|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.08.2010 Мәдәният
УЕНЖурнал редакциясенә шалтыраттылар. Бер тамашачы журналда бер артистканың яшь чагында төшкән фотосын күргән икән. Күргән икән дә мөкиббән киткән икән. Шуны журналда эшләүче хезмәткәргә белдерәсе килгән икән: – Сез беләсезме, – диде ул хисләнеп. Ул артистка татар театрының өлгесе булырлык талант. Аның турында фотокарточка белән генә чикләнмичә зур мәкалә язарга иде. Ул тудырган образлар үзләренең нечкәлеге, нәфислеге, гүзәллеге белән тамашачы күңелендә лаек урынны алалар. Мин фотодагы артистканы яшь чагында да ярата идем, хәзер дә ул уйнаган спектакльләрне көтеп алам. Ул уйнаган спектакльләрне кат-кат карыйм. Мин генә түгел, аның талантына сокланучылар бик күп. Сез аның турында күбрәк языгыз. Теләсәгез, мин үзем дә аның турында язып җибәрә алам. Аның турында мәкалә генә түгел, роман язарлык. Исән чагында ул бөек артистканың кадерен белеп калыгыз. Андый талантлар кабатланмыйлар.
Редакция хезмәткәре бала чагында музыка мәктәбенә йөргән туташ иде. Колагы сак, көйне көйдән, тавыш тембрларын аера белә иде. Телефоннан шалтыратучыны да тиз танып алды ул. Ләкин сиздермәде.
– Беләсезме, – дип дәвам итте шалтыратучы, – Сез фотосын бастырган артистканың театрда кадерен белеп бетермиләр булса кирәк, аңа нигәдер рольләр аз бирәләр. Сезонга ике-өч роль. Бу бик аз. Минем яраткан артисткам күбрәк һәм зурррак рольләр уйнарга лаек. Әгәр дә аңа багышланган мәкалә язарга авырсынсагыз, аңардан интервью алыгыз, һәм Сез ул артистканың ни дәрәҗәдә акыллы һәм тирән фикер йөрткәнен аңларсыз.
Журнал хезмәткәре шалтыратучыга зуп-зур рәхмәтләр белән бергә бик матур комплиментлар да әйтте.
– Сезнең тавышыгыз бигрәк нәфис, – диде ул, әңгәмәне куәтләп.
– Шулаймы? – дип куанды шалтыратучы. – Кайчандыр мин халык театрында уйнаштыргалаган идем.
– Әллә җырлы рольләр башкардыгызмы? – диде хезмәткәр.
– Әйе, әйе.
– Уйнаган рольләрегездән берәр җырны хәтерләмисезме.
– Ничек хәтерләмәскә? Барысы да истә. – Шалтыратучы хәтта «Галиябану» спектакленнән җыр да җырлап күрсәтте:
Читән аша чыккан чакта Бүрәнәгә абындым...
Шунда хезмәткәр кыз чак кына көлеп җибәрмәде. Шалтыратучы һаман да тавышын нык үзгәртергә тырышып сөйләвен дәвам итте. Яшь чактагы фотосы журналда басылган, бүгенге көндә пенсиядәге артистка иде бу. Хезмәткәр аңа исеме белән эндәшергә дә уйлаган иде, яхшысынмады, пенсиядә һәм инде театрга кирәкмәгән артистканы кыен хәлгә куясы килмәде. Нигә артистканың юанычын бетерергә? Бәлки, бу яшь чагын журналда күреп куанган җанның тибрәнеп, очынып алуыдыр.
Күп сөйләде шалтыратучы артистка. Журнал хезмәткәре сабырлык белән тыңлады. Үзе дә кушылып артистканы мактады. Рәхәтләнделәр сөйләшеп. Иң әһәмиятлесе – хезмәткәр артистканың үзенә игътибар өметләнгәнен аңлады. Роман ук булмаса да, аның турында бик тә матур итеп – үткән иҗат юлын искә алып, бүгенгесен мактап, киләчәген күзаллап язылган мәкаләсен журналда бастырды.
Журнал чыккач, артистка кабат шалтыратты. Бу юлы инде ул үз тавышы белән сөйләде. Рәхмәт әйтте.
– Һич уйламаган җирдән мине олылап искиткеч мәкалә язгансыз. Андый уй ничек башыгызга килде? Сезгә дә Ходай көтелмәгән шатлыклар бүләк итсен, – диде.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|