|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2020 Мәдәният
Татарстанның фольклор ансамбле ТАССРның 100 еллыгына затлы бүләк әзерлиРоссиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан затлы бүләк әзерли. Бу көннәрдә ансамбльне Казанның иң матур урыннарында һәм Казан Сабантуйлары узган аланнарда күреп була. Фольклор музыкасы ансамбле үз репертуарындагы "Чәчмә бию", "Сөлге чигәм", "Яшьлек", "Ярмәк" номерларын видеоархив өчен яздыра. Рияз Исхаков җитәкчелегендәгетөшерү төркеме -күрше Башкортстаннан. Ансамбльнең элегрәк әлеге команда белән клиплар төшергәне бар иде инде.
--- |
Иң күп укылган
|