|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2020 Фаҗига
Шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар 78 гә җиткән (ВИДЕО)Бейрут портында көчле шартлау вакытында һәлак булучылар саны 78 кешегә кадәр арткан, дүрт меңнән артык кеше яраланган, дип хәбәр итә Ливан сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән "Әл-Джазира" телеканалы. Шул ук вакытта Ливан хакимияте хәбәрсез югалган кешеләрнең саны артуын көтә, җимерелгән биналар өемнәре астыннан җәсәдләрне әлегә кадәр чыгару дәвам итә. Көчле шартлау Бейрут порты районында кичә кич яңгырады. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Ливан Премьер-министры Хассан Дияб шартлауның сәбәбе дип, әлеге портта алты ел дәвамында 2750 тонна аммиак селитрасы тиешенчә сакланмауны атады.
Социаль челтәрләрдә Ливандагы мәхшәрнең фото һәм видеолары яшен тизлегендә артып кына тора. Аларга күз яшеннән башка карап та булмый.
РИА Новости язуынча, йөзләгән кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Кешеләр буганнарын, якыннарын эзли. Шартлауның нәтиҗәләрен Бейруттан 200 чакрым ераклыкта ураншкан Кипрда да сизүләрен әйтсәк, шартлау көче нинди булуын күз алдына китерергә мөмкин.
Коточкыч фаҗига белән бәйле рәвештә өч көнлек матәм игълан ителде.
Владимир Путин Ливан Президентына һәм халкына кайгынамә юллады.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|