|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2020 Мәдәният
«TAMGA» лабораториясе тәмамланырга 4 көн калды!1–8 августта Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында II нче «TAMGA» режиссерлар лабораториясе уза. Быел ул халык һәм автор әкиятләренә багышланган. Лабораториядә төрле шәһәрләрдән режиссерлар катнаша: Марфа Горвиц (Мәскәү), Павел Зобнин (Томск), Регина Саттарова (Казан). Шулай ук бер эскизны «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы нәтиҗәләре буенча Кариев театры яшь режиссеры Эльдар Гатауллин да әзерли.
II нче «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен Мәскәү критиклары Алексей Гончаренко һәм Санкт-Петербургтан Андрей Пронин чакырылды.
1 – 7 август көннәрендә режиссерлар лабораториясенең эчке эшләре барса, 8 августта әзер эскизлар ябык форматта күрсәтеләчәк.
P.S: Журналистларны алдан (843) 237-93-27 телефоны яисә kariev_theatre@mail.ru электрон почтасы аша аккредитация узуын сорыйбыз. Битлек һәм перчаткалар алырга онытмагыз.
--- |
Иң күп укылган
|