|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2020 Фаҗига
Кызларының туган көненә кайтулары булган... Авария шаһитларын эзлиләрКичә Башкортстанның Туймазы районында коточкыч фаҗигадә ир белән хатын һәлак булган иде. Аларның шәхесләре ачыкланды. Алар - Туймазыдан ирле-хатынлы Миләүшә белән Руслан - бу иртәдә Ишембайга кызлары янына кайтышлары булган. Биш яшьлек сабый Миләүшәнең әти-әнисендә кунакта булган. Һәм бу көнне иртәдән аларны көткән. Тик аларга барып җитү язмаган.
- Руслан белән авария булуына без ышанмыйбыз... Бу аңлашылмый... Ул - бик яхшы машина йөртүче, күп еллар ерак араларга йөрде... Аның икенче йорты юл һәм руль иде... Ә монда шундый авария, - дип сөйләгән аларның якыннары Эльвина.
Руслан һәм Миләүшә 16 ел бергә гомер кичергәннәр, бер кыз үстергәннәр. Ир соңгы 8-9 елда теш технигы булып эшләгән, шәһәрдә аны барысы да белә һәм хөрмәт итә.
Миләүшәне бүген соңгы юлга озаттылар. Хатынны Дәүләкәндә җирләгәннәр. Руслан тумышы белән Дагстаннан, аның гәүдәсен туган якларына алып китәчәкләр.
Иртәгә Руслан һәм Миләүшәнең кызларына алты яшь тула.
Әйткәндәй, икенче йөртүче хастаханәдә. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның машина йөртү таныклыгы булмаган һәм ул исерек булган.
Корбаннарның туганнары әлеге авариянең шаһитларын эзли.
Фото: bashinform.ru
--- |
Иң күп укылган
|