавап бирделәр.

Атна саен планлаштыру

Ибн Габбастан килгән бер хәдистә: «Якшәмбе – орлык утырту һәм төзелеш көне, дүшәмбе – юлга чыгу, сишәмбе – кан бирү, чәршәмбе – сәдака бирү, пәнҗешәмбе – җитәкчеләргә шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итү, җомга – туйлар өчен, вакытыңны гаиләң белән уздыру, шимбә – ауга чыгу көне» диелә. Бу – зәгыйфь хәдис, шуңа күрә, шушы көндә шул ук эшләрне башкарырга димәгән. Ләкин бу хәдис планлаштыруны күрсәтә. Көчлерәк хәдистә болай диелә: «Дүшәмбе саен гыйлем алыгыз». Икенче бер хәдистә җомга саен никах укыту һәм госел коену хакында сүз бара. Аллаһ илчесенең әнә шундый көндәлеге була.

Көн саен кертелгән тәртип

Көн саен кертелгән тәртипкә карап Пәйгамбәр тормышындагы тайм-менеджмент хакында тулырак мәгълүмат алырга була. Эшчәнлеген кайбер төрләре даими рәвештә булган. Даими рәвештә булмаган эшләргә илчеләрне кабул итү, төрле очрашулар, таныш булмаган кешеләргә ярдәм итү һәм башкалар. Бу гамәлләр алдан ук планлаштырылмаганнар. Әгәр Пәйгамбәр янына килсә, вакыт булгач та кабул ителгән. Моңа мисал итеп Таиф кабиләсеннән килгән кешеләр белән вакыйганы китерергә була. Бу илчеләр берничә көн Мәдинәдә торганнар һәм көн саен Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән ястү намазыннан соң очрашканнар. Төннәрнең берсендә Пәйгамбәребез гадәттәге вакытына килмәгән, шуңа Таиф халкы шундый сорау биргән: «Йә Аллаһ илчесе, нигә син бүген соңга калдың?»

Пәйгамбәрнең көндәлек тормышы

Төп игътибарны намаз вакытларына юнәлткән, ә алар тирәсенә башка гамәлләр дә планлаштырылган. Гамәлләр ике әйбергә корылганнар: 1. Барлык гамәлләр билгеле бер вакыт аралыгында үтәлгәннәр 2. Һәрбер гамәл дә вакытына сыешырга тиеш булган.
Аллаһы Тәгалә намазны вакыты белән иңдергән, шуңа күрә, аларны вакытында укырга кирәк. Аллаһ илчесе моның хакында болай дигән: «Мөселманның иң яхшы гамәле – вакытында укылган намаз»(Бохари, Мөслим). Намазны билгеле-бер вакыт аралыгында үтәргә кирәк. Бер минутка да соңга калмаска кирәк, чөнки укылмый калган намазым дип ниятләп укырга тиеш була. Намазның вакытын белү дә мөселманга вакытның кыйммәтен аңларга мөмкинлек бирә.

Көн тәртибенә Пәйгамбәребез (с.г.в.) бик җаваплы караган. Аның вакытка мөнәсәбәтен мөселманнар да сизеп алганнар. Мәсәлән, бер сәхабә Пәйгамбәрне урамда күрә, чөнки башка көннәрдә шул вакытта өендә күрә иде һәм бу аңа гаҗәп тоелган.

Пәйгамбәрнең төнге эшчәнлеге

Сәхабәләре җиткерүенчә, Мөхәммәд Пәйгамбәр төнен өч өлешкә бүлгән. Төннең бер өлешен – гыйбадәттә, икенчесен – гаиләсе белән, ә өченчесен үзенең шәхси эшләре белән үткәргән. Кайвакытта ул сәхабәләре янында булган.

Аллаһ илчесе үзенең көндезге эшләрен кояш баегач тәмамлый. Ләкин ул кичләрен ял итмәгән, кайвакытта сәхабәләре белән сөйләшкән. Пәйгамбәребез ястү намазы алдыннан йокламаган. Гайшә җиткерүенчә, Мөхәммәд (с.г.в.) ястүдән соң йокларга яткан, төннең соңгы өлешендә намазлар укыган. Кайвакытта ул төн уртасына кадәр йокламаган.

Мөхәммәд Пәйгамбәр төннең күп кенә өлешен гыйбадәттә, намазларда һәм фикерләүләрдә үткәрә. 67, хәтта 75%ын гыйбадәттә үткәргән. Ел фасылларына карап, бу вакыт 4-7 сәгатькә сузылган. Төнге намазлар хакында хәдистә килә: «Һәрбер төнне дә Аллаһ: «Гөнаһлардан тәүбә үтенүче бармы, кичерер идем, дога кылучы бармы, догасын кабул итәр идем». Аллаһ илчесе Давыт пәйгамбәрнең төнге гыйбадәтен үрнәк итеп китерә: «Давыт пәйгамбәрнең төнге гыйбадәте иң яхшысы. Башта ул йоклап ала, аннары озак вакыт гыйбадәт кыла, аннары тагын йокларга ята һәм таң атар алдыннан тора»(Бохари, Мөслим).

Пәйгамбәрнең көндезге эшчәнлеге

Аллаһ илчесе сәхабәләренә иртәнге намаздан соң йоклауны тыя. Күп очракта ул кояш чыкканчы мәчеттә була һәм сәхабәләре белән сөйләшә. Дини темалар- дан тыш, башка кызык темаларга да әңгәмәләр булды. Кайвакытта Пәйгамбәребезне елмайган килеш тә күрә алдылар.

Аннары вакытын гаиләсенә багышлый. Ураза тотмаган көннәрдә иртәнге ашны ашаган. Күп очракта көнгә ике генә тапкыр : иртәнге ашны соңга калыбрак һәм төшке ашны ашаган. Көн уртасы алдыннан йоклап та алган һәм сәхабәләренә дә шуны киңәш иткән, чөнки төнге намазларга да вакыт кирәк. Өйләдән соң Пәйгамбәребез иҗтимагый эшләрне башкарган. Аннары тагын гаиләсе белән булган. Мәккә чорында Пәйгамбәребез (с.г.в.) Хәдичәгә никахта була. Калган хатыннарга Хәдичә үлгәч кенә өйләнә. Моңа 3 сәбәп була: 1. Тол хатыннарга өйләгән, 2. Башка кабиләләр белән дуслык урнаштыру өчен, җитәкчеләрнең кызларына өйләнгән, 3. Исламны башка хатыннарга җиткерүчеләргә өйләнгән. Өченчесе бигрәк тә мөһим, чөнки хатын-кызлар динне Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хатыннары аша белгәннәр.

Нәтиҗә

Мөселман булмаган илләрдә Мөхәммәд Пәйгамбәрне күбрәк сугышларда катнашкан дип сурәтлиләр. Ләкин бу сүз чынбарлыктан ерак. Бу мәкаләдә без аның тайм-менеджментын карап киттек. Моннан барлыкка килгән нәтиҗә көнбатыш илләренең фикерләренә туры килми. Ул тормышының күп вакытын гыйбадәттә үткәргән. Икенче урында иҗтимагый һәм гаилә тормышлары торган. Калган вакытларны да буш уздырмаган. Көн тәртибе дә тыгыз булган. Таң атканда йокламаска киңәш иткән. Ләкин төш алдыннан йоклап алырга мөмкин дигән. Аллаһ илчесе ашауда, йоклауда урталыкта булган. Буш вакытларда гыйбадәттә булырга тырышкан. Һәрбер гамәлендә дә пәйгамбәрлеген күрсәткән. Болар барысы да тайм-менеджментның төп принциплары буларак ачыкланган. 


Юксель АСЛАНДОГАН
Тatar-islam.ru
№ --- |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»