|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2020 Матбугат
"Вәгъдәмне үтим!": Журналист Эльза Нәбиуллина базардан җиләк-җимеш сата башлаган (ФОТО)Журналист һәм сәяхәтче блогер буларак танылган Эльза Нәбиуллина Казанның бер базарында җиләк-җимеш сата башлаган. Бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итә. "Вәгъдәмне үтим!" дип белдерә коллегабыз. "Матбугат.ру" ачыклаганча, Эльза башкалабызның Әмирхан белән Адоратский урамнарындагы базардан репортаж ясаган. Хикмәт нәрсәдәме? Журналист фикеренчә, беренчедән, бәядә, икенчедән, сайлау мөмкинлеге булуда, ә өченчедән, "ысвижыйлыкта" икән.
⠀
Бирегә көньяк төбәкләрдән, Азия илләреннән сезонга бәйле яшелчә һәм җиләк-җимеш китерәләр. Рәт-рәт булып, тәртип белән тезелгән йөк машиналарында җаның ни тели - барын да кулай бәядән табарга була. Тик бер шарты да бар икән: җимешләрне кимендә бер тартма итеп аласы.
⠀
Аның каравы бик юнь бәядән чыга: мәсәлән, помидорның киласы бу көннәрдә кибетләрдә 100 сум тирәсе, ә монда 40 сумнан саталар. Карбыз белән кавынны гына штуклап бирәләр.
⠀
"Фи, бер тартма җимешне нишләтим мин, өлгереп җиткән булса, бигрәк тә..." диючеләргә Эльза Нәбиуллина киңәш-табыш (лайф-хак) та бирә:
⠀
1. Туган-тумача, күрше-күлән белән сөйләшеп бер чат булдырасыз. Тартмалап алган яшелчә, җимешләрне бүлешәсез, бәясен бергәләп түлисез.
⠀
2. Күпләп сатып аласыз, сез яшәгән ЖК, урам, авыл, бистә чатына атасыз, мактыйсыз, сатасыз, акча эшлисез - бизнес-план.
⠀
3. Кунакка барганда, бәйрәм алларында күпләп аласыз да күчтәнәчкә өләшәсез.
⠀
"Вариантлар төрле. Мин үзем яшәгән бистә чатын ачтым, шунда тәкъдим итәргә уйлыйм. "Эльза җимеш сата башлаган" дигән сүз ишетелсә, ялган булмас, ышаныгыз. Кем нәрсә алырга тели - языла башлагыз, берләшик", - дип уртаклаша коллегабыз. Фотолары белән дә бүлешә:
--- |
Иң күп укылган
|