• 01.10 "Хикмәт әкиятләре", Кариев театры, 18:30
  • 02.10 "Йомрыбаш" 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.10 "КОРТ", Кариев театры, 18:30
  • 09.10-10.10 Илсөя Бәдретдинова. "Вирусыңны сатыйм". Чаллы. С.Садыкова концертлар залы. 19:00
  • 10.10 "Озын-озак балачак" (ПРЕМЬЕРА), Кариев театры
  • 11.10 "Озын-озак балачак"(ПРЕМЬЕРА), Кариев театры
  • 17.10-18.10 Иркэ. Тормыш жиллэре hэм "Бэйрэм" ансамбле. УНИКС. 17:00
  • 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 01 Октябрь Фәнил Вакказов
  • 01 Октябрь Васил Гарифуллин
  • 01 Октябрь Рәшит Минһаҗ
  • 01 Октябрь Җәваһирә Сәләхова (1925-2009)
  • 01 Октябрь Чулпан Хамматова
  • 01 Октябрь Лев Гумилев (1912-1992)
  • 02 Октябрь Рафис Хәбибуллин
  • 02 Октябрь Илсур Хөснетдинов
  • 02 Октябрь Рамил Төхвәтуллин
  • 03 Октябрь Саҗидә Сөләйманова (1926-1980)
  • Казанда узэктэ,2 булмэле фатирны арендага бирэм (по суточный) суткасы 2 000 тел 89393318928.
  • арча районы васильева бужа авылында жигелэ торган буаз 8 яшлек ат сатыла мартта срогы бэясе 9о сум
  • Компютер остэле сатам яхшы хэлдэ, зур тугел.Бэясе 650 сум. тел.89520460614
  • Сниму комнату за 8 тысяч рублей 89270344252
  • Ак.Сахаров урамында 1 булмэле кв. сдаваться ителэ. 89050232965
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Булмэ озлим снимать итергэ. 6000 сумга. Фатых Амирхан, Чистопольская, Гагарина якларында. Илии подселюсь к девочкам. 89586225377
  • Мәскәүдә 1 бүлмәле квартира сдавать итәм, барлык уңайлыклар белән, эчми-тартмый торганнарга.
  • 2 булмэле фатир сатыла. Остановка "Океан" янында. 89509488227. Собственник. РИЕЛТОРЛАР ТЫКШЫНМАГЫЗ!
  • 240920 Нагорныйда 2этажга кешелэр кертэбез озак вакытка барлык унайлыклар бар 89196877099
 
 

 
Архив
 

               

09.08.2020 Медицина

Мин ничек коронавирусны җиңдем?

“Таҗлы зәхмәт” авыруы миңа эләгергә тиеш түгел иде. Ләкин ул эләкте... Шөкер, табиблар һәм үземнең үҗәтлегем ярдәмендә мин коронавирусны җиңеп чыга алдым кебек. Хәер барысын да бәйнә-бәйнә сөйлим әле. Бәлки, кемгәдер файдасы тияр...

Әйе, дөнья буенча миллионнарны егып салган коронавирус миңа берничек тә эләгергә тиеш түгел иде кебек. Һәрхәлдә үзем, интернеттагы “диван экспертлары” фикерләренә таянып, шулай уйлый идем. Моңа нигезләр дә шактый кебек иде. Беренчедән, минем тамырлардан иң яшь IV+ төркемле кан ага. Интернет тәкърарлавы буенча, аны коронавирус бөтенләй алмаска тиеш иде. Тик... “таҗлы зәхмәт” бу хакта белми булып чыкты. Күрәсең, Интернетта утырмагандыр. Икенчедән, мин инде берничә ел фитнес-залларга йөреп, иммунитетым ныгыган, көзге-кышкы көннәрдә, халык егылып-тәгәрәп грипп, ОРВИ белән авырган мәлләрдә, йөткереп тә карамаган кеше идем. Иммунитетның да коронавирус алдында көче юк булып чыкты. Өченчедән, авыру Русиягә үтеп керү белән бөтен тирә-як “спирт коронавирусны үтерә!” дип лаф орды. Шуңа күрә, карантин көннәре башлангач, мин организмымны тыштан да, эчтән дә спирт белән даими “чистартып” тордым. Тик... файдасы гына булмады. Шулай да, үземнең һәм табибларның тырышлыгы белән мин бу “таҗлы зәхмәт”не җиңеп чыга алдым. Хәер, барысын да баштан алып сөйләү кирәктер.
 
Авыруның башлануын мин 27 июнь көнне тойдым. Тойдым дип, тоймадым да инде, аз-маз ютәлли генә башладым. Бу көнне машинада кызымны каникулларга авылга кайтарган идем, юлда кондиционер һавасы бәргәндер, дип уйладым. Икенче көнне Уфага юл алдым. Килеп җиткәндә, аяк-куллардагы барлык мускуллар авырта иде. Монысын руль артында дөрес утырмавыма сылтадым. 29 июнь дүшәмбегә туры килә иде – эшкә бардым. Үземне яхшы хис итәм. Тик бер сәер сыйфат барлыкка килде – ис сизми башладым! Бөтенләй! Хезмәттәшем Искәндәр абый янымда тәмәке тартып тора – элек мин, сигарет сасысына чыдый алмыйча, “тәмәжникләр” яныннан тизрәк “таярга” тырышсам, бүген сизми дә идем. Кичен, эштән кайткач, бераз баш әйләнүен тойдым. Температураны үлчәп караган идем – 38,7! Ни уйларга да белмәдем. Үземчә, Кояш суккандыр, бәлки, дип фаразладым. Алай дисәң, көннәр дә салкын тора иде. Тиз генә, бер-бер артлы парацетомол һәм аспирин таблеткаларын “бәреп” куйдым да йокларга яттым.
 
Икенче көнне, сау-сәламәт, күтәренке кәеф белән уяндым һәм эшкә киттем. Тик, төш җитүгә хәлләр янә начарайды. Кайтып, температураны үлчәп караган идем – 38,7! Бу юлы инде язмышны сынап тормадым, шунда ук дәваханәгә юл алдым. Анда минем кебек югары температуралылар өчен аерым корпус тәгаенләнгән булып чыкты. Кердем. Чиратта берничә кеше утыра. Һәркемне карыйлар да компьютер томографиясенә җибәрәләр. Аннан күпчелек “ике яклы пневмония” диагнозы белән чыга. Үпкәң 5 проценттан артык зарарланган икән, шунда ук “ашыгыч ярдәм” машинасы белән хастаханәләргә озаталар. Кимрәк икән, өйдә, амбулатор шартларда дәваланасың.
 
Менә минем чират та килеп җитте. Иң башта борыннан һәм авыз куышлыгыннан, тамактан коронавирус булу-булмавына тест – “мазок” алдылар. Аннары компьютер томографиясенә җибәрделәр. Тик кич җиткән иде инде – компьютер томографиясен үтәргә 1 июль иртәсенә язылып, кайтып китәргә  мәҗбүр булдым.  Кайтуыма, әллә дулкынланудан, әллә куркудан, температурам да “шыр җибәреп” төшкән иде. Гәрчә бер дару да кулланмасам да...
 
Иртәгәсен, иртә белән дәваханәгә барып, компьютер томографиясе үттем. Һәм ул ни күрсәтте, дисезме?! “Коронавирус хәвефе бик зур булган икеяклы пневмония”! Үпкә ике-өч көн эчендә 32 процентка зарарланган булып чыкты! Иң мөһиме, томография нәтиҗәләрендә “тонык пыяла эффекты” (“эффект матового стекла”) дип язылган. Бу исә коронавирусның төп күрсәткечләренең берсе. Гади пневмония – үпкә ялкынсынуында ул булмый. Күз алдына китерегез, минем үпкәнең өчтән бере эшләмәгән, ә мин аны сизмәдем дә! Ни тамак авыртмый, ни борын тыгылмаган, ни тын кысылуы юк – бары тик бераз ютәл һәм температура! Ну, шуларга ис сизмәү өстәлә инде.
 
“Ашыгыч ярдәм” чакырып, мине шунда ук Уфа районы Зубово поселогы янындагы яңа төзелгән COVID-19 коронавирусын дәвалау үзәгенә җибәрделәр. Б-12 палатасына билгеләделәр. Өч кешелек палата. Керү-чыгу ишекләре аерым. Башка палаталарда ятучылардан тулаем чикләнгәнсең, аралашу мөмкин түгел. Коридорга чыгу катгый тыела. Палатада аерым санитар үзәк – душ, бәдрәф. Телевизор, суыткыч кебек көнкүреш җиһазлары бар. Көненә өч тапкыр ашаталар. Ризык бер тапкыр гына кулланыла торган савытларда бирелә. Чума чоры, диярсең! Ашату яхшы гына. Яныңда баштанаяк саклану киемнәренә төренгән табиблар бөтерелеп йөри. Без аларны “космонавтлар” дип атый идек. Әйткәндәй, мин үземне дәвалаган бер генә табибның да йөзен күрмәдем. Ни поликлиникада, ни хастаханәдә! Урамда очратсам да танымаячакмын. Гафу итә күрсеннәр! Барлык анализларны да палатага кереп алдылар, хәтта йөрәккә ЭКГны да шунда ясадылар.
 
Мин палатага беренче булып килеп кердем. Урнашып бетү белән яныма ике кешелек табиблар “делегациясе” “визит ясады”. Сораштылар, урта бармакка махсус аппарат кигереп – тән күзәнәкләренең кислород белән тәэмин ителешен һәм йөрәк тибеше санын тикшерделәр. Минем күзәнәкләрдәге кислород күләме 95 процент тәшкил итте. Чагыштыру өчен, сау-сәламәт кешедә ул – 99-100 процент. Минем очракта хәлләр ул кадәр начар түгел иде. Табиблар әйтүенчә, әлеге күрсәткеч 94 проценттан түбән төшсә, чаң сугарга кирәк. Бу процедура “сатурация” дип атала. Аны миңа моннан соң көн дә үтәргә туры килде. Шунысы да кызык: кислород белән тәэмин ителеш күрсәткече никадәр түбән булса, йөрәк тибешләренең саны да шулкадәр арта – йөрәк, шул рәвешле, күзәнәкләрне үтермәскә, ничек тә кислородны аларга илтеп җиткерергә тырыша.
 
Табиблар, мине тикшергәч, дәвалау курсын билгеләделәр – антибиотиклар, вируска каршы препаратлар тәгаенләделәр. Көненә ике тапкыр система аша венага ципрофлоксацин, арт санга шулай ук ике тапкыр цефтриаксон дигән укол, болардан тыш, көненә дүрт тапкыр азитромицин, бронхорус, арпефлю кебек антибиотик, вируска каршы һәм үпкәдән какырык чыгаручы дарулар, борынга генферон –  барлыгы 20ләп таблетка бирә башладылар. Моннан тыш – сулыш гимнастикасы ясарга, шарларга тын тутырырга, һәм... көненә 16 сәгать корсакта ятарга кушылды. Соңгысының әһәмиятен ассызыклап, табиб уңышлы дәвалау нәтиҗәләренең 60 проценттан артыгын шушы корсакта яту билгеләвен әйтте. Шулай иткәндә, үпкәләргә авырлык азрак төшә, һәм алар тизрәк тернәкләнә икән. Тик... мин аңа ышанып бетмәдем. Шуңа баштагы көннәрдә корсакта ятмадым, диярлек. Аннан, бик күңелсез шөгыль бит инде бу. Соңыннан нык үкендем, әлбәттә...
 
Палатада өч кеше ятабыз. Икенче көнне июль иртәсендә, палатага кереп, тамактан, авыз куышлыгыннан  һәм борыннан коронавируска тест – “мазок” алып чыгып киттеләр. Әйткәндәй, аның да үз кагыйдәләре бар. “Мазок”, мотлак рәвештә, таң белән, ашамаган-эчмәгән килеш, тешләр чистартылмаган, авыз чайкатылмаган хәлдә алынырга тиеш. Ягъни, авызыгызга “җитмеш мәче кереп кунган икән” – бу яхшыга гына! Бары тик шул очракта гына анализның нәтиҗәләре дөрес булачак. Су, ризык исә коронавирусны юып, ашказанга алып төшеп китә. Моны исегездә тотыгыз!
 
Шулай итеп, дәвалау башланып китте. Палатадашларымның хәле күзгә күренеп яхшыра. Хәер, аларның үпкәләренең ялкынсыну проценты да минекеннән күпкә кимрәк: берсенең – 18, икенчесенең 11 процент кына. Дәвалауда бер генә аерма – аларга беренче көннән үк система куя башласалар, миңа, үпкәмә су җыелудан куркып, башта куймадылар. Ә хәлләрем көннән-көн начарайды. Температура 38,5 тән төшми, өстәвенә бума ютәл җәфалый, шул сәбәпле, сөйләшеп тә булмый. Әти-әни, туганнар, хезмәттәшләрнең телефоннарын да алмый башладым. Күзәнәкләрнең кислород белән тәэмин ителеше 91 процентка кадәр төште. Дәвалауның дүртенче көнендә анализларның нәтиҗәләре билгеле булды – коронавирус барлыгы рәсми рәвештә расланган! Ул минем хастаханәдән чыкканда алган “выписка”да да төп диагноз итеп күрсәтелгән. Икенчесе – ике яклы пневмония! Табиблар кислород, үпкәне ясалма вентиляцияләү турында сүз кузгата башлады. Кискен каршы төштем, чөнки ИВЛга тоташтырылган авыруларның 60 проценттан артыгы үлемгә дучар булуы хакында төрле чыганаклардан укыган идем инде. Шунда ук вена аша система куюларын үтендем. Табиблар консилиум үткәреп, вена аша көненә ике тапкыр ципрофлоксацин дип аталган дару кертә башладылар.
 
“Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума” дигәндәй, файдасы булмасмы дип, корсакта ята башладым. Һәм ни гаҗәп! Тән температурам дүрт көн буена 38,7 дәрәҗәсендә торгач, бишенче-алтынчы көннәрдә 37,3-37,4 дәрәҗәсенә төште. Ә инде 7-8 июльдә ул 36,7-36,8 дәрәҗәсендә стабильләште! Соңыннан 36,4тән югары күтәрелмәде дә! Ютәл дә күзгә күренеп кимеде, иртән генә бераз ютәлләп ала башладым! Сатурация күрсәткечләре 99 процентка кадәр күтәрелде, ә йөрәк тибеше саны минутына 67-70тән артмады. Бу инде Җиңү иде!
 
 9 июль иртәсендә коронавируска кабаттан “мазок” тапшырдым. Хәлем әйбәт булса да, куркыта – нәтиҗәләре нинди булыр! 10 июльдә әйттеләр – кабат тапшырган анализларда коронавирус табылмаган! Мин сәламәт! Ничек шатланганымны белсәгез икән! Шулай итеп, мине “иреккә” чыгардылар.
 
Шуннан соң ике атналык карантин башланды. Бу вакытта син, беркая чыкмыйча, өйдә утырырга тиешсең. Русиянең “Җинаятьләр кодексы”на коронавирус таратып йөрүчеләргә каршы мәддә дә кертелгән икән. “Таҗлы зәхмәт” белән авырганын белә торып, халык күп булган урыннарда йөрүчеләргә (әгәр аларның авыруларын берничә кешегә йоктыруы суд тарафыннан исбатланса, әлбәттә!) 500000 сум штрафтан башлап ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Әгәр син йоктырган коронавирус аркасында, кем дә булса вафат булса – биш елга, әгәр ике яки аннан күбрәк кеше үлсә – җиде елга рәшәткә артына китәсең. Поликлиникада коронавирусны тарату өчен җаваплылык хакында хәбәрдар булуымны раслаган белешмәгә кул куйдырдылар.
 
Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле. Карантинда ике атна уздыргач, хастаханәдә ятып чыккан кеше, поликлиникага барып, коронавируска соңгы тестын тапшырырга тиеш. Аның нәтиҗәсе уңай булса гына, ул эшкә чыгарга хокук ала. Чөнки, инде ахыргача терелгән дип исәпләнер өчен, бер-берсеннән 15-20 көн аралыгында тапшырылган ике тестның вирус юклыгын күрсәтүе кирәк. Шуңа кадәр кеше үзизоляциядә утырырга тиеш. Кызганычка каршы, бүген авырулар күп булу сәбәпле, дәүләт дәваханәләрендәге табибларга тест тапшыру да, аның нәтиҗәләрен көтеп алу да шактый читен. Ташырган очракта да, нәтиҗәләреңне өч-дүрт атна көтәргә туры килә. Теге “Простоквашинодагы каникуллар” мультфильмындагы Шарик исемле фотограф эт кебек: куянны фотога төшерү өчен башта ярты көн чабасың, аннары ярты көн – шул фотоны куянга тапшыру өчен. Безнең очракта куян ролендә үпкәләр чыгыш ясый инде. Шуңа күрә мин түләүле “Медис” поликлиникасын сайладым. Бәясе 1870 сумга төште. Аның каравы, 27 июльдә тапшырган анализларымның нәтиҗәләре ике көннән үк билгеле булды. Шулар буенча, 4 августта эшкә чыгарга рөхсәт бирелде.
 
Монда шуны да истә тоту кирәк: әлеге анализны ике юл белән тапшырырга мөмкин. Беренчесе – югарыда сөйләп үтелгән борыннан һәм тамактан алынган “мазок” булса, икенчесе – кан аша. Мин икенче ысулны сайладым. Чөнки ул – иң дөресе. “Мазок”, күп очракта, дөрес алынмаска мөмкин. Аның нинди шартларда алынырга тиешлеге турында язып үттем инде. Ә кан анализы һәрвакыт “дөресен сөйли”. Аны тапшырыр алдыннан берничә сәгать ашамау гына кирәк. Анализ вакытында канда “М” һәм “G” антителалары барлыгы билгеләнә. Алар бары тик коронавирус белән авыру яки аны кичергән кешеләрдә генә була. “М” антителасы үпкәдә коронавирус барлыгын һәм организмның аңа каршы көрәш алып баруын аңлата. Ул хәтта авыруның кискен чоры узып, кеше үзен сәламәт дип исәпләгән очракта да булырга мөмкин. “G” антителасы исә авыруның кискен фазасыннан соң бер-ике атна узгач, формалаша. Ул – бик шәп әйбер! Организмның коронавируска каршы иммунитеты булуын, сезгә күпмедер вакыт (табиблар бер-ике ел, диләр) “таҗлы зәхмәт” йога алмавын билгели. “М” антителасының канда нормадан узмавы (норма күрсәткече 0,8 – 1,1), ә “G” антителасының шушы нормадан күпкә артык булуы сезнең коронавирус белән авырып, тәмам савыгуыгызны аңлата. Әгәр ике күрсәткеч тә нормадан югары икән, шулай ук борчылырга урын юк – организмыгызда коронавирус утырса да, антителалар алар белән көрәшә – сез үзегез дә бу авыруны кабаттан йоктыра алмаячаксыз, башкаларга да йоктыру хәвефегез юк. Каныгызда “М” антителасы югары булып, “G” юк икән – бу авыру билгесе, кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк! Әгәр “М” һәм “G” антителаларының микъдары нормадан узмый икән, котлыйм, сез сәламәтсез, авыру кичермәгәнсез. Димәк, барысы да алда әле...
 
Шуны да өстәргә кирәк, табиблар әйтүенчә, коронавирус кичергән кешегә бик озак тернәкләнергә, реабилитация процессы үтәргә туры киләчәк. Ул уртача бер елга кадәр сузыла. Ләкин аннан соң да тынычланырга ярамый. Үпкәнең һава сыйдырышлылыгы беркайчан да авыру башланганга кадәрге күләмгә җитмәячәк. Аны арттыру өчен даими рәвештә тын алу гимнастикасы, спорт белән шөгыльләнергә, йөгерә башларга, велосипедта йөрергә кирәк. Җитмәсә, коронавирус үпкәдә операциядән соң кала торган җөйләргә охшаш эзләр калдыра икән. Алар инде югалмый, кешене соңгы көненә кадәр озата бара. 
 
Сүземнең ахырында, коронавирусны дәвалаучы табибларга, шәфкать туташларына, санитарларга чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә! Сез булмасагыз, бәлки, мин бу юлларны яза да алмаган булыр идем. 35-36 градуслы июль челләсендә, саклану киемнәренә баштанаяк төренеп, эсседән тирең суелып төшкәнен дә сизмичә, үлемечле авыруларны дәвалау – үзе бер батырлык ул! Аларның һәркайсы Герой исеменә лаек. Дәүләт аларга игътибарны тагы да көчәйтсен иде.
 
Шулай ук, укучыларым, сезгә дә әйтер сүзем бар. Аллаһы Тәгалә “сакланганны саклармын” дигән. Шуңа күрә үзегезне саклагыз! Урамга чыгарга тырышмагыз, чыгасыз икән, маска, бармакчалар киегез, кергәч, җентекләп кулларыгызны юыгыз, авыз куышлыгын чайкатыгыз! Коронавирус яныгызда йөри! Температурагыз күтәрелсә, ютәл башланса, аның үзеннән-үзе бетүен көтмәгез, табибларга мөрәҗәгать итегез! Үзеннән-үзе бетмәячәк ул! Мин дә башта бу авыруның барлыгына ышанмый идем. Тик Аллаһы Тәгалә барысын да үз урынына куеп, бу афәтне үз башыма җибәреп, ышанырга мәҗбүр итте. Кеше хаталарында өйрәнү, бу зәхмәтнең барлыгын үз башыңнан кичереп аңлауга караганда, күпкә җиңелрәк – шуны онытмагыз!   Барыгызга да сәламәтлек телим!
Фото: пиксабай
Автор: Илдус Фазлетдинов

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.08.2020
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте