|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2020 Мәдәният
Санкт-Петербург режиссеры Кариев театрында спектакль әзерли«Мио, мой Мио» әкияте буенча спектакль премьерасы 2020 елның ноябренә планлаштырылган. Театрыбызга Астрид Линдгренның «Мио, мой Мио» әкияте буенча спектакльгә әзерлекне башлар өчен режиссер Екатерина Гороховская @katya_goroha җитәкчелегендә Санкт-Петербургтан иҗат төркеме килде: Әнвәр Гомәров (рәссам), Фәгыйлә Сельская (костюмнар буенча рәссам), Евгений Ганзбург (ут буенча рәссам), Николай Куглянт (хореограф). Алар өч көн дәвамында театрыбыз труппасы һәм цех осталары белән таныша. Премьерасы 2020 елның ноябренә планлаштырылган спектакль Бердәм Россия партиясенең «Театр - балаларга» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштереләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|