|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2020 Фаҗига
"Матбугат.ру" укучысы Алсу Җиһангирова Бейруттагы шартлау турында: "Мин балалар белән өйдә идем. Сугыш башланды дип уйладык!""Матбугат.ру"ны инстаграмда карап баручы һәм актив рәвештә комментарийлар язучы укучыбыз Алсу Җиһангирова гаиләсе белән 3 ел инде Кипрда яши. Картага күз салсагыз, Кипр Ливан дәүләтеннән ерак түгел. Диңгез аша аларны 200 чакрым ара гына аера. Ливанның башкаласы Бейрут шәһәрендә килеп чыккан коточкыч шартлауны Җиһангировлар гаиләсе дә тойган. Бу турыда Алсу "Матбугат.ру" хәбәрчесенә сөйләде.
- Алсу, шартлау вакытында сез кайда идегез?
- Мин балалар белән өйдә идем. Кичке сәгать алты тулып киткәч, бик каты шартлау тавышы ишетелде. Аннары тәрәзә заңгылдап куйды. Нәзек аякларда утырган компьютер бала өстенә ава язды, тотып кына калдык!
- Беренче уйлар нинди булды?
- Сугыш башланды, бомба ташладылар дигән коточкыч уйлар килде. Төркия белән Кипр бик дус яшәми. 1974 елда бу илләр арасында сугыш булып, бик күп югалтулар булган инде. Кипр ул сугыштан соң ике өлешкә бүленә, төрек һәм грек ягына. Арада блокпост, чикне корал тоткан хәрбиләр саклый.
- Шартлаудан соң нишләдегез?
- Тиз генә урамга күз ташладым. Халыкның тыныч йөргәнен күреп, бераз тынычландым. Җир тетрәүгә күнектек инде. Өч ел монда яшәү чорында атна саен селкетә. Төнлә тирбәткәнгә кинәт уянып китәсең, кайвакыт искә дә алмыйсың. Кипр сейсмик яктан актив җирдә урнашкан.
- Башка кешеләр ниләр кичергән?
- Без Лимасолда яшибез. Ә инде бездән Ливанга якынрак яшәүчеләрнең, мәсәлән, бер ханым душ кереп яткан җирдә душның пыяласы миллион кисәккә бүленеп коелып төшкән. Битен каплап өлгергән. Тәнендә бераз җәрәхәт бар. Протарас дигән җирдә яшиләр, утрауның башы, Ливанга якынрак.
--- |
Иң күп укылган
|