|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2020 Мәдәният
Һәр чәршәмбе – «Культурная среда»Август аеның һәр чәршәбесендә cultsredakzn.ru сайтында «Культурная среда» дигән онлайн чаралар уза. Бу турыда Татарстан Милли музее хәбәр итә. Чарада өйдән дә, ялдан да, бакчадан һәм авылдан да кушылып катнашырга була. Компьютерыгыз булмаса, телефоннан да тоташырга мөмкин. Дәрес 30-40 минут бара. “Культурная среда” кысаларында актив кешеләрне төрле кызыклы дәресләр, уникаль кешеләр белән кызыклы очрашулар, Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр көтә. Кайчан нәрсә буласын шушы сайттан белеп бара аласыз: cultsredakzn.ru
Актив булыгыз! Җәйнең соңгы көннәрен заяга уздырмагыз!
--- |
Иң күп укылган
|