|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2020 Фаҗига
Татарстанда чокырга төшкән эшче өстенә 10 тонна ашлык өйгәннәр - чыгарга тырышса да, һәлак булганФаҗига Арча районы Түбән Курсада килеп чыккан. Анда ындыр табагын киптерү базында эшче һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитетының башлангыч мәгълүматлары буенча, 50 яшьлек ир-ат чокырга төшкәч, аның өстенә 10 тонна арыш орлыгын бушатканнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хезмәттәшләре шактый вакыт узгач кына ир-атның юклыгын күреп алганнар. Ир-ат мөстәкыйль рәвештә чыгарга тырышкан, ләкин булдыра алмаган. Һәлак булган. Тикшерүчеләр предприятиедә уздырыла торган эшләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләренә хокукый бәя бирергә ниятли. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|