поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.08.2010 Җәмгыять

ҖАНИСӘП – 2010

Хөрмәтле «Казан утлары»! Март санында журналист Ф. Фәтхинең галим И. Габдрәфыйков белән «Без – татарлар!» дигән әңгәмәсе басылган иде. Мин анда китерелгән фактлар һәм фикерләр белән килешәм. Әмма минем өстәп әйтер сүзем дә бар.

«Башкортстан кызы»ның шул ук март санында 2002 елгы җанисәп турында мәгълүмат бирелгән. Андагы саннарга ышансаң, исләрең-акылларың китәрлек. Мәсәлән, безнең төп халык татарлар булган Борай районында яшәүчеләрнең 81,4 проценты башкорт булып чыга. Көлке бу, әлеге сан күпчелек чын башкортлар яшәгән төбәкләрдәгедән дә күпкә артык ләбаса! Эшләр болай барса, киләсе җанисәп алуда райондагы башкортлар саны 100 процентка да җитәргә бик мөмкин. Башкорт милләтчеләре, хөкүмәт яклавына таянып, барлык булган матбугат чараларын, радио, телевидениене эшкә җигәләр. Быелгы җанисәп елында татарлар күпләп яшәгән районнарга аеруча көчле һөҗүм оештырыла. Үгет-нәсыйхәт белән төрле башкорт делегацияләре районнарга сәфәр ясый. Бөтендөнья Башкортлары корылтаен быел үткәрү дә шул максатны күздә тота. Телевидениедән «Родословная малой родины» дигән башкорт телендәге тапшыру авылда яшәгән татарларга сезнең асылыгыз башкорт дип көн саен кабатлап тора. Районнардагы татар авылларының барысын да башкорт авыллары дип исбатларга маташалар. Шәҗәрәләрнең дә тамырларын, ялганлап булса да, башкорт милләтенә илтеп тоташтыралар.

 

Иң гаҗәпләндергәне шул: бу ялганны урындагы татар интеллигенциясеннән дә хуплаучылар бар. Мәсәлән, Уфа телевидениесеннән апрель аенда Борай районыннан ике иптәш без чын башкортлар дип ышандырмакчы булдылар. Татар телендә язып, иҗат итүче зыялылардан мондый сүзне ишетү сәер. Хакимияткә ярыйм дип үз намусыңа хыянәт итү түгелме соң бу?

 

Башкортстандагы татар матбугаты да тулаем Башкортстан хөкүмәте кул астында, шуңа күрә сүз ирегенең булуы мөмкин дә түгел. Дөреслекне язсаң, урындагы матбугатта (район гәзитләре), синең язмаңны чүп савытына гына ыргыталар, чөнки алар да эштән алырлар дип куркалардыр инде.

 

Хәер, бу темага уйлаучы да аздыр, авыл халкы да битарафлык күрсәтә, янәсе, кем дип язсалар да ярый. Менә шундый кайнардан-кайнар мәсьәлә Башкортстанның татар зыялыларын бер дә борчымый микәнни? Югыйсә белеп-күреп торалар бит. Бу турыда яраткан шагыйрьләребез Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин һәм башкалар нинди фикердә икән?

 

Әлеге вакытта китапханәләрдә тау-тау өр-яңа башкортча китаплар укылмыйча тузан җыеп ята, ә татарча китаплар бармак белән генә санарлык...

 

Җанисәп алуга санаулы гына айлар калып бара. Бу – тарихка кереп калучы мөһим вакыйга, һәм без үзебез булып калырга теләсәк, бер-бер чара күрергә, вакытны бушка уздырмаска кирәк иде. Әйе, бездә дөреслекне әйтерлек ирекле матбугат басмасы юк. Шуңа күрә, хөрмәтле «Казан утлары», сезнең Башкортстандагы коллегаларыгыз азрак кыймылдасыннар иде, йокыларыннан уянсыннар иде, югыйсә изеп-таптап китәләр бит. Бу эшне ничек башкарырга икән, газета-фәлән чыгарыпмы, листовкалар таратыпмы? Бу бит фетнә күтәрү түгел, бәлки үз хокукларыңны демократик юл белән яклау гына. Минем уемча, агитациянең халык аңын уятуда файдасы тими калмас иде.

 

Мин үзем инде пенсия яшендәге (1938 елгы) гади авыл кешесемен, махсус белемем дә юк. Сабый чактан ук мәктәптә Габдулла Тукайның «Туган тел»ен өйрәнеп үстек. Менә хәзер безнең балаларыбызны, оныкларыбызны туган телебездән, милләтебездән ваз кичтерергә телиләр. Районның «Алга» гәзитендә быел Г. Тукайның туган көнен дә искә алучы булмады. Аның каравы «асылыбыз башкорт» дигән язмаларга гел урын табыла әнә.

 

Борай районы, Бакалы авылы.


Ралиф НУРИСЛАМОВ
Казан утлары
№ 8 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»