• 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 27.04 "Зәйтүнәкәй" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 06.05 "Кайнар" концерт (6+), Болгар радиосы, 18.30 сәг.
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Продаю комнату в коммунальной квартире, которая расположена по адресу: Казань, пр-т Ибрагимова, 37. Общ. площадью 13 кв.м.На 2/5эт. Входная дверь в комнату металлическая, пластиковые окна, на полу ламинат.Кухня, туалет, душ в коридоре с отдельным входом. В квартире сделан косметический ремонт.Доброжелательные соседи. Месторасположение комнаты очень удобная , развитая инфраструктура, всё в шаговой доступности(магазины,школы,аптеки). Во дворе детские сады, детская площадка, парковка своя. Отличная транспортная развязка, откуда можно добраться до любой точки Казани. Метро "Яшьлек" в 5 минутах пешим ходом. Автобусная остановка рядом. Парк Победы рядом. ТЦ Парк Хаус, Тандем, ДК Химиков, московский рынок всё в шаговой доступности.Тел.89274000105
  • Зеленодольский районы Большие кургузи 20 сутый жир арендага бирэм.шулай УК ялгыз яки Бер кызы булган моселман хатын кызы кирэк .ойдэ торырга 89600696970
  • Сниму гостинку или 1 комнатную квартиру в советском или приволжском районе,до 15т всё включено.89274234089
  • Требуются стропальщик и разнорабочий. Актаныш. Тел. 89376209888
  • Братьев Касимовых 22/7 (рынок мавлютова) адресы буенча урнашкан булмэгэ, иптэшкэ бер ир-егет кертэм. 89274433797.
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131

 
 

 
Архив
 

               

13.08.2010 Мәдәният

ДИЛӘ ШАҺИЕВА: «СӘХНӘ ПӘРДӘСЕ АЧЫЛГАНДА МИН ӘЛЕ ДӘ ДУЛКЫНЛАНАМ»

Аның характеристикасы менә болай башлана: “Йомшак тембрдагы, тулы диапазонлы лирик-колоратурный сопрано тавышына ия. Сәхнә күрсәткечләре яхшы”. Үткән сезонда Самара опера һәм балет театры солисткасы Дилә ШАҺИЕВА күпләр хыялланган Вердиның “Риголетто” операсындагы Джильда партиясен башкарган иде. Иҗади эзләнү – аның табигый халәте. Дилә Самарада алтынчы ел җырлый һәм шәһәрне дә, театрны да яратып өлгерде. Самара да аны үз итте һәм Диләгә “Самара театрының музасы” исемен бирде.

Музыкалканы ташларга... һәм җырлый башларга

 

– Сез операга очраклы килеп эләккәнсез икән, диләр. Бу дөресме?

 

– Әйе, балачакта минем планнарым башкачарак иде. Язмыштыр инде. Үзбәкстаннан Татарстанның Зеленодольcк шәһәренә әбиемдә яшәргә кайткач, мин музыка мәктәбендә укуымны ташларга булдым – әниләр ерак, көчләп йөртергә кеше юк... Ә хор репетициясенә килгәч, укытучыбыз мине тыңлап карады да: “Син безнең башлап җырлаучыбыз булырсың”, - диде. Әйтергә кирәк, игътибар үзәгендә булу, башлап җырлау миңа бик ошады. Ә инде музыка мәктәбен тәмам ташлагач, шушы укытучым миңа аерым дәресләр бирергә тәкъдим итте, һәм мин шатланып риза булдым.

 

Шул вакытта тормышта кем буласымны аңладым да инде. Соңрак Йошкар-Ола музыка училищесына кереп, аны кызыл диплом белән тәмамладым. Шунда мин беренче тапкыр опера спектаклен дә күрдем һәм Чайковскийның “Иоланта”сына гашыйк булдым.

 

Билгеле булганча, бөтен музыкаль юллар Мәскәүгә илтә. Мин дә Маймонид исемендәге классик академиягә укырга керергә дип Мәскәүгә юл тоттым һәм Россиянең атказанган солисткасы, профессор Лидия Ковалева классына укырга керә алдым. Укуымны тәмамлаганда ул миңа театр сәхнәсеннән башларга тәкъдим итте. Мин Интернеттагы бөтен сайтларны карап чыктым, бернәрсә дә таба алмадым. Шул вакытта миңа академиябездән Чабаксар һәм Самара театрларына юллама бирделәр, һәм мин Самараны сайлап алдым.

 

Ник?

 

– Матур. Икенчедән Самара күпмилләтле шәһәр, һәм биредә барлык милләтләргә дә бертөрле караш, дип уйладым мин. Һәм бу расланды да.

 

Дулкынлану түгел, шатлану

 

– Самара сәхнәсендә дебют эшегез ниндирәк булды?

 

– Бизеның “Кармен” операсында Фраскита роле.

 

– Нык дулкынландыгызмы?

 

– Әлләни түгел, чөнки партияне мин яхшы белә идем, дирижер белән дә, партнерларым белән бик күп репетицияләр ясаган идек. Ә сәхнәгә беренче тапкыр  чыгу миндә дулкынлану түгел, ә соклану хисе тудырды. Пәрдә ачыла башлаганда без тавернада утырабыз. Шул мизгелдә дирижерны, ут белән яктыртылган оркестр чокырын һәм аның артында зал караңгылыгын күреп алдым, һәм искиткеч шатлык биләп алды мине, әйтеп, аңлатып бетерерлек түгел.

 

Хәзер күндегезме инде?

 

– Күндем. Әмма пәрдә ачылу мизгеле мине әле дә дулкынландыра.

 

Самараның опера һәм балет театры озак вакыт капиталь ремонтка ябылып торды. Сезгә “Дзержинка” клубы сәхнәсендә җырларга туры килде. Кыен булдымы?

 

– Юк, анда бит җырлау өчен бөтен уңайлыклар да бар. Театр, аурасы һәм киңлеге булмаса да, җырларга комачауламады миңа.

 

“Джильда”ның постановкасын куйган режиссерның эше сезгә ошадымы? Кайбер тәнкыйтьчеләргә ошамады бугай...

 

– Мин шундый күнегүчән актриса – режиссер таләп иткәнне төгәл үтәргә тырышам. Әмма беркем дә миңа спектакльне үземнең эчтәлек белән тутыруга киртә куя алмый. Тәкъдим ителгән шартларда үземчә яшим. Минем Джильда – ул минем Джильда, һәм аны минемчә башка беркем дә уйный һәм җырлый  алмаячак.

 

Тамашачы ял итәргә килә

 

Тамашачы театрга ял итәргә киләме?

 

– Кызганычка, бу шулай. Шуңа күрә күбесе опереттаны кулай күрәләр – анда күңел ачарга, көлешеп утырырга була. Ә миңа опера күбрәк ошый, чөнки опера – бөек музыка, көчле хисләр, ачышлар дәрьясы.

 

– Ачышлар?!

 

– Әйе. Мин “Риголетто” операсының финал пәрдәсен күз алдында тотам. Ул бит театрларда төзәтмәләр белән бара иде. Ә без аны тулысынча, автор язганча башкарабыз. Хәзер тамашачы элек кәгазьдә калып барган гүзәл музыканы тыңлап хозурлана ала.

 

– Үзегезнең тавыш диапазоныгызны тиз таптыгызмы?

 

– Мин әле дә эзләнәм. Миңа бу эзләнүләрдә коллегаларым Михаил Губский, Андрей Антонов, концертмейстер Ольга Иванова булышалар. Аларның киңәшләренә мин колак салам.

 

– Хәзер нәрсә өстендә эшлисез?

 

– Сольный концертка әзерләнәм. Бәлки, ул киләсе театраль сезонда Сәнгать музееның Мәрмәр залында булыр әле.

 

– Ә театрда?

 

– “Царская невеста” операсында Марфа, “Травиата”да Виолетта партияләрен өйрәнеп, багажыма салып куйдым. Киләчәктә өйрәнәсе әйберләрем дә күп әле. Кыскасы, эзләнүләр дәвам итә...


Юрий ХМЕЛЬНИЦКИЙ
Бердәмлек
№ 32 | 07.08.2010
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar