• 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 29.10 Микулай, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 30.10 Премьера!"Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00 һәм 13:00
  • 30.10 "Яратып туялмадым", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 31.10 Премьера "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 11:00
  • 31.10 "Шәй-бу, Шай-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 02.11 "Хикмәт әкиятләре", 6+, Кариев театыр, 18:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 04.11 "Корт", 12+,Кариев театры, 18:00
  • 05.11 Премьера! "Бәхетле көнем", 3+, Кариев театры, 13:00
  • 05.11 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 06.11 "Кәҗүл читек", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 06.11 "Шәй-бу, Шәй-бу!", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 07.11 "Сәлам, Актәпи",3+, Кариев театры, 13:00
  • 07.11 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 10.11 "Озын-озак балачак", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
Бүген кемнәр туган
  • 25 Октябрь
  • Нурихан Фәттах (1928-2004) - язучы
  • Афзал Таһиров (1890-1937) - язучы
  • Мамадыш районында иртә буаз тана сатыла, бәясе килешү буенча, тел.89172470972
  • Бер булмэле квартир,гостинка,студия снимать итэм,укып эшли торган татар кызы,ДРКБга якын булса бик яхшы булыр иде или якын-бирэ районрдан советский,и тд.2булмэле квартирга бер кыз янына подселениега да керергэ риза.тел:8962-575-68-53.
  • Корбанга, гакыйкә, нәзергә сарыклар бар. Казанга, Биектауга, Питрәчкә китереп бирәбез. Барлык бәясе 8000 мең. 89179113219
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ЗАРПЛАТА 15-17 МЕН ТЕЛ 89957664503
  • Открыта вакансия на должность бухгалтера , экономиста в бюджетное учреждение в с.Актаныш тел 88555232062, 88555232034
  • Ноябрь бэйрэмендэ суелачак яшь ярымлык угез итенен ике ал боты сатыла.кг 330 сумнан тел 89027113070
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла.Газ, су кергэн. 89534073195
  • Торле породалы тавыкларны бик арзан бэягэ сатабыз. Кученеп киту сэбэпле 89274897219
  • В Казани семейная пара снимем однокомнатную квартиру, без детей и животных, РИЭЛТОРАМ ПРОСЬБА НЕ БЕСПОКОИТЬ!!! 89046705587(18+КУ)
  • Детскому саду №100 Советскому району требуются воспитатели,ст.медсестра адрес ул.Кирпичная 2а телефон 295-54-15
 
 

 
Архив
 
06.08.2020 Дин

Татарстанда Корбан бәйрәмендә 35 меңгә якын корбан чалганнар

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте узып киткән Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр чыгарды. Югары дәрәҗәге әзерлек һәм оештыру нәтиҗәсендә, олуг бәйрәм мөселманнарга гына түгел, республиканың барлык күпмилләтле халкына да чын шатлык бүләк итте. Шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр – аларга, Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алучыларга, – милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды.

2020 елда республикабызда ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре карамагында корбан чалу гамәлен башкару өчен 33 мәйданчык оештырылды. Нәзарәтнең корбан чалу урыннарында барлык корбанлыклар санитария тикшерүен һәм ветеринария күзәтчелеген үтте. Корбан көннәрендә калдыкларны үтилләштерү тәэмин ителде.
 
Татарстан Республикасында махсус оештырылган 33 урында барлыгы 7827 мал (шулардан 7799 сарык һәм 28 сыер) чалынды. Шул ук вакытта, халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанның шәхси цехларында һәм шәхси хуҗалыкларда, ким дигәндә, тагын 27 152 мал-туар корбанга чалынды (шулардан 26 977 сарык һәм 175 сыер). Шулай итеп, 2020 елда республикада 34 979 хайван суелды (шулардан 34 776 сарык һәм 203 сыер).
 
Казанда 5347 баш хайван корбанга чалына. Башкаланың мөхтәсибәтләре арасында бу күрсәткеч буенча иң алдынгысы булып Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары тора – биредә корбанлыкларның саны 2220-не тәшкил итә. Шулай ук актив районнарның берсе – Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтендә 1841 сарык суела. Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында лидер булып һәрвакыттагыча Тукай мөхтәсибәте тора: биредә 1703 сарыкны корбанга чалдылар. Аннан соң Саба (1439 баш), Теләче (1302 баш), шулай ук Буа (1206 баш) мөхтәсибәтләре килә.
 
Корбан бәйрәменең иң мөһим өлеше булып халыкның мохтаҗ катламнарын ит белән тәэмин итү тора. Мохтаҗларга күпләгән актив азык-төлек ярдәмнәрен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды күрсәтте. Мөфтияттән корбан ите алучылар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр бар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фондыннан бәйрәм күчтәнәче Казанның 750 аз керемле гаиләсенә өләшенде. Аларга 2,68 тонна ит бирелде. Шулай ук 810 кг ит республиканың 5 социаль учреждениесенә җибәрелде. Алар барысы да социаль юнәлештәге әйдәп баручы алдынгы оешмалар: беренче балалар хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1-нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, Яшел үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Татарстан Республикасы Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы. Шулай итеп, мохтаҗларга, аларның милләтенә һәм диннәренә бәйсез рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды 3,5 тонна корбан ите тапшырды.
 
Моннан кала, “Зәкят” фондыннан тыш, нәзарәтнең корбан чалу мәйданчыгына мохтаҗларга дип атап корбан итләренең аерым партиясен Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе (МАИБ)  тапшырды – барлыгы 2,3 тонна күләмендә ит (70 сарык һәм 4 сыер)  Казанның сукбайлар өчен приюты - Борһан Шаһиди урамы, 26-нчы йорт адресы буенча урнашкан "Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексы ихтыяҗлары өчен тотылачак. Исегезгә төшерәбез, мөфтият әлеге комплексны шефлыкка алды һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча әлеге социаль башлангыч Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (908838) / 06.08.2020 16:17:57

Ит шулпасы ашаган кешеләр шаттыр анысы, ә корбан итеп чалынган сарыклар? Югыйсә алар да тере җан ияләре бит.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar