поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.08.2020 Ана теле

Ана теле: Тел кануннарын – сөйләмгә. Йомгак урынына

Бу өстәмә хакында без сингармонизм канунын сөйләмдә куллану турындагы язмаларга интернетчылар фикеренә җавап бирергә әзерләнгәндә уйландык. Ул көннәрдә гаммәви чараларда Мәскәүдә Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан парад турында күп сөйләнелде. Аерым сүз-терминнарга карата да төрлелек, бәхәсләр булып алды. Беркөнне телевидениедән каләмдәшем “марш үтәме, әллә узамы?” дип сорады.

Чөнки ике радио ике төрле сөйли иде. Кайберәүләр шул мәгънәгә нәкъ шул сүз таба, тәгаенли  алмаганга “марш ясый”, “марш башкара” кебек бик үк төгәл булмаган алынма-калька терминнар кулланып котылмакчы иде. Фәнни нигездә фикер йөрткәндә дөрес нәтиҗәгә килеп булыр иде. Бер үк мәгънәгә ике төрле лексема куллану ул үтү белән узу абсолют синоним дип санаудан килә. Ялгыш фикер. Абсолют синоним гомумән булмыйдыр --  нәкъ бер мәгънәле ике сүзне халык кулланышта тотмас. Димәк ки, үтү белән узуда мәгънә аерымлыгы бар.
   
Шәхсән үз тоемлавым болай: ике төшенчә дә хәрәкәт белән бәйле: үтү – син (трибунадагы тамашачы, капка төбендә иртән сыер  көтүен  озатып торучылар һ.б.) хәрәкәтсез, тик басып торасың, синең яныңнан үтәләр. Шул вакыт безнең яннан үтеп баручы  сыерларның берсе икенчесен узып китә. Икесе дә хәрәкәттә.
   
Сөйләмнең төгәллеге өчен мәгънәнең бик нечкә төсмерләрен дә аерып билгеләү әһәмиятле. Акыл белән эш иткән тел бу таләпне үтәргә сәләтле, бу максатны үтәр өчен аның үзгә закончалыклары береккән. Мәсәлән, мәгънә төсмерен төрләндерү өчен авазлар үзгәрешен төрләндерү кагыйдәсе барлыкка килгән. Әйтик, мәгълүм т – д – з үзгәреше (катын-кадын-казын (казан)-каен) бу очракта үтү-узу чагылышын алган. Шул ук вакытта монда сингармонизм закончалыгы да чагылыш таба: үтү-уту, узу-үзү вариаантларының булу очрагын да истән чыгармаска кирәктер.
   
Сөйләмебез, мотивлары (кемгә, нинди нияттән, нинди шартларда белдерелүенә) үзгәреп торуга карап, телдән төрлечә файдаланырга мәҗбүр. Шөкер, телебез шундый ихтыяҗны да канәгатьләндерерлек бай. Белеп, куллан гына. Ашыгып, иренеп, үзеңдә үк ризасызлык тудырган ялгышлар әле күпме китә. Кайберләре онытылмый, сабак булып,зиһендә саклана. Уртаклашыгыз әле. Менә бу язманы теркәп утырганда Татарстан радиосы шимбә концерты бирә.Бәширә Насыйрова җырлый: Көзге ачы җилләрдә... Өч лексемадан торган бу тавыш (көй) синтагмасы калынлы—нечкәле, ә бит сингармонизм канунына ярашлы рәвештә йә нечкә генә, йә калын гына ишетелсә, чын табигый саф татарча булып, саф татарча булып, күңелдә ризалык тулырыр иде. Тыңлагыз әле: Көзге әче җилләрдә...
   
Һәрхәлдә, бу тема белән кызыксыну көндәлек шөгыльгә әйләнсә дә зарары юк. Хәтерлим:    беренче канунга керешкәнче үк әле интернетчыларыбыздан да, болай аралашучылардан да кызыксыну, сораулар ишетелгәләп тора иде. Үземә дә тел фәнендә моңарчы ул кануннар турында ни сөйләнелгән, бәян ителгәне турында  өстәмә кызыксынырга туры килгән иде. Менә мондый фикер-тезис аеруча истә калган: Лотфи Яфаров: “Тел гыйлеме буенча ирекле дискуссиягә (егерменче гасырның илленче еллары – Н.И.) кадәр тюркологиядә төрки телләрнең барысына, шул исәптән татар теленә хас булган тик бер генә закон, сингармонизм законы, турында гына сөйләнелә иде. Телдәге башка бик күп күренешләр объектив закон булып исәпләнеп йөртелмәделәр һәм тел үсешенең закончалыгы күзлегеннән каралып тикшерелмәделәр. Ә бу хәл практикада ялгыш нәтиҗәләр ясауга, тел фактларына каршы куелган кагыйдәләр төзүгә китереп чыгара иде.
 
...Совет тел белемендә нәкъ шушы мәсьәлә буенча, җәмәгатьчелекнең киң һәм актив катнашуы белән, фикер алышулар үткәрелде. Шуның нәтиҗәсендә телдә бер-берсенә диалектик тыгыз бәйләнештәге гомуми һәм хосусый эчке законнарның хәрәкәт итеп торулары ачыкланды.  Телнең гомумән күп гасырлар буена сакланган үзенчәлеге, аның сүзлек составы, төп сүзлек фонды һәм грамматик төзелешләрнең тотрыклылык һәм үзгәрүчәнлек дәрәҗәләрендәге төрлелекләр гомуми эчке закон булып саналалар. Иске сыйфат элементларының әкренләп бетә баруы, яңа сыйфат элементларының тууы, милли үзьяшәешлеген саклау сәләте кебек күренешләр дә тел үсешенең гомуми эчке законнарына керәләр. Чөнки болар барлык телләр өчен дә гомуми. Димәк, алар һәрбер телдә төрлечә гәүдәләнә, хосусый законнар белән бик тыгыз бәйләнештә яшиләр. Хосусый яки, академик В.В.Виноградов сүзләре белән әйткәндә, милли-индивидуаль эчке законнарга һәрбер аерым телнең яки семья һәм ыруг телләре группаларының конкрет үз эчендәге үсеш үзенчәлекләре, үсеш тенденцияләре керә.   Б.А.Серебренников болай ди (“Тел үсеше эчке законнарының асылын ачыклауга карата” (Доклады и сообщения. Институт языкознания,1953): “Тел – иң катлаулы күренеш. Ул – кеше фикерләвенең практик гәүдәләнеше генә түгел, бәлки шул ук вакытта бу гәүдәләнешнең бик төрле характердагы закончалыклар хәрәкәт иткән материаль средстволар системасы да”. Лотфи Яфаров дәвам итә: –  Телдәге теге яки бу дәвамлы, тотрыклы күренешләр, үзгәреш тенденцияләре – һәммәсе дә эчке законнар хәрәкәтенә буйсынган булалар.. Менә шушы законнар белән исәпләшеп бетмәү нәтиҗәсендә, тел өчен чит булган ясалма һәм көчләп  тагылган очраклы кагыйдәләрнең теге я бу телдә табылуы мөмкин, әлбәттә. Ләкин телдәге мондый очраклы һәм тел законнарына каршы килә торган хәлләргә тел озак түзеп тора алмый. Ул аларны үзләштерә алмый, шуңа күрә алардан арынырга тырыша. (ындыр, ыңгырчак, ычкын, ызгыш, энҗе сүзләренең ндыр дип язылу мисалы);   Яшәп һәм хәрәкәт итеп тора торган тел законнары, табигать законнары кебек, үзләреннән-үзләре генә, кешеләрдән бәйсез рәвештә генә тумаганнар, бәлки телнең иҗатчысы, иясе булган теге яки бу халыкның практик эшчәнлекләре уңаенда туганнар”.
 
Сүз уңаеннан телләрнең төп кануннарын белүнең әһәмиятен янә бер искә төшереп үтү артык булмас дим. Атаклы лингвист Лев Успенскийның  бер гыйбарәсе истә тора: “Тел материалыннан, табигый тел матдәсеннән азат, шәрә фикер була алмый. Шуңа күрә дә кеше ничек уйлый, фикерли икәнен, аның уйлавы нинди законнар белән башкарыла икәнен беләсебез килсә (шуннан  да мөһимрәк тагын нинди ният була алыр?), эшне тел законнарын өйрәнүдән башларга кирәк”.
   
Янә бер фикерне дә искә төшерик әле. Газетка даими язучы хөрмәтле укучыбыз  Зәрия Хәбипованың ана телебезне кайгыртып язган җитди язмасыннан бер өзек: “Без телебезнең камиллеген, гади, төгәл грамматикалы булуын, кыска сүзләрнең  күп булып, уйлаган фикерне шулай ук төгәл, тиз җиткерү мөмкинлегенә ия икәнен онытабыз. Ә бу фикерләүдә, язуда, китап бастыруда экономия барлыкка китерә, эшне тизрәк башкарырга мөмкинлек бирә бит. Ник галимнәр халыкка татар теленең өстенлекле яклары турында сөйләми? Гаепләрләр дип куркалармы? Бу бит чынбарлык, исбатланган әйберләр”. (Татарстан яшьләре, 2019, 4 апр.). Килешегез, ана телебезнең төп кануннары турында хәбәрдәр булганда гына шушындый гамәли әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкиндер.
   
Сөйләмият гамәлияте өчен аеруча кирәкле бу теманы алга таба да  үзләштерүдә иҗади уңышлар теләп калабыз.
   
Бу гамәл алдагы теманы – “Татар телен иҗтимагый сөйләмдә куллану нигезләре (социолингвистика)” тармагын үзләштерергә  керешү өчен дә файдалы булыр. Аллаһы кушып, Матбугат.ру фатыйхасы белән без аңа озакламый керешербез.
                                      Илдар Низамов,
                        филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 06.08.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»