поиск новостей
  • 18.06-27.08 Театральләштерелгән фольклор шоу. Туган авыл. 18:00
  • 17.08 "Кияү урлау". Тинчурин театры.18:30
  • 18.08 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 18:30
  • 22.08 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомседиясе". Тинчурин театры. 18:30
  • 23.08 "Кияү урлау".Тинчурин театры. 18:30
  • 24.08 "Мәдинә". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.08 "Матур CITY", 12+,18:30,Кариев театры
  • 25.08 "Беренче театр". Тинчурин театры. 18:30
  • 26.08 "Супер кияү", 12+,18:30,Кариев театры
  • 26.08 "Полиционер". Тинчурин театры. 18:30
  • 27.08 "Мәхәббәт күгәрченнәре",12+,18:00,Кариев театры
  • 27.08 "Кияүләр". Тинчурин театры. 17:00
  • 28.08 "Корт",12+,18:00,Кариев театры
  • 28.08 "Акча бездә бер букча". Тинчурин театры. 17:00
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек...",12+,18:30,Кариев театры
  • 29.08 "Хыялый". Тинчурин театры. 18:30
  • 25.09 Сезон ачылышы. Уникс. 17:00
  • 29.09-02.10 Гүзәл Уразова. 20 ел сәхнәдә. Уникс. 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Август
  • Марат Хөснуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Савым кәҗә сатып алам. 5 яшьтәндә өлкән булмасын. Яшел үзән районы Усаклы авылы 89093077322 Илгиз бабай
  • Питрэч районы Юнусова авылы болын печэне сатыла. Дэу рулон 180,кечерэк рулон 145. 89093080463 Алфинур
  • Әссәләмугаләйкум.Казан шәһәре Совет районыннан 1 бүлмәле квартира яки татар-мөселман кызы белән 2 бүлмәле квартира снимать итәм. Зур урам тирәсенә якын булса яхшы булыр иде. Риэлторлар,шалтыратмагыз! Тел.89091450168
  • Гармунчыга кушылып җырлар җырлап, аралашып утыру кичәсенә чакырабыз! Тулырак 8-939-31-76-370 Ләйлә
  • сдаётся 1ком.кв.по ул. Глушко 26.Для проживания имеется бытовая техника и мебель.за 15500+к/у 8965.584.66.30
  • Тандем тирэсендендэге 2 булмэле фатирнын бер булмэсенэ подселениягэ татар кызын эзлибез.89534004384
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезнең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л -1400 сум. Шулай ук чиклавекле бал, крем-бал, пжвм, огневка да бар. Казан буенча китереп бирәбез. Кирәк кешеләр шалтыратыгыз 89625497103
  • Исэнмесез Жэй коне эшлэр куп вакыт, без сезгэ ярдэм иттэбез. Ойлэр юабыз, обойлар ябыштырабыз, буяу эшлэре эшлибез. Мебельлэр жыябыз, Паласларда юабыз. Бэясе килешу буенча 89872723763
  • Салямалейкум вә рәхмәтуллахи вә бәрәкәтуху! С женой в поисках достойной работы. Мусульманская семья. 89040447111 Марат.
Архив
 
10.08.2020 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдиновага: "Сиңа 40 бит инде, башың киттеме?"

Татарстанның популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова "Эй, балачак" исемле җырына клип төшерде. Әлеге клип 60-70нче еллар стилендә булачак. Съемкаларның ничек узуы, Илсөянең хис-кичерешләре турында үзе белән сөйләштек.

- Илсөя, яңа клипның идеясе кемнеке? Ялгышмасам, анда төркемең белән тулы составта төштегез.

- Клипның идеясе - үземнеке. Төркем белән җәй буена очрашмагач, бик сагынышкан идек. Җыелышып күңелле генә клип төшерәсе килде. Барысына да иске чемоданнардан балачактагы, яшь чактагы киемнәрен киеп, уенчыкларын тотып килергә куштым.

- Съемкалар нәрсәсе белән истә калды?

- Иртәнге сәгать 7дә көлә башлаган идек. Клипны төнге сәгать 12гә кадәр төшердек. Соңыннан көлеп булмый башлады. Гомеремдә дә ул кадәр көлгәнем юк иде. Аланда шашлыклар, шулпалар пешереп, туңдырма ашап, уеннар уйнап мәш килдек. Шулкадәр күңелле көн булды! Хәтта клип төшергәнебез дә онытылды, булдыра алганча тырыштык.

- Илсөя, ул көнне кызыклы фотолар белән Инстаграмда да уртаклаштың. "Җитди итеп карап, әллә ниләр язып азапланмагыз", дидең. Менә шул "әллә ни"не язучылар булдымы?

- Язганы гел язып тора. Без, Аллага шөкер, үзебезнекен эшләп торабыз. "Сиңа 40 бит инде", "Башың киттеме?", "Юләрләндең инде", "Нигә мондый колготки кидең?" һәм башка күп төрле комментарийлар яздылар. Беләсеңме, элеп тә бирмим! Ләкин һәрбер нәрсәдән негатив эзләп утыручыларга караганда, юморны аңлап, тормышны яратып, елмаеп яши торган киң күңелле кешеләр күпкә күбрәк!

- Клип кайчан чыгачак?

- Август ахырына дип өметләнәбез. Мин бу клипны бик зарыгып көтәм! 

 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 09.08.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Ханский дом
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar