поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.08.2010 Җәмгыять

АКЧА “ӨЛӘШҮЧЕ” АВТОМАТ

Еш кына Казан буйлап йөргәндә, тукталышларда урнаштырылган акча “өләшүче” автоматларны халык урап алганын күзәтергә туры килә. Араларында кем генә юк: бала җитәкләгән яшь парлар, егет-кызлар, абый-апалар, хәтта әби-бабайлар да шактый. Аларга карап, әллә инде бу автомат, чыннан да, капчык-капчык акча өләшә микән дип уйга каласың.

Бервакыт автобустан төшкәч, озак кына автомат колларын күзәтеп тордым. Автоматны тәмам “кочаклап” алган халыкны күзәтүе бер яктан кызык, көлкеле булса да, икенче яктан, аларны чын-чынлап жәлләү хисе туа... Олы яшьтәге уенчылар берни аңламаган, берни белмәгән кечкенә баланы хәтерләтә. Алар сабый кебек беркатлы, барына да (дөресрәге, автоматка) эчкерсез ышана. Кызганыч!

 

Каршыдагы бер абый менә инде бишенче тапкыр кесәсеннән бәхет китерергә тиешле акчасын ала. Аңа бар булган өметен баглап карый да “әйдә” дип, уенга керешә. Шулай итеп, чираттагы бәхетне – зур отышны абый тагын кулдан ычкындырды. Зарыгып, өметләнеп көткән отыш урынына автомат кабаттан “тек-тек-тек” дип чек бастыра...

 

Шактый озак кына күзәтсәм дә, кесәсе калынайган берәүне дә күрү насыйп булмады. Киресенчә, такырайган кесә белән уфтанып, кул селтәп китүчеләр генә иде монда.

 

Бераздан автомат тәмам ялгызы гына калды. Әллә инде кешеләрнең акчасы бетте, әллә уен тәме калмады, әллә акылларына килеп, өйләренә кайтып киттеләр...

 

Тик автоматның ялы озакка сузылмады! 1-2 метрлы чеклар белән урап алынган “акча машинасы” янына 65 яшьләрдәге ак чәчле бер апа килеп басты. “Аба-а-ау, әллә бу апа да акылдан язганмы? Әллә ул да уйнарга җыенамы?” – дип уйлап, бар игътибарымны аңа юнәлттем. Чыннан да, ул кесәсеннән беренче “бәхетен” алды. Тик автомат кына аңа “шиш” күрсәткәндәй, озын чек бастырды. Ә апаның исә әллә ни исе китмәде, кесәсеннән чираттагы акчасын алды. Һәм тагын шул ук хәл – “тек-тек-тек”... Апаның азартлы, шулхәтле беркатлы булуы мине таң калдырды. Нигәдер, аны бу ялгыш адымнан коткарасым, туктатасым килде. Акча “өләшүче” машина янына киттем...

 

Гомеремдә дә мондый уеннар уйнап караганым булмаганга, азартлы уенчы кыяфәтенә керү, ай-һай, авыр булды. Тамак та кырып карадым, эчтән үземне тынычландырырга да тырыштым – булмады. Ахыр чиктә үз-үзем булып калырга карар кылдым.

 

– Здравствуйте, – дим теге апага русча, калтыраган тавыш белән.

 

– Здравствуй, кызым. Играть чтоли? – дип, вата-җимерә русча җавап бирде апа.

 

Татар икәнлеген белгәч, бөтенләй аптырап калдым. Нигәдер, татар кешесе мондый адымга бара алмый дип уйлый идем. Ялгышканмын. Акча - акча инде ул! Аңа рус кем дә, татар кем?! Бар да аның колы!

 

Күпме кеше шушы автомат тирәсендә бөтерелә. Миңа да кызык булды. Уйнап карыйсым, нигә бу автоматтан шулай аерыла алмауларын беләсем килә. Тик уенның тәртибен белмим.

 

– Бер дә кыен түгел ул. Хәзер өйрәтәм, – дип, апа миңа “оттырышлы отыш” серен ачты.

 

Тәвәккәлләп, кесәмдәге биш сум акчаны автоматка салдым. Байлык автоматы бик тәмләп кенә акчаны йоткач, миңа да “тек-тек” итеп, чек бастырып бирде. 1 метрдан артык бастырылган чекта “юләр син, юләр” дип язылган сыман тоелды миңа.

 

– Борчылма, бер булмаса, икенчесендә була ул. Сал тагын бер биш сум, - ди теге апа.

 

– Юк, монысы да бик җиткән. Уйнамыйм бүтән.

 

– Бигрәк куркак икәнсең. Бер дә өметне өзәргә ярамый. Отачагыңа ышанырга кирәк!

 

– Әти-әниемнең эшләп тапкан акчасын шушы җансыз, ялганчы автоматка ашатырга теләмим! Үз вакытында туктый белергә кирәк. Сезнең кебек автомат колы буласым килми минем, – дип читкә киттем.

 

Апаны ялгыш адымнан коткару бурычын, кызганыч, үти алмадым. Ул әле миннән соң да автоматны “ашата” калды. Күрәм, әйткән сүзләрем аңа барып җитмәгән...

 

Кулымдагы чекка тагын бер кат уфтанып карадым. Шулай инде, эт кыланганны бет тә кыланып карарга тиеш – 5 сумга 1 метрдан артык озынлыктагы чек алдым бит!


Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ | 11.08.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»