поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.08.2020 Дин

Хайваннарны рәнҗетеп, Аллаһ ачуына дучар булма

Мәчегә ашарга биргәндә башына сугып бирмәсәң, теге дөньяга киткәч, ул «хуҗам мине ашатмады» дип зарланыр, ди. Үрмәкүчне үтерсәң, сыерың сөт бирми башлар. Бу ышанулар ислам динендә урынлымы? Дин хайваннарга нинди мөнәсәбәттә булырга куша? Казанның «Туган авылым» комплексы мәчете имам- хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән без шул турыда сөйләштек.

– Ислам динендә хайваннарга гына түгел, бөтен җан иясенә карата кадер-хөрмәт күрсәтелергә тиешле диелә. Әмма шулай да бездә «алтын урталык» дигән нәрсә бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кеше үтерергә ярамый, бу – гөнаһ», – ди, әмма шул ук вакытта, сугыш кырында яки үзеңә үлем куркынычы янаганда, үтерү рөхсәт ителә. Бу очракта ул явызлык-ерткычлык булып саналмый. Хайваннарны да сәбәпсез рәнҗетергә, үтерергә ярамый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Җирдә йөрүче нинди генә хайван яки күктә очучы нинди генә кош булмасын, алар сезнең кебек үк бер өммәт булып яшиләрдер», – ди. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә, хаксызга рәнҗетсәң, ул хайван теге дөньяда синнән үч алачак, дип кисәтә. Мәче-этләрне рәнҗетүчеләр, аларны тереләй яндыручы-тунаучылар турында еш ишетеп торабыз. Бу – бик зур гөнаһ. Әмма тыңламаган эткә сугып алу, көтүдән качкан сыерны чыбыркы белән куу тыелмый.
 
– Ислам динен аңламучылар Корбан гаетендә сарык чалуны гаепләп чыга…
 
– Динебез безгә хайваннарны үз мәнфәгатьләребездә кулланырга, чалып, итләрен ашарга рөхсәт итә. Бер хәдистә: «Хайваннарга гаделсезлек кылу белән Аллаһның ачуына дучар булмагыз. Алар таза-сау булганда утырып йөрегез һәм таза-сау булганда аларны чалып ашагыз», – диелә. Чалган вакытта да үткен пычак кулланырга, аларны азапламаска кушыла. Башка чаралар белән чагыштырганда, пычак белән чалу иң йомшак ысул булып тора.
 
Игътибар иткәнсездер: соңгы елларда сарык асраучылар артты, чөнки Корбан гаетенә сарык чалырга теләүчеләр күбәйде. Атларның да баш саны арта, алардан казылык ясап сата башладылар. Без бу хайваннарны ашау өчен махсус үрчетәбез. Аларга начар мөнәсәбәт дип кабул итәргә кирәкми моны. Әмма вакытында ашату, рәнҗетмичә карап, тәрбияләп тору – безнең өстә.
 
– Рәнҗетелгән хайван теге дөньяда үчен алачак, дидегез. Ул ни рәвешле булачак?
 
– Кыямәт көнендә бөтен җан ияләре адәм баласына шаһит булып киләчәк. Аллаһы Тәгалә аларны гаделлек өчен терелтеп чыгара һәм сорау алачак. Кем һәм кайчан, ничек рәнҗеткәнне сөйләячәкләр. Мөгезле хайван булса, ул кешене сөзә, тырнаклысы тырный, тешлесе тешли. Хәдисләрдән рәхимсезлек аркасында тәмуг әһеле булырга мөмкинлегебез турында да беләбез. Бер хатын-кыз мәче аркасында тәмугка керә. Ул аны өендә бикләп калдыра һәм мәче сусаудан, ачлыктан үлеп китә. Шул сәбәпле Аллаһ хатынны тәмугка кертә.
 
Тереклек ияләре безгә җәннәтле булырга да ярдәм итә. Сусаган эткә су эчергән өчен бер адәмнең җәннәткә эләгүе турында риваять бар. Бер кеше кое янында дымлы җирне ялап торган эткә тап була. Коега төшеп, аяк киеменә су алып, аны авызына кабып менә дә эткә эчерә. Шушы гамәле өчен ул җәннәтле була. Җан иясенә карата рәхимле булганы өчен шундый зур дәрәҗәгә менә. Сәхабәләр пәйгамбәрдән: «Әй, Аллаһның рәсүле, хайваннар өчен дә безгә савап булырмыни?» – дип сорагач, ул: «Әйе, һәрбер җан иясендә сезгә савап бар», – ди. Ул үзе дә, чапанында йоклап яткан мәчене уятырга теләмичә, чапанның итәген кисеп ала. Бу да безгә миһербанлык үрнәге булып тора. Кошларны ашату да, үсемлекләргә су сибү дә – зур савап. Рәсүлебез бер хәдисендә: «Җирдәге мәхлукларга рәхимле икәнсез, Аллаһы Тәгалә сезгә рәхимле булыр», – ди.
 
– Мәчегә ашарга биргәндә, башына сугып куярга кирәк, юкса ул теге дөньяда хуҗам ашатмады, дип зарланачак икән.
 
– Диндә бу турыда әйтелми. Бәлки, ул мәченең тугры булмавына ишарәдер. Аны ашатканыңны фәрештәләр күреп тора бит.
 
– Кош-кортлар, хайваннар да Аллаһка зикер-тәсбихләр әйтәләр икән.
 
– Коръәннең «Әл-Исра» сүрәсендә: «Әллә син күрмисеңме күкләрдә һәм җирдә булган барлык җан иясенең һәм кошларның да күктә канатларын җәйгәндә Аллаһка тәсбих әйткәннәрен? Аларның һәрберсе үзенең намазын һәм тәсбихен беләдер. Аллаһ – аларның эшләрен белүчедер… Нинди генә нәрсә булмасын, ул, Аллаһны мактап, Аңа тәсбих әйтәдер. Ләкин сез аларның тәсбихләрен аңламыйсыз», – диелә. Кошлар, бөҗәкләр, үсемлекләр, чәчәкләр – барысы да Аллаһка мактау сүзләре әйтә.
 
– Ислам динендә бөтенләй үтерергә ярамаган билгеле бер тереклек ияләре бармы?
 
– Пәйгамбәребез (с.г.с.) берничәсен чынлап та аерып әйткән. Аларга үрмәкүч, бал корты, кырмыска, каракош (сорокопут), һөд-һөд (удод) кошы керә. Соңгысының Сөләйман галәйһиссәлам гаскәрендә булуы билгеле. Бал корты, үрмәкүч, кырмыска исемнәре белән аталган сүрәләр бар. Ни өчен аерым шушы кош-бөҗәкләрне телгә алуының сәбәбе төгәл билгеле түгел. Аллаһ кына белүче. Бала вакытта үрмәкүчне үтерсәң, сыерың сөт бирми, дип әйткәннәрен ишеткән бар. Бу үзенә күрә тәрбия чарасы булгандыр инде. Бала-чагага гөнаһның нәрсә икәнен аңлату катлаулырак, аңлап җиткермәскә дә мөмкин. Сыер сөт бирми дисәң, тизрәк аңлый. Кайбер риваятьләрдә баканы да үтерергә ярамый дип килә, икенче бер риваятьтә ул телгә алынмый. Кырмыска турындагысы да шиклерәк, өйдә йөри торган кызыл кырмыскалардан күпләр изалана, аларны агуламыйча да булмый. Карга, карчыга, чаян, котырган эт, күсе-тычканны зыян булмаганда да үтерергә ярый. Кайбер галимнәр бу исемлеккә еланны да кертә.

– Диндә ау рөхсәт ителәме?
 
– Ауда киек атып, аны теләсә кайда калдырып китү тыела, чөнки бу бердән – исраф, икенчедән – сәбәпсез җан кыю. Бүгенге көндә ауга кызыксыну, азарт өчен генә йөрүчеләр бар. Аларга киек аулау процессы гына кызык. Туклану, ризык булдыру максатыннан чыкмый алар ауга. Пошиларны атып, аларны алып чыгып, эшкәртәсе килмичә, ташлап калдыручылар да бар, ди. Ашау өчен ауларга рөхсәт бар. Тик безнең өчен хәләл булганнарын гына кулланырга ярый. Бер кеше ауга йөреп, куяннарны капчыклап атуы турында сөйләгән иде. Аларны ашау өчен аткан ул. Ә үзенең бер баласы, туган вакытта, куян иренле булган. Ул моны ауга йөрүе белән бәйләп карый. Бәлки, ау вакытында шәригать кануннарын бозгандыр, ни сәбәпле икәнен әйтеп булмый. Шунысы мәгълүм: бу дөньядагыга караганда кыямәт көнендәге җәза катырак булачак.
 
– Мөселманнарга циркка, зоопаркка йөрү гөнаһ түгелме?
 
– Иректә йөргән кыргый хайванны тотып алып зоопаркка читлеккә ябып кую – гөнаһ, әлбәттә, чөнки Аллаһ аларның яшәү рәвешен шулай билгеләгән. Әмма хәзер зоопаркларда кайчандыр кулга ияләштергән, алардан туган балалары, токымнары яши. Циркка, зоопаркка йөрүне гөнаһ дип әйтеп булмый. Хайваннар, кошларның сәләтен күреп, алар турында мәгълүмат алып кайтуда гаеп юк. Тик менә әтәчләрне үзара сугыштыру тыела. Атларны Сабан туенда ярыштыру рөхсәт ителәме, дип сораучылар бар. Бу диндә тыелмый, чөнки ат ул чабышкы буларак яратылган.
 
– Ни өчен өйдә эт асрарга ярамавы турында да сөйләгез әле.
 
– Монда этнең бер гаебе дә юк. Фәкать селәгәе нәҗес булып тора һәм эт булган өй чиста түгел дигән сүз. Шуңа ул яшәгән өйгә фәрештә дә кермәс, диләр. Этне бер сәбәпсез генә тоту хупланмый, ул йә өйне сакларга, йә ауга йөрергә, яки көтү көткәндә кирәк булганда гына асрарга ярый, анда да ишегалдында гына.
 
– Кайберәүләр: «Дуңгызны ашау өчен түгел, сату өчен асрыйм», – дип аклана.
 
– Бу – ялгышу, ашау да, асрау да, сату да – гөнаһ. Ул – хәрам хайван. Аллаһ аны безгә тыйды. Дуңгыз итен ашау – шайтан гамәле. Бер хәдистә: «Хәрам ризык ашаган кеше тәмугка керер», – диелә.
 
– Сөләйман галәйһиссәлам кошлар һәм хайваннар белән сөйләшкән, аларның телләрен аңлаган икән.
 
– Аның һөд-һөд дигән кош, ишәк һәм кырмыска белән сөйләшүе билгеле. Бер риваятьтән билгеле булганча, Сөләйман галәйһиссәламнең гаскәрен күреп, кырмыска башкаларга юлдан чыгарга, өйләренә кереп китәргә куша, сезне таптап китмәсеннәр, ди. Шунда ул кошлар, хайваннарның телен аңлау хикмәтенә ирешүен аңлый.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.08.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»