поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.08.2020 Авыл

«Фатирны кайтарып бирсен»: Чирмешәннең «Мөшбикә» мәчете тирәсендә шау-шу купкан (ВИДЕО)

«Чирмешән авылы халкы сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Безгә гаделлекне торгызырга ярдәм итсәгез иде, – дип башлана ул. – 2018 елны Әмир авылында туып үскән якташларыбыз Миндар белән Фазыл Әгъләмовлар безгә тирә-юньдә тиңе булмаган мәчет бүләк иттеләр. Моңа кадәр район үзәгенең төньягында урнашкан бер генә мәчет эшли иде.

Табигый ки, анда теләгән бар кешенең дә йөрергә мөмкинлеге булмады.  Соңгы 5 айда яңа мәчетнең имамы булып Хәбир хәзрәт Ханов эшләде.  Кыска гына вакыт эчендә ул зур эшләр башкарды.  Үсеп килүче яшь буынга бигрәк тә зур игътибар бирде.  Көч-дәрте ташып торган, олы йөрәкле, телгә бик оста булып, бөтен кешене үзенә каратып торучы хәзрәт балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр арасында бик тиз абруй яулады.  Ул бар кеше белән дә «бер дулкында» яшәде: үзе дә тыңлый белде, башкаларга да киңәшләрен бирде.  Көн саен  аңлатмалар һәм вәгазьләр  язылган видеоязмалар җибәреп торды. Районда яшәүчеләрне кызыксындырган  бар сорауларга да җавап бирде.
 
Мөселманнарның иң якты бәйрәме – Корбан гаетендә  без  Хәбир хәзрәтнең имам вазыйфасыннан  җибәрелүен ишеттек. Җитмәсә,  лицензиясен алып, аны киләчәктә эшләү  хокукыннан да мәхрүм иткәннәр булып чыкты. Иртә белән мәчеттән халык гадәттәгечә бер-берсен котлап, якты йөз, тәмле сүз белән түгел, ә  яшьле күзләр белән башларын иеп чыкты. Бу безнең  барыбыз өчен дә бик зур тетрәнү булды!
 
 Бу җирдә бер генә гөнаһсыз кеше дә юк, бәлки, аның да ниндидер кимчелекләре булгандыр.  Шулай ук һәр кешенең дошманнары да була.  Хәзрәтнең дошманнары да йоклап ятмаган. Көнләшү – менә аның иң зур сәбәбе.  Бүген исә өч бала әтисе,  иң яраткан кешеләребезнең берсе Хәбир хәзрәт безне ташлап китәргә мәҗбүр.
 
Без, яраткан хәзрәтебез Хәбир Хановны калдыруларын үтенеп, Татарстан мөфтиенә мөрәҗәгать белән чыктык. Ахыр чиктә, ул  гына түгел,   без дә зур зыян күрдек бит.  Ә нишләп әле бу хакта безнең фикеребезне беркем дә белешмәде? Хәбир хәзрәтнең китүен телисезме дип сорашмады?
 
Зинһар өчен, Чирмешән районында яшәүче мөселманнарның җан авазын ишетергә тырышсагыз иде!» дигән хат килеп төшкән.

Бу хакта социаль челтәрләрдә дә язмалар күренә башлады.
 
«…Мәчеткә яшь хәзрәт килү белән бик күп яшьләр намазга тартылды. Махсус «ватсап» төркеме булдырылды.  Хәбир хәзрәтнең «Мөшбикә» мәчете төркемендә  Чирмешән районы кешеләре генә түгел, Татарстан, Башкортстан, Ханты-Манси автоном  округында яшәүче мөселманнар теркәлгән.  Җомга намазларын шуннан тыңлыйбыз.  Үзебезне борчыган сорауларга җавапны  хәзрәтнең аудио-видео язмаларыннан алырга мөмкин.  Ник җир җимертеп эшләп йөрүче хәзрәтебезнең  эшенә аяк чалмакчылар?! Ник аны Чирмешән халкының фикерен сорашмыйча, шыпырт кына эшеннән алалар? Вакытын да дөрес сайлаганнар бит, изге Корбан гаете алдыннан. Халыкны бәйрәмнән мәхрүм итеп, халыкны чүп урынына күреп…
 
Динне санга сукмый башлаумы бу? Хөсетлекме, көнчелек эшеме? Гади халык дингә тартыла икән, бу начар эшме?! Хәзрәт мәчеткә кеше җыя ала икән, намазларга кеше йөри икән, бу – бары уңай күренеш. Димәк, хәзрәт сәдакадан гына йөрми, халык белән эш итә».
 
«Бик үкенечле хәл бу»
 
Хәтерләсәгез, Чирмешәндә бар җиһанны сокландырган бу мәчет, аны сафка бастырган абыйлы-энеле эшмәкәр Миндар һәм Фазыл Әгъләмовлар турында күптән түгел бездә дә ике язма басылды.  Аның беренчесендә Кадыйр Гомәров «Бу – минем туган авыл» бәйгесендә игелекле авылдашлары турында сөйләсә, икенчесендә журналист Фәния Арсланова күбрәк нәкъ менә Хәбир хәзрәтнең эшчәнлеген бәян иткән иде.  Шуңа да, күрәсең, бу хатны укыгач, күңелдә ниндидер аңлашылмый торган хис пәйда булды. Мөгаен, бу хәлләрдән хәбәрдардыр, аннан да объективрак фикер йөртүче булмас дип, беренче чиратта  Сургутка, Миндар Әгъләмовка шалтыраттык.
 
– Мин Хәбир хәзрәтне бөтенләй белми идем, – дип башлады ул сүзен. – Чирмешәндә иске мәчеттә имам булып эшләгән чагы иде аның.  Бервакыт шулай Себергә шалтырата. Кунакка килергә ярыймы, дип рөхсәт сорый. Карап кайтасым килә, ди.  Килде. Мин аңа Сургутны күрсәтеп йөрдем.  Ул да мәчеттә  нәрсә эшләнгәненә исәп-хисап ясады. Ошады ул миңа. Яшь кенә булса да,  бик фикерле. Яңа идеяләр белән янып тора.  Килүе дә юкка булмаган, әлбәттә. «Җомга намазларында урын җитми. Мәчеткә – янкорма, дини белем бирергә мәдрәсә салырга булыша алмассызмы?» – дип үтенечен җиткерде. Бу эшләр эшләнде.  Шунда без район үзәгенә яңа мәчет кирәк дигән карарга килдек. Хәбир хәзрәт белән бик күп җирләрдә булып, проектын сайладык. Яшь кенә булса да, бик күп нәрсәгә өйрәндем мин аннан.   Бу иман йортына  әнием Мөшбикә исемен кушарга районыбыз аксакалларыннан рөхсәт сорадык.  Ризалыкларын бирделәр.  Шулай итеп мәчет төзетү эшенә керештек. Нигезен салганда Хәбир хәзрәт тә бар иде әле.  Әмма ул  кинәт кенә  Кемерово өлкәсенең  Новокузнецк шәһәренә китеп барды.  Соңрак, районда исламның традицион булмаган агымын хуплаучы бер төркем барлыкка килгән, шулар эшләргә ирек бирмәгәннәр, дип җиткерделәр.  Хәбир хәзрәтне, зур мәҗлес ясап, елый-елый озаталар. Әмма  анда да тынычлап эшләргә ирек бирмиләр. «Мәчет милкен сатып китте», – дип, Татарстан Диния нәзарәтенә шикаять язып җибәрәләр. Бу мәсьәлә буенча Хәбир хәзрәтне   Казыйлар шурасына да чакыралар. Әмма ул кайта алмый. Мин аннан соңрак: «Ник кайтмадың шул вакытта?» – дип сораган идем. «Чакыру килгән көннең иртәгесен үк анда булырга кирәк иде инде. Мин берничек тә өлгерә алмас идем», – диде.  Күпмедер вакыттан соң, хәләл җефете бик сораганга, ахры, Казанга кайтып, «Ярдәм» мәчетенә эшкә урнаша.  Без исә Хәбир Новокузнецкида чагында яңа мәчеткә имам эзли башладык.  Новосибирск шәһәреннән Рафаэль хәзрәт Сафин килергә булды.  Тик ул анда ике ел гына эшли алды.  Мин югарыда телгә алган төркемнең башбаштаклыкларына түзә алмый,  китеп барды.  Менә шул вакытларда Казанда янәдән очраттым да инде мин Хәбир хәзрәтне. Шундук: «Әйдә, Чирмешәнгә  кайт әле», – дип тәкъдим ясадым. «Юк, кайта алмыйм. Гайрәтем чикте», – диде.  «Халык сине бик ярата бит. Аларның гозерен аяк астына салып таптамыйк инде», – дигәч, көчкә ризалашты.  Сургутта  Габделхак хәзрәт Саматовның улы  мөфти вазыйфасын башкара.  Ул Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләште.  Каршы килмәделәр.
 
Тик ул анда ярты ел гына эшләп калды. Корбан гаете алдыннан эшеннән чыгардылар. Сәбәбе – имеш, теге вакытта мәчет фатирын сатып киткән.
 
Чирмешән халкы Хәбир хәзрәт  өчен  көрәшкә күтәрелде. Игълан ителмәгән булса да, җыен үткәрделәр. Хәзер аны эшендә калдыруларын үтенеп, имза җыялар. Мин дә кайтып килдем. Район хакимияте вәкиле дә килгән иде. Алар да Хәбир хәзрәт яклы.  Халык, мәчетне төзеп, бүген дә коммуналь хезмәтләр өчен түләп торучы булгангадыр инде, безгә зур өмет баглый. Әмма, ни кызганыч, безнең белән киңәшләшүче дә булмады. Шулай килеп чыкты инде. Бик зур суммага төшереп, мәчет салдык. Хәзер инде эше беткән,  исәпләшмәсәң дә ярый дип уйлыйлар, күрәсең. Туган җиремдә, халкым өчен булгач, бернинди килешүләр төзү дә каралмаган иде шул. Хәзер әнием исеме бирелгән мәчет тирәсендә шундый гауга чыкканга,  бик уңайсыз. Үкенечле хәл инде бу.
 
Без үзебез дә гаиләбез белән дин юлында.  Хәбир хәзрәтнең вәгазьләре шулай тәэсир итте. Әйтергә кирәк, мондыйлар бер без генә түгел. Шундый кешене югалтсак, мөселманнар, татар милләте өчен бик кызганыч, әлбәттә.

 «Фатирны кайтарып бирсен»
 
Татарстан Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы башлыгы   Җәлил хәзрәт Фазлыев бу хәлгә  түбәндәгечә бәя бирде.
 
– Моннан берничә ел элек Чирмешән мәхәлләсеннән  Диния нәзарәтенә бер төркем кеше килде.  Андагы мәчетнең имамы Хәбир хәзрәт Ханов,  мәхәлләнең йортын сатып, Себергә чыгып киткән. Шул җәһәттән шикаять белдерделәр. Без, 9 казый җыелып,  карар чыгардык. Әлеге карар нигезендә Хәбир хәзрәт йортны мәхәлләгә калдырып китәргә тиеш иде. Аннан соң килгән имамга да яшәргә урын кирәк бит.   Хәбир хәзрәтне   беркем дә куып җибәрмәде,  үзе күп акча артыннан, Казыятның карарына төкереп китте. Чирмешәннән бик күп шалтыратулар да булды, мыскыл итеп китте, диделәр. Хәзер исә яңа мәчеттә эшләтәселәре килми икән, аларның тулы хакы бар, – диде ул.
 
Нәкъ шушы урында  миндә дә сораулар туды.  Бу гауганың төп сәбәбе булган, «мәхәллә йорты» дип аталган  торакның статусы, ахыр чиктә, нинди булып чыкты соң әле? Җәлил хәзрәт әйтүенчә, Хәбир хәзрәт имам булып эшкә килгәч тә, фатирны район хакимияте  гомуми нигезләрдә аның исеменә рәсмиләштергән. Ул, чыннан да, Хәбир Хановның шәхси торагы булган. Шулай булгач,  гауга нилектән килеп чыккан? Дин әһеле буларак, ул аны мәхәлләгә кайтарып бирергә тиеш иде, дип саный Җәлил хәзрәт. «Хакимият биргән фатирны ул закон нигезендә хосусыйлаштырган. Хөкүмәт каршында аның бер гаебе дә юк. Әмма ул дин әһеле бит. Казыят карарын дин әһелләре дә үтәмәгәч, ничек була инде ул? Хөкүмәт каршында ул карарның көче булмаса да, дин әһелләре каршында бар бит», – диде ул бу җәһәттән.
 
«Аллаһ ташламасын»
 
Без Хәбир хәзрәтнең үзе белән дә элемтәгә кердек.  Ул менә ниләр сөйләде:
 
– Миңа,  гаебемне танып, гафу үтенергә кушалар. Әмма минем беркем алдында да гаебем юк, шуңа күрә гафу үтенергә җыенмыйм. Ярарга тырышып гафу үтенү Аллаһ каршында да гөнаһ булып санала.  Кеше әйберенә беркайчан да тигәнем булмады, Аллага шөкер. Фатир үземнеке иде,  – диде. – 2012 елны мин Чирмешәнгә туган җирем Сарманнан имам булып эшләргә килдем.  Ике балам бар иде инде. Район мөхтәсибе мине башлык белән таныштырды.  Ул шундук бер бүлмәле фатир тәкъдим итте. Соңрак өч бүлмәлегә алыштырдылар.  2013 елны районга җитәкче булып  Наил Зарипов килде.   Без аның белән бер-беребезне бик тә аңлашып эшләдек. Тырыш, намуслы хезмәтең өчен дип, ул бу фатирны үземә бирде. Шуннан соң аны рәсмиләштереп, хосусыйлаштырдым. 2016 елны, чыннан да,  китеп бардым.  Аның ике сәбәбе бар иде. Беренчесе  –  азрак дөнья күрәсем килде, вакыт үтә, чакыручылар да күп, гел бер җирдә генә ятып булмый бит инде, дип уйладым.  Икенчесе – Чирмешәндә араларны бутап йөрүче 2-3 шәхес бар иде.  Кем икәнлекләрен әйтеп тормыйм. Аларны районда бөтен кеше белә. Шуларның берсе бигрәк тә  һәр нәрсәгә бәйләнеп, үзәгемә үтте. Новокузнецкига китеп ике генә атна эшләгән идем әле. Шул кеше, мәчетнең фатирын урлап китте, дип тавыш күтәргән. Аерым төркем төзегәннәр дә миңа каршы мәкерле планнар кора башлаганнар.   Миннән соң Түбән Камадан килгән имамга бер бүлмәле фатир сорап, башлык янына кергәннәр. Ул гариза астына «хәл итәргә» дип  имза куйган. Әмма монда бөтенләй минем фатир турында сүз бармый. Башка йорттагы бер бүлмәле фатир ул.  Шул гаризаны нигез итеп алганнар.  Икенче документ – бер хезмәт килешүен кулга төшергәннәр. 2013 елда грант оту максатыннан бер бәйгедә катнашкан идем. Шунда таләп иткәннәр иде аны. Мөхтәсиб әзерләп бетергәч, 5 ел эшләргә тиеш дигәненә игътибар да итмәдем.  Анда 1 ел дип тә, 2-3 ел дип тә куярга мөмкин иде. Бәйгедә катнашу өчен генә төзелгән иде ул. Ә мин 4 елдан китеп бардым. Анысын да эләктереп алганнар. Имеш, мин тиешле елларымны эшләп бетермәгәнмен кебек килеп чыга бит инде.

Чыннан да, Казыйлар шурасы җибәргән чакыруны алдым мин. Иртәгесен Татарстан Диния нәзарәтендә булырга тиеш идем. Мин анда берничек тә кайтып өлгерә алмас идем. Акчаны да әрәм-шәрәм итәсем килмәде. Ара ерак бит.  Соңыннан белдем: беренче битне күрсәтмичә генә, нидер ялганлап, шикаятькә мәчет картларыннан кул куйдырганнар. Бу ялган ачыклангач, без белмичә кул куйдык дип, 220 кеше имза җыйган  икенче  хатны картлар мөфтигә җибәргәннәр. Анысын үзем дә күргән идем. Документ буларак, мөгаен, ул мөфтияттә теркәлгәндер.  2017 елда Казыйлар шурасы, шушы теманы кузгатып, тагын  җыелыш җыйган. Монысында мин үзем барып торуны дөрес түгел һәм кирәксез дип санадым. Акча туздырып йөрисем дә килмәде. Мин гаиләдә бердәнбер туендыручы бит. 2019 елда, Аллага тапшырып, Казанга кайттым. «Ярдәм» мәчетендә эшләдем.  Район хакимияте, халкы, мәчетне төзегән Әгъләмовлар соравы буенча,  Чирмешәнгә килдем. Мине, бутаучылар юк, тынычландылар, дип ышандырганнар иде.  Ярты ел бик матур эшләдем. Корбан гаетенә  12 сәгать кала шушы хәбәрне җиткерделәр.  Чирмешән халкының мине яклавын беләм. Рәхмәт үзләренә.  Мин, чыннан да,  дингә радикаль мөнәсәбәтле кешеләр белән  артык  җәелеп китмәдем. Сүзем кыска булды.
 
Эштән җибәрү җәһәтеннән беркемгә дә мөрәҗәгать итәргә дә, шикаять язарга да җыенмыйм.  Бер Аллаһка мөрәҗәгать итәм. Аллаһның кодрәте киң. Моңа кадәр ташламады, моннан соң да  ташламас дип ышанам.  Һөнәрем дә бар минем – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы. Өйдәгеләрне тынычландырам, дәрт-дәрманым бар, эшләрмен, дим. Җәлил хәзрәт, бәлки, ике тапкыр чакырып та кайтмавымны башбаштаклык дип бәяләгәндер, сәбәбен әйттем, башкача Казыйлар шурасын үпкәләтерлек  гамәлем булмады.  Шөкер, кайда гына эшләсәм дә, халык яратты, мөфтият кенә яклап чыкмады.
 
Безнең җавап шул булыр
 
Әлбәттә инде, төп сүзне әйтерләр дип, без дә Татарстан Диния нәзарәтенә  мөрәҗәгать иттек. Ни кызганыч, бары тик оешманың матбугат үзәгенә генә чыга алдык. «Ватсап» аша сорауларыбызны җиткергәч, озак көттерми, җавап та килде.
 
«Мәхәллә Казыйлар шурасына Хәбир хәзрәткә шикаять белдереп мөрәҗәгать итте. Казыйлар шурасы авыл халкының мәнфәгатьләреннән  чыгып, әлеге карарны кабул итте. Карар мәхәллә әгъзалары тарафыннан хупланды».  Шушы җавап янына «Бездән җавап шул булыр» дип тә өстәп куелган иде.
 
Шул ук вакытта  16 ел халыкка хезмәттә булган имам ике мәктәп яшендәге улын, күкрәк баласы булган кызын кочаклаган хәләл җефетен ияртеп, дүрт тарафка юлга чыгарга әзерләнә…

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.08.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»